Түбән Кәминкә: суганлы авыл
Ул кайда урнашкан

СУГАН ПАТШАЛЫГЫ
Түбән Кәминкә безне аңкып торган суган исе, алтынсу төстәге суган муллыгы белән белән каршы алды. Эреле‑ваклы башлы суганнар, теге, без белгән Чипполиноның кардәшләре буларак, тоташ боҗрага уратып алдылар. Әле җитмәсә, һәрбер өйдә капчыклардан, әрҗәләрдән, тартмалардан, үрелгән һәм оекка тутырылган бәйләмнәреннән, үртәгәндәй, күз кысалар.

Нәкъ менә шунда, Түбән Кәминкәдә, тагын бер кабат медикларның суганнан елауның файдасы хакында сөйләүләре турында ишеттек, суганлы яшьләребезне сөртә-сөртә, суган әчесеннән елауның хурлыгы юклыгына инандык.
Без әле тагын Чирмешән суганының даны совет заманыннан бирле килгәнен дә белдек. Районның күп авылларында – Югары Кәминкәдә, Лашманда, Кәркәледә, Бәркәтәдә – аны үстерү технологиясен һәр хуҗалыкта бик яхшы беләләр. Тарихка данлыклы суган җитештерүче буларак кына түгел, Пугачёв явының патша гаскәрләре белән бәрелешү урыны буларак та кереп калган Түбән Кәминкәдә дә, әлбәттә, бу турыда яхшы беләләр. Ул бөек күтәрелешкә кагылышы белән Түбән Кәминкә халкы горурлана, билгеле, ләкин тыныч хезмәт белән шөгыльләнүне өстенрәк саный – һәркемне көнләштерердәй һәм үзләрен дә сөендерердәй данлыклы Чирмешән суганын үстерә.


СУГАН ФӘНЕ
– Кар әле яңа гына эреп беткән, туфрак гомумән салкын – шулай да суган утыртырга бик аз вакыт калып бара. Бөтен гаиләбез белән бакчага чыгабыз һәм – алга! Авызыңны ачып калып, суганны кояш җылыткан туфракка утыртсаң – бетте дигән сүз! Көпшәгә китәчәк! – Хәлимә апа Гайнуллина, суган үстерү турында сөйләгәндә, шигъри сөйләмнең әле ямб, әле хорей ысулына күчә. – Яратам шуны утыртырга. Суган безнең өчен – барысы да! Тәпи йөри башлагач ук, әти-әниемә булышып, утырта башладым үзен. Бу эш миңа бик ошый иде. Хәзер дә яратып эшлим. Элек без авылыбыз белән башлы суган үстерә идек, хәзер, үзегез беләсез, моның файдасы юк – бөтен җирдә гел җылы яклардан китерелгәнне саталар. Югыйсә, безнеке кебек яхшы түгел инде ул. Базарда сатучылардан: «Кем суганы?» – дип сорасаң, «Чирмешәннеке» – диләр. Алдашалар. Без соң үз суганыбызны үзбәкнекеннән аермыйбызмы? Безнеке – тыгызрак, «киеме» дә калынрак. Читтән килгәннеке папирос кабыгы кебек юка. Шуңа да Чирмешән суганы озаграк саклана, ул ачылыгы буенча да куәтлерәк, сусылрак та.

Хәлимә апа әйтүенчә, бер ел икенчесенә охшамый – кайчак суган бик эре була, кайчак ваграк: «Без бит аңа, утыртканнан соң, бер дә су сипмибез, барысы да һава торышыннан тора. Яңгыр булса – яхшы. Башлы суганның берсе ярты кило, алай ук тартмаса да, 300 г була да була инде. Быел бик тәмле булып чыкты. Чирмешән суганы белән пешкән авыл тавыгыннан да тәмле әйбер юк диләр».
СУГАН ТРАДИЦИЯЛӘРЕ
Суган белеме дәресеннән соң, Хәлимә апа истәлекләргә күчә:
– Авылыбыздан башлы суганны КАМАЗларга төяп җибәргән чакларыбыз бар иде, һәр хуҗалыктан 6–7шәр тонна.... Без инде аласы уңыштан план корып тора идек: үстердек, саттык, телевизор алдык, суыткыч яки хуҗалык өчен башка кирәк-яраклар. Мин 20 ел колхоз идарәсендә эшләдем, аннары, пенсиягә кадәр, кибеттә сатучы булып, тик суган үстерү белән һәрчак шөгыльләндем. Бу бит өстәмә керем генә түгел, мавыгу, традиция дә! Балаларны да шуңа өйрәттек. Башта бөтен гаиләгә җитәрлек итеп утыртабыз, аннары балалар үзләре өчен аерым түтәлгә утырта. Аны тәрбияләп үстерәләр, чөнки аз булса да үз акчалары булачагын беләләр.

СУГАННЫ ПЛАНЛАШТЫРУ
Соңгы вакытта без күбесенчә кара орлыктан чемчи (утырту суганы) үстерәбез. Илһамландыра торган эш. Орлыкны көл белән бутыйм (бу ашлама да, ориентлашу билгесе дә), рәтләр җеп шикелле тигез сузыла. Җиңел генә өч кило чамасы утыртам. Үстергән чемчине шәһәрләрдә яшәүче туганнарым һәм танышларым сатып алып бетерә. Безнең авылда һәркемнең шундый үз «клиентурасы» бар. Менә шундый планлаштыру...
КИЛЕННӘР ӨЧЕН СУГАН МӘКТӘБЕ
Суган темасын безне өстәл янына утыртып һәм мичтә пешкән коймаклары белән сыйлый-сыйлый, рәхәтләнеп Равилә Юнысова дәвам итә.
– 40 ел элек, училище тәмамлап, шушында фармацевт булып килгәч, мин шаккаттым! – дип сөйли ул. – Үзем дә авыл кызы, Азнакай районыннан мин. Бездә дә суган утырталар, әлбәттә, ләкин моның кадәр?! Талдан үрү, чигү, агачтан әйберләр ясау белән танылган авыллар бар. Ә менә Түбән Кәминкә кешеләре яраткан эшләрен үз һөнәренә әверелдергән. Хәтеремдә, мин август аенда килдем. Һәр бакчада суган таулары өелеп тора иде. Минем өчен – шаккаткыч хәл, ә авыл кешеләренә – гадәти эш. Ул елларда кызлар, бакчада никадәр эшләргә туры киләчәген уйлап, Түбән Кәминкәгә килен булып төшәргә курка иде. «Ә мин бит монда аптекада эшләргә генә килдем», – дип, үз-үземне тынычландырган булам. Бигрәк беркатлы булганмын. Ике елдан шушы йортка килен булып төштем.
Мине бик тә эшсөяр гаиләгә кабул иттеләр. Очкыннар чәчрәтеп эшлиләр иде! Кайнатам белән кайнанам барысына да өйрәтте – суганны ничек утыртырга, ничек тәрбияләргә, ничек толымлап үрергә һәм сакларга. Менә хәзер алар да, ирем дә юк инде, балаларым үсеп таралды, ә мин суган үстерүне дәвам итәм.

СУГАН БРЕНДЫ
– Безнең эштә иң мөһиме, аграр телдә әйткәндә, яхшы утырту материалы, үсемлекнең табигый үсеш процессына мөмкин кадәр азрак катнашу һәм аны дөрес итеп саклау, – дип саный Равилә апа. Нинди дә булса химия яисә ашламалар куллану турында сүз дә булуы мөмкин түгел, ди.
– Традицион мишәр йортында, ә безнең авылда күбесенчә мишәрләр яши, суган «толымнарын» сак_лау өчен аерым урыннар – сәндерә, киштәләр бар. Һәм ул, һичшиксез, тотрыклы температуралы җылы, коры урын булырга тиеш. Әйдәгез, күрсәтәм, – Равилә апа безне суган «толымнары» сакланган чоланга алып керә, чыннан да, болар бит – флористика могҗизасы!
– Менә ул Чирмешән суганы! – ди ул горурлык белән. – Ул безгә бик булыша. Пенсия бетсә, сатасың, яхшы була. Ул бездә шулай суган акчасы дип йөртелә дә инде. Гомумән, безнең авыл өчен суган – Түбән Кәминкәнең чып‑чын бренды, аңлыйсызмы? «Суган суы сыкма!» – дигәнне ишеткәнегез бардыр инде, ә безнең очракта «Суган бәхете» дию дөресрәк булыр мөгаен.

НИЧЕК БАРЫРГА:
Казаннан Түбән Кәминкәгә кадәр 172 км Яңа Чишмәне узып киткәч, игътибар белән юл күрсәткечләрен карап барыгыз. Чирмешәнгә җитәргә 16 км кала, зур юл чатында Красный Яр ягына сулга борыласы, аннары күрсәткечләргә карап ориентлашырга кирәк.
НИЧЕК ТАНЫРГА:
Намуссыз кешеләр сезгә уйламыйча да чит ил суганын Чирмешәннеке дип сатарга мөмкин. Ялган суганны чыныннан бер караш белән профессионал-бакчачыларның да аера алмавы ихтимал. Фальсификатны таныр өчен, суганны кисеп, аның катламнарына карарга кирәк – чын Чирмешән суганы сутлы, катламнары калын, «күлмәге» дә калын, берничә катлы була.
ТӨНЬЯКНЫ НИЧЕК ТАБАРГА:
Түбән Кәминкәнең тәҗрибәле бакчачылары, утыртыр өчен суган җитмәсә, чемчи суганны, һич шикләнмичә, икегә ярырга һәм яртышар суганнарның киселгән өлешен төньякка каратып утыртырга киңәш итә. Бу «төньяк» утыртылышы сезне яхшы уңыш белән тәэмин итәчәк, дип ышандыралар.

Добавить комментарий