Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Түбән Ушмы: урам тулы бала‑чага

Түбән Ушмы: урам тулы бала‑чага

Кызганыч ки, кайбер авылларга баргач, буп‑буш урамнар каршы ала. Ничә сәгать йөреп тә бер‑ике кеше очратырга мөмкин. Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында исә хәл бүтәнчә: урам тулы кеше. Аеруча балалар күп, монысы бигрәк күңелле.

15 июня 2022

КАРА БАГАНАЛЫ АВЫЛ
Түбән Ушмы Мамадыш район үзәгенә орынып тора, җиде чакрым гына. Шуңа күрә дә биредә шәһәрчә яшиләр. 95 укучы белем ала торган мәктәп, алтмышка якын бала йөри торган балалар бакчасы – бу авылда яшь гаиләләрнең күплеге турында сөйли. Мәктәп дигәннән, ел саен, ким дигәндә, унберенче сыйныфны бер укучы алтын медальгә тәмамлый. Берничә ел элек хәтта дүрт медалист булган. БДИ буенча уртача баллары да бик яхшы. Россиянең дәрәҗәле югары уку йортларында бюджет урыннарында укучы егет-кызлары шактый икән.
Түбән Ушмы бик борынгы авыл, монда XII– XIII гасырларда ук халык яшәгәнлеге билгеле. Дүрт мәхәлләле авылның дүрт мәчете булган. Авылны уртага бүлеп Ушмы елгасы ага.
– Хәтта авыл башында кара багана торган дип сөйлиләр, – диде Түбән Ушмының китапханәчесе Айсылу Галимуллина. – Авылда дүрт колхоз да булган. Җирләр бик уңдырышлы, шуның өчен дә халык күп килеп урнашкандыр. Авылны «Мең душлы Ушмы» дип атап йөргәннәр, бу истәлекләрдә калган. Әби патша юлы да безнең авыл аша узган. Шуңа карамастан, Түбән Ушмы чукындыруга бирешмәгән, динен алмаштырмаган. Әйтәм бит, көчле, күп халык яши торган зур сала булган ул.
Түбән Ушмыда тормыш чыннан да шәһәрчә: фонтан белән паркка кадәр бар. Аны 2014 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт күрсәткән авылдашларына багышлап ачканнар. Шуның өчен дә ул Җиңү паркы дип атала. Бүген ул олысының да, кечесенең дә яраткан ял итү урыны. Парк үзе бер музейны хәтерләтә: Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган һәйкәл белән беррәттән, авылда туып‑үскән атаклы кешеләр исемлеге, Әфган, Чечня сугышында катнашкан, һәлак булган батырлар – берәү дә читтә калмаган.
Айсылу Галимуллина белән паркны карап йөргәндә урамнан әллә ничә бала узып китте.
– Бу кайтучы балалармы, әллә авылда яшәүчеләрме? – дип сорадым.
– Күбесе монда яшәүчеләр. Түбән Ушмыда буш йортлар юк диярлек, Мәскәүдән хәтле кайтып алалар. Авылда йорт салырга бер буш нигез дә юк. Мисал өчен безнең ике кызыбыз да гаиләләре белән биредә яши. Икесенең дә Мамадышта фатирлары бар, әмма монда кайттылар. Икесе дә шәһәр егетләренә кияүгә чыкты, кияүләр дә авылга кайтты.
фото 01
Айсылу апаның төпчек кызы Диләрә Хәкимуллина кечкенә улы белән урамда йөри иде. Шәһәр егетләрен авылга алып кайткан кызларның берсе белән якыннанрак таныштык.
– Алабуга дәүләт педагогика университетының физкультура бүлеген тәмамладым, – диде Диләрә. – Аннары Мамадыш тәрәзәләр заводында менеджер булып эшләдем. Әлегә бәби ялында, улыбызга көзгә ике яшь тула. Эшкә исә Түбән Ушмы мәктәбенә керермен дип ниятлим. Ирем Рөстәм Рифат Мәхмүтович Мотыйгуллин агрофирмасында эшли.
– Ирләрегезне авылга кайтырга ничек үгетләдегез?
– Үгетләп торасы булмады, үзләре теләк белдерде. Фатирда яшәп арыгач, ирем белән Мамадыштан йорт сатып алырга уйлаштык. Ләкин күңелгә ятышлы өй таба алмадык. Рөстәм белән сөйләшкәндә, Түбән Ушмы турында сүз чыкты. Юри генә җир карый башлаган идек, шундый әйбәт урын таптык. Кыш көне җир алып, көзгә өйне өлгертеп тә чыктык. Апам монда балалар бакчасында эшли. Алар да йорт салырга әзерләнә, гаражларын төзеделәр инде. Авылда тормыш бик күңелле. Яшь гаиләләр белән Түбән Ушмы авылы спорт залына йөрибез. Мәдәният йортында бик еш чаралар уза – берсен дә калдырмыйбыз. Үзебез дә катнашабыз. Балалар өчен дә әйбәт: районда иң матур балалар бакчасы бездә. Өч төркем бар, әле урыннар җитми дә.
БОРЫНГЫ МӘЧЕТ
Манарасы киселмичә калган мәчетләр Татарстанда гына түгел, бөтен илдә дә бармак белән генә санарлык. Түбән Ушмы мәчете шундыйлардан. 1904 елда салынган иман йорты бүген дә ерактан ук балкып утыра. Аның тарихы бик үзенчәлекле: 1898 елны төзелә башлаган мәчеттә янгын чыга. Шуннан соң яңа бина төзүдә ярдәм сорап, авыл картлары икенче гильдия Казан сәүдәгәре Әхмәт Хөсәеновка мөрәҗәгать итә. Ул ризалык бирүгә, ушмылылар бердәм рәвештә төзелеш эшләрен башлый. Яңа мәчет 1904 елда төзелеп бетә. Шуның өчен мәчет тарихы төрлечә бирелә, бер китапта ул 1898 елда, икенчесендә 1904 елда салынган дип бара.
фото0 3
фото 4
– Ничек кенә булмасын, мәчеткә, кимендә, 118 ел дигән сүз, – диде авылның имамы Илнар хәзрәт Фәхретдинов. – Һәм аның язмышы гыйбрәтле дә, могҗизалы да. 1904 елда мәчет сигез манаралы булып төзелә. Аның бишесен кисәләр, ләкин өчесе утырып кала. Манара кискән вакытта көчле давыл чыга, читтән килгән кешеләр, ярты юлда туктап, авылдан китеп бара. Совет чорында ул гыйбадәтханә булмый, әлбәттә. Монысы инде гаҗәп түгел – илдә барган сәясәт безнең авылны да читләтеп узмый. Балалар бакчасы, 1940 нчы елларда клуб, ашлык саклау склады... Ә менә 1980 нче еллардан 1990 нчы елларга кадәр мәчет авыл музее булып хезмәт итә. Аның тарихы да кызык: мәчет бинасының түбәләре бик таушала. Моны күреп, күп еллар «Кызыл флаг» миллионер колхозы рәисе булып эшләгән Мөхәммәтҗан абый Шакиров бик борчыла. Һәм ул мәчетнең түбәсен яңартырга керешә. Әмма бу хакта КПССның Татарстан өлкә комитетына хәбәр килеп ирешә: колхоз рәисе мәчетне төзекләндерә! Райкомга обкомнан махсус комиссия киләчәге турында хәбәр итәләр. Мөхәммәтҗан абый моны ишетеп, авыл халкы белән бергә бер тәүлек эчендә иске әйберләрне мәчеткә урнаштыра. Мәчет ишегенә «Төбәкне өйрәнү музее» дигән язу элеп куялар. Комиссия килеп, мәчет эчендәге экспонатларны карап чыга. «Менә бит, башка авылларда да шундый музейлар булдырырга кирәк. Шәп!» – дип кайтып китәләр. Менә шулай итеп авылда зур фаҗига булмый кала...
фото 2
1990 нчы елларда, дин иреге кайткач, мәчет янә үз вазыйфасын үти башлый. Ә 2006 елда шул чакта хуҗалык рәисе булган Рафаэль Мөхәммәтшин иман йортын тулысынча төзекләндерә. Ләкин Түбән Ушмы авылы мәчете бүген инде янә яшәргән. Ул затлылыгы белән аерылып тора. Мамадыш районының җитмеш процент җирләренә хуҗа булган эшкуар Мотыйгуллин Рифат аны үз акчасына ясаткан.
– Мәчетнең тышкы өлеше – ташлары шул килеш калды, – диде Илнар хәзрәт. – Элекке заманнарда биналарны калын таштан ясаганнар – җылы сакласын өчен дип. Безнең мәчет стенасының калынлыгы бер метр. Бу бит инде йөз ел элек салынган. Заманына күрә бик зур хезмәт булган, монысы, һичшиксез. 2014 елны мәчетнең йөз ун еллыгын үткәрдек. Шул чакта Рифат Мәхмүтович мәчетне төзекләндерде, зур рәхмәт аңа. Эчке ягын тулысынча мәрмәр таш белән ясап чыктылар. Монда тәрәзәләр дә гади генә түгел бит, милли бизәк белән. Авыл өчен әйтеп бетергесез зур бүләк булды ул... Түбән Ушмы мәчетенә җомга намазына иллеләп кеше йөри. Моннан тыш, мәчет каршында мәдрәсә эшләп килә. Атна саен авылның балалары, хатын-кызлары, ир-атлары дин кануннарын өйрәнергә йөри. Авылда бик күп кеше ураза тота, күмәк ифтарлар уза. Кыскасы, халкыбыз ислам кануннары белә, зурлый.
Аллаһ йортыннан бер рәхәтлек алып чыктык. Авылларда түгел, шәһәрдә дә мондый затлы, тарихи иман йортлары сирәк. Монысы бер. Икенчесе – мондый имамнар да еш очрамый. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган Илнар хәзрәт Фәхретдинов сүзе белән дә, йөзе белән дә иман нуры тарата төсле тоелды.
«БАЛ КОРТЛАРЫ КОТКАРДЫ»
Түбән Ушмының авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев, үзенчәлекле гаилә дип, безне Шакировлар йортына алып килде. Фәрит абый белән Зәйтүнә апа икесе дә укытучылар икән. Гаилә башлыгы күп еллар Түбән Ушмы авылы мәктәбендә эшләгән, мәктәп директоры булып та торган. Хәзер исә күрше авыл мәктәбен җитәкли. Ә Зәйтүнә апа Түбән Ушмы урта мәктәбендә уку‑укыту буенча директор урынбасары.
фото0 6
– Без укытучылар династиясе, – дип сүзен башлады Фәрит Шакиров. – Әтием Салих белән әнием Шәмсенасар да гомер буе Түбән Ушмы урта мәктәбендә эшләде. Берсе тарих, җәмгыять белеме, икенчесе математика укытты. Әти күп еллар мәктәп директоры булып торды. Хәзерге Түбән Ушмының мәктәп бинасын ул салдырган. Мин исә технология, хатыным рус теле, әдәбияты укытучысы. Шулай булгач, мәктәп безнең тормышның аерылгысыз бер өлеше.
Шакировлар ике бала үстергән. Олы уллары Дамир, Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Түбән Ушмыда технология, ТИН дәресләрен укыта. Кызлары Диләрә дә шул ук уку йортының татар теле, инглиз теле бүлеген тәмамлаган. Гаиләсе белән Чаллыда яши, әлегә кечкенә баласы белән ялда. Аңа кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
фото 5
– Әле бит Фәритнең ике апасы да укытучы, – дип сүзгә кушылды Зәйтүнә апа. – Иң олы апасы Рәмзия апа алтмыш җиде яшендә, әлеге кадәр көллияттә укыта. Икенче апасы Рузалия апа да алтмышка кадәр эшләде. Бер елны династияләр буенча район конкурсында катнашкан идек. Шул вакыт Фәрит белән
Шакировлар династиясен нык өйрәндек. Баксаң, безнең нәселдә укытучылар күп булган. Узган гасырда Мамадышта педагогия училищесы эшләгән, күбесе әнә шунда укыган. Безнең әти белән әни дә заманында әлеге уку йортын тәмамлаган. Шакировлар матур, зыялы гаилә. Шуңа өстәп бик тырышлар да. Хәләл көчләре белән зур йорт җиткергәннәр, бүген инде балаларына булышалар. Мәктәп эшеннән тыш, тагын бер күңелләренә хуш килгән өлкә бар – умартачылык. 1994 елдан бирле кортлар тоталар икән.
– Ул чорда тормышлар авыр иде бит, укытучыларның хезмәт хакы түбән. Аз булса да акча керер дип, кортлар үрчетә башладык, – дип елмайды Фәрит абый. – Һәм ялгышмаганбыз – кортлар безгә аякка басарга нык ярдәм итте. Умартачылык шөгыленә җитди килдек: өйдә махсус әдәбият тупланган кечкенә генә китапханәбез дә бар. Бу өлкәдә белем, тәҗрибә булмаган килеш кортлар үрчетә башладык. Ә укымыйча, өйрәнмичә генә уңышка ирешеп булмый.
Бүген Шакировларның хуҗалыгында кырык оя умарта бар. Тагын әле уллары Дамир да кортлар тота. Аныкы авылда түгел, болында икән. Кыскасы, бу гаилә җәй көне бер тик тормый.
– Умарта кортлары кышны ничек чыкты? – дим.
– Аллага шөкер, әйбәт кышладылар. Берәм‑сәрән генә үлә инде ул, анысы куркыныч түгел. Яз соң килгәнгә, кортлар быел соңрак эшли башлады, ләкин миңа калса аның зыяны булмас. Умартачылык өлкәсендә бүген төп проблема – балны урнаштыру. Мамадыш районы умартачылар төбәге бит. Республика буенча иң күп умартачылар бездә. Шулай булгач, конкуренция көчле.
Фәрит абый бал сатуның җаен тапкан – ишек алдына агачтан беседка ясап куйган. Җәй буе шунда чәй кайнап утыра. Сатып алучыларга башта яңа аертылган бал белән шул беседкада чәй эчертә. Бер банка балга дип килгән кешеләр, икене алып китә икән.
– Кешегә караганда балның бәясен илле, йөз сумга арзанрак та итәм, – дип дәвам итте умартачы. – Фәлән сумга кимрәк акча керә, аның каравы сатылып бетә. Тимерне бит кызуында сугарга кирәк, бал вакытында урнашмаса, аннары шулай савытларда тора ул. Халык балны тәмле килеш ашасын. Безгә дә күңелле, аларга да отышлы.
...Түбән Ушмыда һәр өч йортның берсендә бал кортлары тоталар. Шакировлар кебек кырыгар оя, биш‑ун баш тотучылар да бар. Аның каравы мал‑туар бик асрамый халык. Авылда Рифат Мотыйгуллинның зур агрофирма булганга, күпләр шунда эшли. Алабуга, Чаллы, Мамадышка йөреп эшләүчеләр дә байтак. Түбән Ушмыда социаль объектларның барысы да төзекләндергән булуы сөендерде. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, заманча амбулатория үзәге – барысы да соңгы ун ел эчендә яңартылган. Авылны Мамадыш районының визит карточкасы дияргә буладыр. Юллар салынган, йортлар төзек. Хәтта үзләренең бик зур спорт үзәкләре да бар. Нәкъ шәһәрдәгечә ул – мунчасы, тренажерлары, аерым киенү бүлмәләре, зур заллары белән. Атна саен диярлек анда район, республика ярышлары уза. Шуңа күрә дә без авылны заманча зур бер бистәгә охшатып кайттык.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Флера Мөхәммәтханова, мәгариф ветераны, авыл тарихын өйрәнүче:
– Гомерем буе көндәлекләр яздым, әле дә алып барам. Шул исәптән авыл тарихына караган истәлекләрне дә язып бардым. Берничә ел элек аларны җыеп «Түбән Ушмы авылы тарихыннан сәхифәләр» дип китап та чыгардым.
фото 7
Авылга Ушмы атлы мари карты нигез салган, дип беләбез. Халык теленнән күчкән тарих бу. Татарлар килеп урнашкач, марилар башка җирләргә күченеп киткән булырга тиеш. Зиратта XIII гасырга караган кабер ташлары бар. Димәк, шул чорларда ук биредә халык яшәгән дигән дәлил бу. Безнең мәктәпне тәмамлаган язучылар Шаһинур Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев та авыл тарихы белән кызыксынды. Казан Фәнни-тикшеренү институтында эшләүче авылдашыбыз Лилия Мөхәммәтҗанова бар, ул да әлеге борынгы ташларны, архив документларын өйрәнде. Алар да, шул чорларда монда татарлар яшәгән, дигән фикергә килде.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: