Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Түбән Бәрәскә: чал тарихка кайту...

Түбән Бәрәскә: чал тарихка кайту...

Гадәттә, декабрь санында чыгасы авылны язарга килгәч, яңа яуган ак карны шыгырдатып атлап уза идек. Быелгы кыш үзгә: декабрь башында әле карның бер бөртеге дә күренмәде. Шәрә калган агачлар ак шәл ябынырга зар-интизар булып утыра кебек. Караңгы, карсыз кышка ияләнмәгән шул. Кояшны да күптән күргән юк... Тик ни хикмәт, Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы безне кояш белән каршы алды. Шул нур яктылыгында авылның өске башында ак манара калыкты. Башкалабыздагы Мәрҗани мәчете диярсең, нәкъ икесе бертөрле!

15 гыйнвар 2026

«ТУКАЙ ЧЕМОДАНЫ БУЛЫРГА ТИЕШ...»

Түбән Бәрәскә зур, борынгы авыл – бүген биредә 750 кеше яши, 350 хуҗалык бар. Авыл бик төзек, халык эш белән тәэмин ителгән, чөнки биредә «Ленин исемендәге нәселле терлек заводы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Авылның ике йөздән артык кешесе шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Шәһәргә йөреп эшләүчеләр дә байтак, чөнки Казан белән Түбән Бәрәскә авылы арасы алтмыш чакрым гына. Урта мәктәп, ФАП, китапханә, балалар бакчасы, берничә кибет – тормыш өчен барысы да бар.

Ләкин Түбән Бәрәскә турында сөйләгәндә, иң беренче аның данлы тарихы турында әйтергә кирәк: Казан арты төбәгенең танылган мәгърифәт үзәкләренең берсе булган ул. Бүген дә биредә ике мәчет, мәдрәсә эшли. Һәм өч зират бар. Шуларның Каенлык зиратында Казан ханлыгы дәверенә караган дүрт кабер ташы саклана. Алар 1537, 1539, 1543 нче елларга карый. Бу каберлекләрне берничә галим өйрәнгән. Кыскасы, Түбән Бәрәскәнең борынгы булуына дәлил бар.

Без әлеге каберлекләргә бармадык, ләкин авылның йөзек кашы булган борынгы, 1769 елда салынган мәчетен күрү бәхетенә ирештек. Татарстанда салынган беренче таш мәчет ул! Нәкъ бер елдан соң Казанда да шундый ук проект белән Мәрҗани мәчете ачыла.

– Безнең авыл мәчетенең тарихы фаҗигале һәм шул ук вакытта бәхетле дә, – диде Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова. – Аллаһ йортын чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев салдыра. Әмма совет власте килгәч, мәчетнең манарасы киселә һәм ул озак еллар мәдәният йорты булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлде. Менә шул вакытта күңелдә өмет уянды – мәчетне төзекләндерү турында сүз чыкты. Ленин исемендәге кооператив җитәкчесе Илгиз Вилданович бу эшнең башында торды: республика җитәкчелегеннән ярдәм сорады. Нәтиҗәдә, 2020 елның җәендә, Корбан бәйрәме алдыннан, мәчетебезнең гөмбәзенә ярымай урнаштырылды. Бүген монда биш вакыт намаз укыла, балалар да, өлкәннәр дә дин сабагы укый.

Татарстанда салынган беренче таш мәчет – Түбән Бәрәскәдә.

Мәчетнең ян ягында аерым бүлмәләр бар, реставрация вакытында аларга музей ясаганнар икән. Иң сөенечлесе – Ибраһим Борнаев заманында диварлар ничек булган, шул килеш калган, нәтиҗәдә, мәчетнең эчендә дә, музей бүлмәләрендә дә үзгә бер рәхәт рух хөкем сөрә...

– Заманында бу бүлмәләрдә кибет складлары булган, – диде Аида Фатыйхова. – Музей ясыйбыз дип мөрәҗәгать иткәч, тиз арада халык өендә булган кадерле, борынгы әйберләрен алып килде. Элеккеге Коръән китаплары, көнкүреш кирәк-яраклары, хәтта Тукай чемоданына кадәр бар. Тукай кунак булып киткән йорттан китерделәр аны. Шуңа Тукайныкы түгелме икән, дигән фараз бар.

Ибраһим Борнаев үз заманының атаклы сәүдәгәре саналган, аның белән Казанда да, Мәскәүдә дә санлашканнар. Борнаевның Түбән Бәрәскәдә зур кирпеч заводлары булган, туган авылындагы мәчетне шуңа да тиз төзегән ул.

Мәчетнең бүгенге имамы Рамазан хәзрәт Юмангулов белән дә таныштык.

– Тумышым белән Ульяновск өлкәсеннән мин, – диде Рамазан хәзрәт. – Түбән Бәрәскә бик данлыклы, тарихлы авыл. Халкы да бик тырыш, җигелеп тормыш тарталар. Мин дә алардан калышмыйм: Ленин исемендәге кооперативта эшлим дә. Әнә шулай дин белән дөньялыкны бергә алып барырга тырышабыз, Коръәндә дә шулай диелгән бит.

– Музей ясыйбыз дип мөрәҗәгать иткәч, тиз арада халык өендә булган кадерле, борынгы әйберләрен алып килде.

БӘХЕТЛЕ НИГЕЗ

Түбән Бәрәскәдә матур гаиләләр күп: зур йортлар салып, шәһәрдәге кебек яшәп яталар. Без исә өч буын бергә яшәүче Хисмәтуллиннарга кердек, чөнки хәзер мондый гаиләләр сирәк. Гаилә башлыгы Хәмит абый җәмәгате Галиябану апа белән утыз җиде ел бергә гомер итә икән. Ике бала – бер кыз, бер ул үстергәннәр. Кызлары гаиләсе белән Кама Тамагы районында яши, ә уллары Салават яннарында калган. Алисә исемле сөйкемле кызга өйләнеп, күп балалы гаиләгә әйләнгәннәр. Яшь гаиләнең өч кызы үсеп килә – Сәйдә, Сылу, Самирә.

– Бер-берегезгә бигрәк охшагансыз икән, – дибез.

– Аны сез генә түгел, барысы да шулай ди. Таныш булмаган кешеләр дә: «Сез абыйлы-сеңеллеме?» – дип сорый.

Хатын-кызлар табын әзерләп йөргәндә, ир‑атлар белән бакчага чыктык. Ишле гаилә яңа мунча салып ята икән, өч өлештән тора ул: юыну бүлмәсе, бассейн ягы һәм ял зонасы. Монда шашлык, коймак пешерү өчен аерым мич тә бар.

– Авылларда бассейнлы мунчалар күргән юк иде әле, – дибез.

– Оныкларга бассейн да булсын дибез инде, – дип дәвам итте Хәмит абый. – Салават кемдәдер күреп кайткан иде. «Әти, аны без дә эшли алабыз бит», – дип кызыктырды. Без булдырмаган эш юк ул. (Көлә.) Быел җәебез шушы мунчаны салып узды.

Хәмит абыйның кулыннан килмәгән эше юк: колхозда машина йөртүче дә, бригадир да булган. Аннан исә балта остасына әйләнгән – бер төркем ирләр белән төзелештә йөргәннәр.

– Туксанынчы елларда эштә хезмәт хакын тоткарлый башладылар, акча урынына азык‑төлек тә бирделәр. Болай булмас дип, колхоз эшен ташладым. Шуңа да без начар яшәмәдек.

Хәмит абыйның җәмәгате Галиябану апа – Арча районыннан. Уллары Салават та Арча кызына өйләнгән. Нәтиҗәдә, килен белән каенана бу нигездә сүзсез дә аңлаша икән.

– Киленемә күзләр тимәсен, андыйлар сирәк, – диде, өйгә кергәч, Галиябану апа. – Сабыр да, уңган да, шигырьләр яза. Әле үзегезгә укып күрсәтер. Без аның шулай шигырь укыганын тыңларга яратабыз.

Алисә исә каенанасының сүзләренә елмаеп куйды. Яшь киленнең шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. «Яңа исем» иҗат лабораториясендә шөгыльләнә икән. КФУның татар теле һәм мәдәниятара багланышлар бүлеген тәмамлаган. Бүген Түбән Бәрәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.

– Ә мин каенанам белән каенатамны мактыйм әле, – диде Алисә. – Олы кызыбызга унбер ай булганда эшкә чыктым. Әти белән әни балаларны карады. Төпчеге белән дә шулай, яшь ярымлык баланы алып калдылар. Салават Казанга йөреп эшли, мин дә иртүк чыгып китәм. Олы кызыбыз Сәйдә мәктәптән кайткач, дәү әнисе пешергән кайнар ризыкны ашый, аннары дәү әтисе белән туйганчы сөйләшәләр. Әбиле-бабайлы йортта яшәү оныклар өчен бик күңелле ул.

Чынлап та, без аралашып утырганда биш яшьлек Сылу дәү әтисе яныннан китмәде дә, бакчада да аның тирәсендә бөтерелде. Тулы гаилә бәхете шушы буладыр ул.

– Хәзер яшьләр шәһәрдә калу ягын карый, ә сез менә әти‑әни янында яшәргә уйлагансыз, – дидек, сораулы карашыбызны төбәп, Салаватка.

– Уйлап та түгел, ул үзеннән үзе шулай килеп чыкты кебек. Өйләнешкәч тә Алисә белән Казанда фатир арендалап яшәп алдык. Җәен исә туган якка кайтып тордык. Шуннан инде китәсе дә килмәде. Казан якын бит, мин мәсәлән һаман да шәһәргә йөреп эшлим. Кирәк чакта Алисәне дә Казанга алып барам.

– Заманында бу бүлмәләрдә кибет складлары булган, – диде Аида Фатыйхова.

– Тукай чемоданы булырга тиеш…

Мәчетнең бүгенге имамы Рамазан хәзрәт Юмангулов.

КЕНДЕК ӘБИСЕ

Авыл җирлеге башлыгы белән җыйнак кына бер йортка кердек. Түр яктан нурлы бер әби күренде – Кәүсәрия Гыйззәтуллина икән, сиксән сигез яшен тутырган. Тумышы белән Әтнә районының Яңа Мәңгәр авылыннан. Күрше авылларга йөри‑йөри башта җиде еллык мәктәпне, аннан соң урта мәктәпне тәмамлаган. Шуннан соң ике ел Казанда фельдшерлар курсында белем алган. Нәтиҗәдә, егерме ике яшендә Әтнә районының Олы Өшкәтә авылында фельдшер булып эшли башлаган.

– Әнием гомер буе авыргач, кечкенәдән табиб һөнәренә кызыктым, – диде Кәүсәрия апа. – Өшкәтәдә унбиш ел эшләдем, халык бик яратты үземне. 1971 елда Түбән Бәрәскәнең фельдшер-акушерлык пунктына күчерделәр. Монда егерме биш ел халыкка хезмәт иттем. Мин эшли башлаганда Түбән Бәрәскә мәктәбендә 550 бала иде. Аның өстенә мөмкинлеге чикле кешеләр – авыру балалар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, йөзләп кеше... Аларның эше белән кайчагында Әтнәгә көненә икешәр тапкыр бардым. Җәяү бит ул, утыз ике чакрым дигән сүз! Ләкин монда килгәч, шунысы яхшы булды: йөкле хатын-кызларны бәби табарга алып барырга колхоз машина бирә иде. Өшкәтәдә эшләгәндә күп хатын‑кызны өендә бәбиләттем. Ә нишлисең, тулгагы башланган, алып барырга машинасы да, юлы да юк. Тиз генә тәвәккәллисең.

Кәүсәрия апа дистәләгән баланың кендек әбисе. Иң сөенечлесе – бер генә бәхетсезлек очрагы да булмаган. Дөньяга аваз салырга ярдәм иткән ул балаларны әбекәй һаман да исемләп әйтә ала. Хәер, Түбән Бәрәскә халкы да Кәүсәрия апаны зур хөрмәт белән искә ала. Үз балалары булмаса да, йөзләгән балага авыр чакта ярдәм иткән изге җан ул. Бүген биш вакыт намазын калдырмый, бөтен кешегә карата хәер-догада.

– Ятимлек белән үстек, гади булып яшәдек, кызым, – диде әбекәй. – Болай озын гомерле булырмын дип уйламаган да идем. Гомер иткән бабам берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Аллаһ насыйп итмәгәндер, балаларыбыз булмады, аның каравы, бөтен авылның баласын карап үстердем. Кайбер төннәрне йоклап та тормый идем, әле берсе килә, әле икенчесе. Авыл зур, кеше күп, ләкин эшемне бик яратып башкардым, язмышыма рәхмәтлемен.

Өч буын бергә яшәүче Хисмәтуллиннар.

Кәүсәрия Гыйззәтуллина – дистәләгән баланың кендек әбисе.

«БЕЗНЕҢ КОЛХОЗ ЗУР ИДЕ»

Әйткәнемчә, авылда Ленин исемендәге кооператив бар. Нәкъ элеккеге колхоз системасы буенча эшли ул, ләкин алымнары заманча: сыерларны роботлар сава, техника да компьютерлашкан. Иң кызыгы, совет заманында да Ленин исемендәге колхоз исемен йөрткән булган ул. Дөрес, 1984 елдан башлап, 2004 елга кадәр «Татарстан» хуҗалыгы булып йөреп ала. Бүген инде кабат асылына кайткан, дисәк тә була.

Авыл тарихын, колхоз чорлары турындагы истәлекләрен авылның аксакалы Әдеһәм Гайнуллиннан сораштык. Армияне санамаганда, бөтен гомерен Түбән Бәрәскәдә яшәгән, эшләгән тынгысыз кеше ул. 1944 елда, әтисе сугышка киткәч туган бала.

– Безнең авыл гомер бакый данлыклы, бай саналган, – диде Әдеһәм абый. – Советлар заманына кадәр бик мәгърифәтле дә булган әле. Түбән Бәрәскәдә тирә‑якка атаклы мәдрәсә эшләгән, анда Шаһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин хәзрәт тә белем алган. Кызганыч, безнең чорда инде мәдрәсә дә, мәчет тә булмады. Тик барыбер сөенәм: мәчет бинасын амбар‑фәлән итмәделәр, ә клуб ясадылар. Димәк, ул барыбер ягылды, ташландык хәлгә килмәде. Инде Аллаһ йортыбыз яңадан ачылгач, ничек сөенгәнне белсәгез! Күзгә яшьләр килде...

Әдеһәм абый меңләгән яшьтәшләре кебек авырлык күреп үскән бала. Колхозның күтәремгә калган сыерларын әле дә яхшы хәтерли. Сугыштан соң да авылда тормышлар бик авыр булды, ди. Ипине ул туйганчы бары армиягә баргач кына ашаган.

– Сугыш чорында да, аннан соң да бик авыр булды, – дип дәвам итте аксакал. – Сугыштан соң да колхоз эшчеләргә ярты капчык икмәк тә бирә алмый, таякка эшләтә. Юк, бу җитәкчеләрне гаепләү түгел, аның бит заманасы шул: хөкүмәткә итләтә, сөтләтә, йонлата салымын түләргә тиешсең. Шөкер, нинди авыр заманнарда да бирешмәдек, унике яшьтән колхозда көтү көтеп башлаган идем, соңгы егерме сигез елда ревизия комиссия рәисе булдым. Шуңа сөенәм: авылда ферма биналары ташландык хәлгә килмәде, киресенчә, бүген колхоз икенче яшьлеген кичерә.

Әдеһәм абый ике тапкыр хаҗда булган, өч дистә елдан артык намазда икән. Җәмәгате Нәзирә апа белән бик матур тормыш корганнар. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары гаиләләре белән шәһәрдә яши икән.

– Әдеһәм белән күршеләр идек без, – диде Нәзирә апа. – Армиядән кайткач, миңа сүз катты ул. Үрнәк гаилә кордык, матур итеп йортлар да салып чыктык. Бүген инде балаларыбыз өчен сөенеп яшибез, бик акыллы ике ул үстердек. Гел ярдәм итәләр, кайтып торалар. Киленнәр, оныклар да якын итә, рәхмәттән башка сүз юк.

...Түбән Бәрәскәдән күтәренке кәеф белән кайттык: нинди татар авыллары бар бит! Тарихны, динне онытмыйлар, шуның белән бергә тормышлары да җитеш. Колхоз системасының сакланып калуы да үз ролен уйнагандыр. Нигезе төпле, догалы бу авылның, шулай булгач, заманның кырыс җилләре дә кагылмас аңа.

– Безнең авыл гомер бакый данлыклы, бай саналган, – диде Әдеһәм Гайнуллин.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Авылның беренче исеме «Верески» булган дип карала. Шуннан ул, татарчалаштырып, Бәрәскәгә әйләнгән.
Оешу вакыты XV гасырларга карый. Каен урманнары уратып алган әлеге җирдә элек-электән марилар гомер кичергән. 1516 елда авылда инде мәчет барлыкка килә. Шуннан ул гел зурайган, үскән, кеше саны да арта барган.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера