Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татар Тау Иле

Татар Тау Иле

Тау Иленә сәяхәт

16 апреля 2021

Яшьнәп торган авыллар бар, авырлык белән яшәүчеләре дә очрый. Һәм монда шәһәргә якын, ерак булу да әллә ни роль уйламый. Питрәч районының Татар Тау Иле гөрләп торган авыллар исәбенә керә. Мәктәп яшенә кадәрге балалар саны – илле дүрт. Һөнәр үзләштергәч тә, биредә яшьләр туган якларына кайтырга тырыша. Моңа дәлил – авылдагы сиксәннән артык яшь гаилә…
ALEX2663
«ЮЛ ӨСТЕНДӘ БЕЗ...»
Тукаебыз: «Тау астына салынгандыр без­нең авыл...», – дип язса, Татар Тау Иле нәкъ тау өстендә утыра. 206 хуҗалык бар биредә, 574 кеше гомер итә. Кышын бикле торган 4–5 өйне санамаганда, ябык йортлар юк монда. Мәктәп яшенә кадәрге балалар саны илле дүрт, дидем. Ә мәктәптә укучы малай-кызлар саны – утыз алты. Татар Тау Илендә урта мәктәп эшли, барлыгы 55 укучы белем ала. Бирегә күрше авыллардан да киләләр.
– Яшь гаиләләрне авылда калырга ничек күндерәсез? – дип сорадым Татар Тау Иле авыл җирлеге секретаре Рушания Боһараевадан.
– Авылда эш бар, төп сәбәп шунда. Үзебезнең җирлектә «Ак Барс» агрофирмасы эшли, меха­низаторлар, терлекчеләргә никадәр эш урыны дигән сүз. Күрше Ленино-Кокушкино авылында тавык фабрикасы бар, шунда эшлиләр. Икен­че якта Пановка төрмәсе, анда эшләүчеләр дә шактый. Тагын үзебездә карьер бар. Район үзәге Питрәчкә, Казанга йөреп эшләүчеләр дә байтак. Кыскасы, читтә хезмәт куючылар йөздән артык кеше исәпләнә.
Авылың рус телендәге исеме – Татарское Ходяшево. Күпләр аның шул атамасын беләдер. Тәрҗемә итеп карадым да, аңлашылмады – тау ничек Ходяшевога әйләнгән соң? Бу хакта Рушания Боһараева болай диде:
– Үзебезнең дә уйланганыбыз бар – тәрҗемәсе туры килми. Аңа төгәл генә җавап юк. Күршедә Рус Ходяшевосы булганга, биредә татарлар яшәгәнгә, шулай куштылармы икән... Электән шулай килгән ул, документларда да шулай язылган.
Җирлеккә өч авыл керә – Татар Тау Иле, Кня­жа, Рус Ходяшевосы. Соңгысын югала барган авыллар рәтенә кертергә мөмкин – җәен яшәү­челәр генә бар икән. Күмәк хуҗалыклар оеш­кан мәлдә Татар Тау Иле өч колхозга бүленгән. Ләкин ул хәл дистә елга якын гына барган, ан­нан соң «Нариман» колхозы булып калган.
Колхозлар таралгач та, биредә фермалар ятим калмаган. Авыл җирләрен «Ак Барс» агро­фирмасы үз кулына алган. Агымдагы ел башына 3 мең 990 баш мөгезле эре терлек саналган. Шуның өчтән бере савым сыерлары икән.
 
фото 3
фото 2
Рушания апа эшкә кит­кәнче, дүрттә торып, бәлеш ясап, мичкә тыккан.
фото 1
Дүрт буын бергә яшәүче Гыйззәтуллиннар.
фото 4
фото 5
– Минем өстә шушы үгезләр, – дип, ихаталары белән таныштырды яшь фермер Ришат Булатов.
 
– Авыл кешесенә дә, күрше авылларга да эш бар, – диде Рушания Боһараева. – Агрофирма­ның эшчеләрне йөртер өчен өч автобусы бар. Төшке ашка ул халыкны өенә кайтарып куя, алып китә. Хезмәт хаклары әйбәт, айныкын айга түлиләр.
ДҮРТ БУЫН БЕРГӘ
Берьюлы килен дә, кайнана да булу ничек икән? Гыйззәтуллиннар йортына юл алгач, шулай дип уйлап куйдым: дүрт буын бергә тату гомер итә икән! «Өлкән» килен Рушания апа гомер буе кайнанасы Кәримә апа белән яшәгән. Сигез ел элек йортта тагын бер килен­гә арткан – Әнәс абый белән Рушания апаның уллары Ранис әнисе кебек елмаеп кына торучы кыз – Зиләгә өйләнгән.
– Ике килен белән яшим, – дип елмаеп кар­шы алды Кәримә апа.
– Ә яшь киленегез ике кайнана белән яши икән, – дидем.
– Әйе, шулай булып чыга. И, мин инде Зиләне кызым кебек кабул иттем. Рушаниясе исә әллә кайчан кызым...
Өйгә бәлеш исе таралган иде. (Рәхмәт яугы­ры, Рушания апа эшкә киткәнче, дүрттә торып бәлеш ясап, мичкә тыккан). Тәрәзәдән яз кояшы балкый. Ике килен табын әзерләп йөри... Кәримә апа түр башына утырган да куышлы уйнаучы ике малайны күзәтә. Бер мәл әбекәй:
– Сабыр гына торыгыз, җитте! – дип куйды.
Малайлар эреп юк булды, диярсең...
Гаиләнең иң өлкән кешесе буларак, сүзне Кәримә ападан башладык.
– Безнең балачак бик авыр заманнарга – сугыш чорына туры килде, – ди ул. – Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Гел хезмәттә булдык. Әти сугыштан кайтмады, бик авыр тормышта үстек. Ундүрт яшьтән урман да ки­стек, үгез дә җиктек. Аякта – чабата, итек бул­мады.
Кәримә апа мәрхүм тормыш иптәше белән алты бала үстергән. Ни кызганыч, икесе инде бакыйлыкка күчкән. Өч улы, күршедә генә яшәүче бер кызы белән тату гына гомер итәләр. Әнәс абый төпчеге икән. «Әнәскә: «Төп йортны ташлап китмә», – дидем. Ташламады, рәх­мәт», – ди әбекәй.
Кәримә апа белән килене Рушания утыз өч ел бер түбә астында яшиләр. Ул хәтта аны үзенең һөнәренә – яңа туган бозаулар карарга да өй­рәткән.
– Фермада әнинең эшен дәвам итәм, – дип сөйли Рушания апа. – Яңа туган бозаулар­ны өч айга кадәр үстерәбез дә башка терлек­челәргә тапшырабыз. Бик җаваплы эш, аларны яшь баланы караган кебек тәрбияләргә кирәк.
– Өч хатын‑кыз бер аш бүлмәсенә ничек сыясыз? – дим.
– Урын барыбызга да җитә. Хәзер әни дилбе­гәне безгә тапшырды. Шулай да эштән кайтуы­бызга чәен куеп каршы ала. Ашны плитәгә куеп китсәк, пешереп бетерә. Яшәсен генә, өйдә ул булгач, бик рәхәт.
Ике кайнанасын тыныч кына тыңлап утырган Зиләгә сүз каттым:
– Яшьләр бүген аерым яшәргә омтыла. Сез­нең дә андый теләк юкмы?
– Без инде аерым яшәп карадык. Өйләнеш­кәч тә, Питрәчтән фатир алган идек. Шунда күченеп киттек. Тик кире авылга, төп ни­гезгә әйләнеп кайттык. Бергә яшәү күпкә җиңелрәк. Һәрвакыт ачык ишеккә кайтып керәсең, балаларны мәктәптән, бакчадан алырга кирәк дип ашыгасы юк. Дәү әни белән дәү әти янәшәдә булганда, бала үстерәсе күпкә җиңелрәк икән.
Зилә авыл кибетендә сатучы булып эшли, ике көн эшләп, ике көн ял итә. Гаиләдәге ир‑атлар – Әнәс абый механизатор булып хезмәт куя. Ранис та әтисенең һөнәрен сайла­ган. Агрофирмада эшлиләр икән.
Гыйззәтуллиннар элеккеге кебек күпләп мал асрамый. Ит өчен бер‑ике баш үгез тота­лар. Җәен исә каз, үрдәк, тавык-чебиләр ала­лар. Ә менә сыерларын бетергәннәр. Сәбәбе – авылда сөт җыймый башлаганнар.
– Питрәчнең сөт заводын ябып торганнар иде, – ди Әнәс абый. – Халыктан сөт җыелма­ды. Аннары бит сөтнең хакы да бик арзан. Ке­шеләр шуңа да асрамый башлады. Мисал өчен, без көне буе эштә. Бер рәхәткә чыккач, яңадан сыер асрыйсы килми икән ул. Хезмәт хакын ай саен биреп торалар. Эштән кайтасың да ял итәсең. Элек безнең як кешеләре базарга кай­мак, сөт күп ташыды. Ул чакта хезмәт хакы бир­миләр иде. Әйтәм бит, хәзер шәһәрчә яшибез.
«КЕШЕГӘ ЭШЛӘГӘНЧЕ...»
Авылның тагын бер гаиләсе белән та­ныштык – Булатовлар. Гаилә башлыгы Рөстәм абый өч баласын да авылда эшләргә күндерә алган, аларга мөмкинлекләр тудырган. (Кыз­ганыч, үзе белән танышып булмады, авылда түгел иде.) Ә менә аның эшен дәвам итү­челәр – улы Ришат һәм кызы Зөлфирә белән аралаштык. Булатовлар КФХ хуҗалары. Үгезләр үстерү, аны эшкәртеп сату эшен җайга салган­нар. Биредә һәркайсына да эш җитә.
– Минем өстә шушы үгезләр, – дип, ихатала­ры белән таныштырып йөрде яшь фермер Ри­шат. – Әлегә 80 баш үгез бар, итле дип, махсус Герефорд токымлыларны алып кайттык.
Булатовларның карамагында 1000 гектар җир бар, шуның 800 гектарында – бөртекле культуралар, калганында печән үсә. Бөтен төр техникалары да үзләрендә.
– Әти фермерлык эше белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә, – дип сүзен дәвам итте Ри­шат. – Шул дәвер эчендә җыелган техникалар бу. Бер тапкыр грант алган идек, ул акчага трак­тор сатып алдык.
Әйткәнемчә, Булатовлар итне үстереп, эшкәртеп тә саталар. Узган ел кафе да ачкан­нар. Тик пандемия башлану сәбәпле, ябарга туры килгән. Менә хәзер шуны яңадан ачарга җыеналар. Шулай ук үзләренең кибетләре дә бар. Анда көндәлек кирәк ризыклардан
тыш, ыслап ясалган ит тә (ат, сыер, дуңгыз, тавык), балык та сатыла. Шулай ук үзләре әзерләгән пилмәннәр, кәтлитләр да бар. Боларның барысы белән дә Булатовларның кызлары – Зөлфирә идарә итә. Унөч ел Ка­занда, бер оешмада юрист булып эшләгәннән соң, барысын да ташлап, туган авылына эшкә кайткан ул.
– Кияүгә чыккач та, Питрәчтән көн саен Казанга йөреп эшләдем, – диде Зөлфирә. – Тик юл бик ардыра, бала үскәнен дә күрми­сең. Әти: «Ит ыслый торган җиһазлар алабыз, кибет, кафе ачабыз», – дигәч, кайтырга бул­дым. Нәкъ шул елны олы улыбыз мәктәпкә укырга керәсе иде. Дөресен әйтим, кибетче булып эшли башлаган мәлдә бик авыр бул­ды, бәргәләндем. Ә аннан үзем өчен шуны аңладым: бер эшнең дә ояты юк. Иң мөһиме – мин үземә эшлим. Нигездә, кибеттә гел үзем сату итәм, кайбер көннәрдә генә әни килеп алыштыра.
Пилмәннәр ясарга, итне ысларга махсус ке­шеләре бар икән. Әлбәттә, ит үзләре җитеш­тергән генә түгел, читтән дә сатып алалар.
– Ысланган ит белән сәүдә итү куркыныч түгелме, алмасалар, бозылырга мөмкин бит, – дим.
– Юк, бозылмый. Һәрчак сатылып бетә. Ит­ләрне өч көнгә бер ыслыйбыз. Безнең инде даими сатып алучыларыбыз бар. Аннары шул ягы әйбәт: кибет юл өстендә. Узган-бар­ган кешеләр дә туктап ала. Махсус килүчеләр дә күп. Тәмле безнең ит.
Зөлфирәнең үз‑үзен тотышы, сатып алучы­лар белән аралашуы ошады. Итагатьле, зыялы ханым.
фото 10
Әнә бүгенге балалар ничек үсә. Тәрбиячеләре кулда күтәреп йоклата, якты, иркен бүлмәләр.
ALEX2559
фото 8
 
фото 9
– Хәзер бер яшь ярымлык балаларны да алабыз, – диде балалар бакчасы мөдире Фирая Гобәйдул­лина.
 
tau2
Унөч ел Казанда, бер оешмада юрист булып эшләгәннән соң, барысын да ташлап, Зөлфирә туган авылына эшкә кайткан.
 
КӨЛЕП ТОРГАН БАКЧА
Авылда балалар күп. Хәтта балалар бакчасы­на чират булган. Ни өчен үткән заманда язам, хәзер бу проблема хәл ителгән. Республика программасы кысаларында, бакчага капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, нәниләр һәм урта яшьтәге балаларны ике төркемгә бүлү мөмкинлеге барлыкка килгән. Ә авыл­да яшәүче хатын-кызларга исә тагын дүрт эш урыны барлыкка килгән.
– Хәзер бер яшь ярымлык балаларны да алабыз, – диде бакчаның мөдире Фирая Гобәйдуллина. – Быел алты балабыз мәктәпкә бара. Димәк, җәйгә алты урын булачак. Әлегә ике төркемдә дә балалар саны тулы. Әлбәттә, хәзер эшләргә күпкә җайлырак. Бүлмәләр ма­тур, балкып тора. Ризык әзерли, кер юа торган бүлмәләр дә уңайлы.
Баксаң, капиталь төзекләндерүгә кадәр бакча белән авыл җирлеге идарәсе, китап­ханә бер бинада булган. Хәзер инде ул фәкать балалар бакчасы булып кына тора. Авыл җирлеге идарәсен – мәдәният йортына, ә китапханәне мәктәпкә күчергәннәр. (Авыл җирлеге идарәсенә яңа бина салынырга тиеш, диделәр.)
Фирая Гобәйдуллина белән аның кайната­сы, кайнанасы янына да барып килдек. Әминә белән Әюп Гобәйдуллиннар алтмыш ел бергә гомер итәләр икән. Өч ул үстергәннәр.
– И, җәй көне ковид белән авырдым, үләм дип торам, – ди әбекәй. – Бабай үзе генә ка­лыр дип уйлаган идем инде. Алланың рәхмә­те, ничектер аякка бастым. Әюп белән алт­мыш беренче елыбызны башладык.
Әминә апа нык чирләгән – хастаханәдә дә яткан. Ә менә Әюп абыйга зәһәр чир ияр­мәгән. Бабай белән әби сиксән сигез яшьләрен тутырган. Икәү генә яшиләр. Әлегә кадәр кәҗә, кош‑корт асраганнар.
– Ничек таныштыгыз? – дигән сорауга иң беренче әби җавап бирде.
– Минем монда туганнар яши иде, кунакка кайтып йөрдем. Күрше тавыгы күркә була бит, бабайның күзе төште, – дип көлде әби.
Икесенең дә балачаклары сугыш еллары­на туры килә. Сугыш тәмамлангач та, җиңел булмый аларга. Шуңа да карт белән карчык бүгенге тормышларыннан бик канәгать. Күкләрдән алар бары исәнлек, тигезлек со­рый.
– Әти гомер буе колхозда бухгалтер-кассир булып эшләгән, – ди Фирая апа. – Бик башлы ул. Лаеклы ялга чыккач та, тагын ун ел хезмәт куйды әле.
– Илле биш ел хезмәт стажым бар, – диде Әюп абый. – Тау Илендә җиде класс тәмамла­ган килеш мин. Мәктәптә бишлегә генә укы­дым. Аннары да дәвам итәргә теләгән идем, мөмкинлек булмады. Әти юк, әнигә дүрт ир баланы ашатырга да кирәк бит.
Әминә апа да әтисез үсә. Алты баласын кал­дырып, әтиләре сугышка китә. Һәм шуннан кайтмый.
– Бик авыр заманнар туры килде безгә, – диде әби. – Сезгә, яшьләргә, аларны күрер­гә язмасын. Тормышлар матур инде бүген. Бер улыбыз авылда калды. Хатыны Фирая белән әнә гел шулай килеп торалар. Без бик канәгать...
 
...Алтмыш ел бергә гомер итүче әби белән бабай яныннан чыккач, уйга калдым: әнә бү­генге балалар ничек үсә. Тәрбиячеләре кул­да күтәреп йоклата, якты, иркен бүлмәләр. Ашауны әйткән дә юк. Ә әле генә аралашкан Кәримә апа, Әюп абый, Әминә апаларның да балачаклары булган бит. Алар буыны өчен суда пешкән бәрәңге затлы ризык саналган. Ә бүген балаларны ашатып булмый... Кызык инде бу адәм балалары!
 
tau5
Әминә белән Әюп Гобәйдуллиннар алтмыш ел бергә гомер итәләр.
 
tau4
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
 
Рушания Боһараева, Татар Тау Иле авыл җирлеге секретаре:
– Татар Тау Иленең оешу вакыты XVI гасыр башларына ка­рый. Кукмара ягыннан Тавигил исемле кеше гаиләсе белән килеп утырган дигән тарих йөри. Милләте буенча татар булганга, аны Татар Тавигиле дип йөргәннәр. Тиз арада якын‑тирә авылларда яшәүче бүтән татар гаиләләре дә бирегә күченеп килгәннәр. Һәм авылга, аны оештыручы хөрмәтенә Татар Тау Иле дигән атама кушыла.
Бу урыннарда кеше яшәмәгән. Ләкин авыл урыны юл өсте саналган, юлаучылар шактый йөргән. Хәтта безнең зиратта алтынчы, җиденче гасырга караган өч каберлек, таш та бар. Бабайлар сүзләре буенча, ул юлаучыларның кабер­ләре.
 
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: