Имәндәй нык Утыз Имән
Төрле сәбәпләр аркасында исемен алыштыручы кешеләр бар. Кайчагында авыллар белән дә шулай була. Чирмешән районының атаклы Утыз Имән авылы да ике дистә ел элек исемен алыштырган. Хәер, дөрес сөйләмим, авыл тарихи исемен кире кайтарган.
22 апреля 2022
Җыр-моңга гашыйк халык
Утыз Имәннең зур авыл икәнлеге турында ике катлы мәдәният йорты, аннан да зуррак мәктәп бинасы сөйли. Биредә хәтта кафе да эшли. Ни кызганыч, республиканың меңләгән авылында кебек үк, Утыз Имәндә дә халык саны кими. 155 хуҗалык бар, 378 кеше яши. 1987 елда 320 балага төзелгән мәктәптә бүген нибары уналты укучы белем ала. Шушы саннардан барысы да аңлашыла кебек...
Утыз Имән белән танышуны мәдәният йортыннан башладык. Ни өчен дигәндә, ул чын мәгънәсендә авылның үзәге булып тора. Авыл җирлеге идарәсе, китапханә, заманча җиһазландырылган спорт залы – барысы да биредә. Хәтта мәктәп балалары да монда укый. Эш шунда ки, Утыз Имәннең ике катлы мәктәбендә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара. Шуңа да вакытлыча укытучылар белән укучылар мәдәният йортына күчкән.
– Кызганыч, җәй түгел, каршыда үсеп утырган утыз имәннең бөтен матурлыгын күрә алмыйсыз, – диде Утыз Имән авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.
Бактың исә, 2004 елның маенда, Утыз Имәнинең 250 еллык юбилее хөрмәтенә, мәдәният йорты каршына утыз имән утыртылган. Бүген алар шаулап үсеп утыра. Урта мәктәпкә дә Утыз Имәни исеме бирелгән. Мәдәният йортының эченә аяк баскач та, аптырап киттек – зооботаника бакчасы диярсең! Фойеда нинди генә гөл үсми! Чисталык белән зәвыклылык та сизелә.
– Сездә гел шулаймы соң, әллә инде кунаклар килә дип әзерләндегезме? – дим, уенынчынын кушып.
– Гел шулай. Бездә клубка халык аяк киемен салып керә, – диде җирлек башлыгы. – Биредә сәнгатьне аңлаган, яраткан халык яши. Мәдәният йорты сигез ел элек капиталь төзекләндерелгән иде. Ике кат буенча да йөреп чыгыгыз - ник бер җирдә пычрак эзе, ватылган урын булсын.
Чынлап та, Мингәрәй Әминов әйткән сүзләргә инандык – бина кичә ремонтланган диярсең. Биредә тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде – спорт залы. Ул заманча тренажерлар белән җиһазландырылган. Хәтта йөгерү юлына кадәр бар.
– Капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылышына нефтьчеләр бүләк итте, – диде җирлек башлыгы. – Бездә бит өлкәннәр бик актив. Көн саен скандинавия таяклары белән йөрергә чыгалар. Бер очтан монда кереп, әлеге тренажерларда шөгыльләнәләр. Аннары ансамбльгә йөрүче хатын-кызлар, ир‑атлар бар. Гаиләләре белән киләләр, алар да шөгыльләнә.
Сәхнә ягына уздык. Иң беренче күз биек, алтын төсенә буялган бизәкле түшәмнәргә төште. Опера театры диярсең! Ул да түгел музыка башланды. Сәхнәдә милли киемнәрдән апалар җырлый икән! «Наз» ансамбле махсус безнең өчен мини-концерт әзерләгән...
Утыз Имәндә бер түгел, ике ансамбль эшли. Берсендә фәкать – хатын-кызлар, икенчесендә ир‑атлар җырлый. Район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда катнашалар, урыннар алалар. Сөйләшә торгач, кызлар бер үзенчәлек турында әйтте – бәйгеләрдә күбрәк Утыз Имәннең ир‑атлар ансамбленә өстенлек бирәләр икән.
– Ир-атларны сәхнәгә бик алып менеп булмый бит, безнең авылда гына ул батыр һәм талантлы ир-егетләр, – диде Утыз Имәннең мәдәният йорты җитәкчесе Рушания Әминова. – Кая барсак та: «Их, сезнең егетләр!» – диләр.
Кызганыч, авылның ир‑атлар ансамбле – «Кади егетләре» белән танышып булмады, эштә, диделәр, ә менә «Наз» ансамбле тулы состав белән мәдәният йортында иде.
– Ансамбль 1991 елда оешты, – дип таныштырды үзләре белән «Наз» солистла ‑ рының берсе Лениза Җамалиева. – Без инде шул чорлардан бирле монда. Олырак апалар ансамбльдән китә, яшьрәкләр килә. Әнә шулай традицияләрне дәвам итеп, халык җырларын тамашачыга җиткерәбез.
«Наз»га йөрүчеләр арасында укытучы, китапханәче, хисапчы, тәрбияче кебек һөнәр ияләре бар. Әллә ничә төрле сәхнә костюмы тектергәннәр. Ел әйләнәсе мәдә ‑ ният йортында алар.
– Безгә мәдәният йорты кирәк. Ирләребез дә ияреп килә. Без репетиция ясаганда, алар бильярд уйный, аралаша, – ди кызлар.
Моннан тыш, Утыз Имәндә театр труппасы да бар. Спектакльләр белән төрле җирләргә баралар. Берничә ел элек халык театры исемен дә алырга йөргәннәр. Тик документларның гына очына чыгып бетә алмаганнар.
«Әнигә үпкәм юк»
Авылның иң өлкән кешеләреннән берсе Рәйсә апа Кыямовага күптән түгел 95 яшь тулган. Бүген ул сеңлесенең кызы Гөлйөзем Хәйруллина белән яши. Үз нигезен ташлап, бирегә килгәненә ун елдан артып киткән.
– Гомер буе икенче урамда яшәдем. Анда күршеләр дә калмады, шуңа Гөлйөзем үзләренә чакырды, – диде әбекәй.
Гөлйөзем апа үзе дә лаеклы ялда икән. Күп еллар авылда почта тараткан. Узган ел ире Мингаяз абый вафат булган, ковидтан тернәкләнә алмаган. Бүген бу нигездә өчәү яшиләр: Хәйруллинарның уллары Айрат авылда калган, нефтьче.
Чирмешән районы элек -электән суган үстерү белән дан казанган. Рәйсә апа да заманында бакчасында берүзенә икешәр тонна суган үстереп саткан. Орлыгын да үзе ясаган, утырткан, алган...
– Эшләп көн иттек, – диде әбекәй. – Үсмер чагыннан ук үгез җигеп йөк ташый башлаган идем, картайганчы колхозда эшләдем. Тормыш авыр булса да, Аллага шөкер, авырып интекмәдем. Шушы гомер эчендә бары бер тапкыр бүлнистә яттым.
Ул да түгел, Рәйсә апа бик кирәкле мәгълүматны әйтергә теләгәндәй:
– Кызым, өч төрле алфавит беләм. Латин хәрефләренә карап кириллицаны үзлегемнән өйрәндем. Газета -журналлар укырга кирәк иде бит. Укырга бик яраттым. Хәзер генә күзем начарланды, берсе бөтенләй шәүлә генә күрә.
...Рәйсә апаның язмышы бик үзенчәлекле. Өч яшендә әнисе аны иренең туганнарына калдырып кияүгә чыга. Дөрес, шунда ук, Утыз Имән авылы кешесенә. Туганнарының алты баласы янәшәсендә, җиденче булып үсә ул. Иң гаҗәбе – әбекәй әнисен картайган көндә үзе карап соңгы юлга озата.
– Әни алты айлык сеңлемне үзе белән алып киткән, – диде әби. – Гөлйөземнең әнисе була инде ул.
– Ә сезне ник калдырган? – дип аптырап.
– Тегендә ят ир бит, ә монда туганнар. Юк, кызым, әнигә бер тамчы үпкәм дә юк. Бүтән чарасы булмаган инде аның. Мине туганнар рәнҗетмәде. Бик эшчән идем, бәлки шуңа да яратканнардыр. Мәктәпкә киткәнче идәннәрне юып китә идем. Кайткач тагын йөгерә-йөгерә су ташыйм, балалар карыйм. Рәхмәт, абый белән җиңгинең бер авыр сүз әйткәне булмады...
Рәйсә апаның балалары булмаган. Кияүгә чыгып, берничә ай гына яшәгән, аннан әнисе белән үги әтисе йортына кайткан. Һәм гомер буе шул нигездә яшәгән. Картлыгында ялгыз калдырмаган өчен Рәйсә апа сеңлесенең кызына рәхмәт укыды.
– Үзебезнең яныбызга әни белән апаны икесен бергә алып килгән идек, – диде Гөлйөзем апа. – Әни кинәт кенә мәрхүм булып куйды. Әни урынына апа калды. Бик ипле ул, көн дә безгә дога кыла. Безгә генә түгел, авылда мәрхүм булган бик күп әрвахлар рухына багышлап догалар укый. Апаның тавышы матур, элек мәҗлесләрдә башлап җырлаучы булган. Яшәсен генә, дибез, безгә иптәш ул.
«Төнге өчтә торам»
Утыз Имәндә мал асраучылар күп. Ябиновлар гаиләсендә бер генә түгел, алты баш сыер бар. Өч ел элек мини-фермалар программасына кергәннәр. Аның шартлары бик гади – үзеңнең өч баш сыерың янына тагын өчне аласың да, биш ел дәвамында баш санын киметмисең. Шуның өчен аларга дәүләт 200 мең сум кайтарылмый торган субсидия биргән. Ягъни өч сыерларын дәүләт акчасына сатып алганнар.
– Каралты салырга исә район администрациясе ярдәм итте – кирпеч, бер тонна цемент, биш кубометр такта бирде, – дип санап китте гаилә башлыгы Әнәс абый. – Әле урманнан агачлар да тәкъдим иткәннәр иде, анысыннан баш тарттым. Саву аппаратын да дәүләт программасы буенча бушка алдык.
Чирмешән районында йөз утызлап мини‑ферма бар. Әлеге программага кергән хуҗалыклар саны буенча алар республикада беренче урында.
Ябиновларның биш кешелек пай җирләре дә бар, ләкин ул арендага бирелгән. Гаилә башлыгы иген, печән үстерүне кирәксенми. Аның үз фәлсәфәсе:
– Бер ай сөт саткан акчага печән, икенче айныкына иген аласың да, калган айларда сөттән кергән акча үзеңнеке. Пай җирләренә печән, иген алабыз. Саламны исә «Әккәрәй» җәмгыяте күпме кирәк, шуның кадәр бушка бирә. Авыл җирлеге идарәсе тракторы саламны пресслап бирә, мал асраучыларга ул яктан бик җайлы.
– Игенне көздән сатып алдыгызмы? – дим.
– Әйе, көздән. Килосын 12 сум 50 тиен белән алдык. Иген сакларга зур келәтебез бар.
Фермерның хуҗалыгында бүген алты сыер, бер бозау бар. Бозауларны яшь килеш сата баралар икән. Шулай җайлырак, диделәр. Әнәс абыйның төп эш урыны да бар – халыктан сөт җыя. Төнге өчтә торып, дүртенче яртыда эшкә чыгып китә икән.
– Бүген сөтнең литрын 27 сум белән җыябыз, – диде ул. – Күрше Иске Кади авылында шәхси эшмәкәр бар. Ул авыллардан сөт җыю белән шөгыльләнә. Мин аның машинасында эшлим.
– Сез таң белән чыгып киткәч, сыерларны кем карый? – дим.
– Хатын инде. Улыбыз Илназ эшкә иртәнге алтыда гына китә, ул ярдәмгә чыга.
Алты сыер савуны Сирин апа бер дә авырсынмый, чөнки гомер буе мал асраганнар. Аның да төп эш урыны бар – мәктәптә идән юа. Ир белән хатын икесе дә Утыз Имәннән. Егерме тугыз ел элек гаилә корганнар. Бер кыз белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары кияүдә, шәһәрдә яшиләр. Әле йортта Әнәс абыйның әнисе Гөлсирә апа да бар.
– Без гел эштә булдык, балаларны әни үстерде, – диде Сирин апа. – Хәзер дә йортка күз‑колак ул. Бездә эш беркайчан бетми. Җәй көне җитмеш сутый бакчада бәрәңге, чөгендер, яшелчә үстерәбез. Тырышмасаң, авыл җирендә яшәп булмый бит.
Әнәс абыйның ишек алдында ике тракторы да тора. Җир сукалау, печән алып кайту – бер эшкә дә кешегә ялынмыйлар. Бу гаиләне тырыш дип әйтү генә аз, тиктормаслар дияр идем.
«Ура, суга, җилгәрә...»
Утыз Имәннең тагын бер гаҗәп уңган кешесе белән таныштык – Сания апа Гыйләҗева. Дистә елдан артык эретеп ябыштыручы булып эшләгән бу сөйкемле ханым бүген авылдашларына кайнар ипи, камыр ризыклары пешерә.
Алда әйткәнемчә, Утыз Имәндә кафе бар. Хуҗасы – Утыз Имәндә туып‑үскән Әдип Нуруллин. Гомер буе хәрби хезмәттә булган Әдип абый, лаеклы ялга чыккач, туган авылыннан йорт сатып алган. Аннан исә әнә шулай кибет һәм банкет залыннан торган зур бина төзеп куйган. Казанда яшәсәләр дә, Әдип Нуруллин гаиләсе белән Утыз Имәнгә еш кайтып йөри, бигрәк тә җәйләрен.
– Кафе ачылганга ун ел инде, – диде Сания апа. – Мин беренче көннән үк биредә эшлим. Үзем кебек уңган кыз – Ландыш Әхмәтҗанова бар. Нигездә, камыр ризыкларын аның белән икәү пешерәбез. Зур банкетлар булганда, ярдәмгә тагын бер ханым килә.
– Камыр ризыкларын көн дә пешерәсезме? – дим.
– Көн дә ипи пешерәбез, арышныкын да, бодайныкын да. Ә камыр ризыкларын заказ буенча әзерлибез. Шимбә, ял көннәрендә заказлар аеруча күп була – күрше авыллардан да киләләр. Пирог, бавырсак пешерәбез, каз каклыйбыз – Аллага шөкер, барысына да өйрәндек.
Сания апа пешергән пирогларны без дә авыз иттек – бик тәмле. Эчлекләрен дә үзе әзерли икән. Кызыл, кара җимешләрне алырга Казанга махсус бара.
– Мәҗлесләргә менюны да үзем төзим, ризыкларны да үзем сатып алам, – диде.
– Ә барысының да рәтен кайдан беләсез? Махсус белемегез юк икән, – дим.
– Тәҗрибә һәм кыюлык – иң мөһиме шул. Гомергә бер эштән курыкмадым. Кафе ачылган вакытта Әдип абыйга үзем тәкъдим иттем. Эшләп карыйсым килә, булдыра алмасам китәм, дидем. Миңа ул вакытта илле өч яшь иде. Ун ел вакыт бер мизгел булып узып киткән.
– Күз тимәсен, йөгереп кенә йөрисез. Алтмыш өч яшь дип кем әйтсен! Болай яшь булып калу өчен нишләргә кирәк? – дим.
– Кешеләрне яратырга, эшеңнән тәм табарга кирәк. Хезмәт юлымны эретеп ябыштыручы булып башлаган идем, Чаллыда эшләдем. Инде үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыккач, Утыз Имәнгә күченеп кайттым. Ун елдан артык колхоз паркында машина, тракторларны ремонтладык. «Сания эретеп-ябыштырсын әле», – дип әйтә иде ир-атлар. Әйтәм бит, эшеңне яратсаң, һәр җирдә уңышка ирешеп була.
...Җир җимертеп эшләү диләр бездә. Утыз Имән халкына карата, җир җимертеп яшиләр, дип әйтәсе килә. Кунакчыллык, җыр‑моңга хирыслык һәм хезмәт сөю – үзендә татарның иң күркәм сыйфатларын туплаган халык яши биредә.
Тарих сәхифәләреннән
– Авылга нигез салучы беренче татар Кади булган дип уйлыйбыз. Авылның мәктәп музеенда Кади бабайның борынгы шәҗәрәсе саклана. Анда аның җиде буыны язылган. Кади нәселе шәҗәрәсендә теркәлгән соңгы кеше – Мөхәммәтшәриф, ул 1820 елда туган. Һәр буынга утызар ел биреп, артка күчереп санаганда, нәсел, кимендә, 180 ел яшәгән дигән сүз. Кади бабайның авылга килгәндә бик яшь кеше булмавын исәпкә алсак, Утыз Имәннең оешу датасы якынча 1655 ел дип уйларга мөмкин. Һәм тарихтан да беләбез – Кама артында оешкан авыллар нәкъ шул чорга карый. XVIII гасыр азагында ясалган ревизия документларында авыл «Кади. Утыз Имән» дип теркәлгән. 1754 елда биредә туган атаклы мәгърифәтче, шагыйрь һәм фәлсәфәче Габдерәхим авылның исемен үзенә псевдоним итеп ала. Димәк, ул чагында авылның Утыз Имән атамасы булган. Төбәкне өйрәнүче тарихчылар белә – бу якларда чувашлар 1650 нче елларга кадәр үк яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгән чорда, Казан яныннан качкан беренче мөһаҗирләр булырга бик мөмкин. Утыз Имән менә шул чорлардан калган исем булырга тиеш. 2000 елның июнендә Яңа Кади авылына Габдерәхим Утыз Имәнинең исемен мәңгеләштерү максатыннан аның элеккеге исеме кайтарыла.
(Авыл кешеләре сөйләгәннәрдән).
Руфия Фазылова.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий