Түбән Урәс: рәхим итегез яки гажаса öтиськом*!
Россия көнен «Татарстан» Россиянең ерак бер авылында билгеләп үтәргә булды. Татарстан читендәге Түбән Урәс исемле авылга юнәлдек.
ПОЛИГЛОТЛАР АВЫЛЫ
– Безнең удмуртлар өчәр тел белә, – дип аңлатты безгә авыл советында секретарь Ольга Васильевна Петухова. – Удмурт, татар һәм рус телләрен. Безнең бит монда яртылаш татар, яртылаш удмурт авылы, – дип таныштыруын дәвам итә ул, эш буенча шалтыратучыларга әледән-әле телефоннан йә татарча бик өлгер, йә удмуртча көйләп җавап бирә-бирә.
– Ә татарлар?
– Ә татарлар русча һәм удмуртча белә. – Удмуртча барысы да сөйләшми.
– Ә руслар?
– Руслар бездә икәү генә: бер укытучы һәм удмуртка кияүгә чыгып безнең авылга килгән тагын бер ханым. Укытучы әле ике ел гына эшли, килен булып төшкәне исә удмуртча сукалый инде.
– Полиглотлар авылы икән бу! – дип сокланабыз, чөнки үзебезнең, оят булса да, шул кадәр телдә сөйләшергә хәлебездән килми.
– Безнең Ольга бөтен нәрсәне белә! – дип елмая Түбән Урәс авылы җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев. – Венера апа янына алып бар син аларны, – дип фәрман бирә үзе. – Ул авылыбыз турында бөтен нәрсәне сөйләп бирер. Яки Рүзәлә апага барыгыз, ул 1936 елгы, авылның иң карт кешесе.
ТАТАРЛАР ВЕРСИЯСЕ
Без күрсәтелгән адреслар буенча барабыз, тик Рүзәлә апа гына өйдә булып чыкты.
– Нигә минем яныма татар хәбәрчесен җибәрмәделәр? – дип хафалана әби. – Мин бит русча сөйли белмим, татарча гына сөйлим...
– Үзем тәрҗемә итәрмен, – дип тынычландыра аны удмурт кызы Ольга Петухова. Һәм иң оста тылмачтай тәрҗемә дә итә. – Иң башта бирегә удмуртлар гаиләсе килеп урнашкан, аннары татарлар килгән. Авыл нигә шулай аталамы – чөнки биредәге елга татарча Түбән Урыс дип аталган, шуннан авыл исеменә дә әйләнгән.
УДМУРТ НЕЧКӘЛЕКЛӘРЕ
Авыл тарихының удмуртларга кагылышлы нечкәлекләрен ачыклар өчен без элекке тарих укытучысы һәм җирле мәктәп директоры Виталий Николаевич Егоров янына юнәләбез. Әмма керергә куркып торабыз, чөнки капкага «Сак булыгыз! Усал эт!» дигән табличка кадакланган. Яшелчә бакчасы ягыннан керергә булдык, шундагы түтәлләр арасында очраттык та үзен.
– Кайчандыр мин әйләнә-тирәдәге авыллар тарихы буенча мәҗмуга да бастырган идем, – дип сөендерде безне Виталий Николаевич. – Хәзер эзләп карыйм.
Тапты да. Ачты. Мәктәптә эшләгәндә, бу китапчыкны ничек язуын исенә төшерде...
– Сез аны озак тоткарламагыз. Бакчада да эшлисе бар бит! – дип кисәтә безне Виталий Николаевичның хатыны.
– Усалмыни? – дип куркып калдык без.
– Ул да элекке укытучы, – дип елмая Ольга.
Виталий Николаевич исә рәхәтләнеп китапчыгын актара башлады, безгә өзекләр укып күрсәтте, аларны үзенең хатирәләре белән баета барды һәм «Барысын да тикшерергә кирәк, чөнки соңгы елларда күп нәрсә ачыкланган булырга тиеш», дип кисәтергә дә онытмады.
МӘҖҮСИЛЕК БАЛБАЛЛАРЫ ҺӘМ КАРА ТАТАР
– «Борынгылар әйтүенчә, Түбән Урәс авылы иске тегермән урынында барлыкка килгән. Анда мәҗүсиләр яшәгән. Билгесез сәбәпләр буенча, алар бу урынны ташлап киткән...» – дип укый ул һәм, күзләрен кыса төшеп, хәтерен яңарта: – Мин әле кечкенә идем, тик исемдә: абзарлар артында сыннар тора һәм без, балаларга, алар янына бару тыела иде. Куркыныч урын санала иде. Анда гыйбадәт кылганнар һәм корбан чалганнар... Йә, аннары ни дип язганмын икән? – Һәм ул тагын укуга чума: – «Аннары бу урынга бер удмурт гаиләсе килеп төпләнә. Бу моннан якынча 350–340 ел элек була. Төп шөгыльләре – игенчелек. Удмуртның Мәрсәлим һәм Мәслим исемле ике улы була – берсе бик көчле һәм таза, икенчесе – бик ябык һәм чирләшкә. Петр I заманында сәламәт улларын 25 елга солдатка алырга тиеш булалар». – Элек шуның кадәр хезмәт иткәннәр, – дип шәрехли укыганын Виталий Николаевич. – «Армиягә бармас өчен, ул христиан диненә күчә. Менә шуннан Түбән Урәс авылы башлана да инде. Авылның ярты халкы христиан динендә, яртысы мәҗүси була». Баштарак авылны елга атамасы белән Урыс Очы (Уряс Учи) дип атаганнар. Хәзер бу инешне ни өчендер Ушманга әйләндерделәр... Тик сез барысын да ачыклагыз! – ди ул. – Бу бит риваять кенә.
– Ә татарлар Түбән Урәскә каян килеп эләккән?
– Татарлар турында Венера ападан сорагыз, моның белән ул шөгыльләнде. Мин исә удмурт өлеше өчен генә җаваплы, – дип көлә Виталий Николаевич. – Әмма менә нәрсә ишеткәнем бар: саф удмурт авылына кара татар килеп төпләнгән. Гаилә корган. Түбән Урәс халкының татар өлеше шул кара татардан үрчегән.
ПӘРӘПӘЧМЕ, ПӘРӘМӘЧМЕ?
Без элекке мәктәп директоры белән сөйләшкән арада, безнең десант турында хәбәр бөтен авылга таралган. Юлда барганда Ольгага әле рус, әле удмурт телендә тәкъдимнәр яуды: мәктәп музеена барыгыз, Хариска шалтыратыгыз, Венера ападан сорагыз...
Ольга барысына да елмая, рәхмәт әйтә һәм биредә барысының да ничек тату яшәве турында сөйли:
– Пасхада удмуртлар йомырка буйый, татарларны сыйлый. Татарлар бәлеш пешерә, безне сыйлый. Без пәрәпәч пешерәбез... Әллә пәрәмәчме? Мин буталып беттем инде. Кайсы татарча, кайсы удмуртча, тәгаен генә белмим дә... Әй, ярар! Гөмбәле яки бәрәңгеле шәңгә ул. Бик тәмле!
– Безнең удмуртлар өчәр тел белә, – дип аңлатты безгә Ольга Петухова.
– Безнең Ольга бөтен нәрсәне белә! – дип елмая Түбән Урәс авылы җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев.
– Нигә минем яныма татар хәбәрчесен җибәрмәгәннәр? – дип хафаланды Рүзәлә апа.
– Мин авылның удмурт өлеше өчен генә җаваплы, – дип көлә Виталий Егоров.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ:
Түбән Урәскә кадәр юл шактый ерак – Казаннан көнчыгышка таба 115 километр, Кукмарадан көньякка таба 20 чакрым. Нократ аланы аша да барып җитеп була – 24 км
НИЧЕК БУТАЛМАСКА:
Элегрәк Түбән Урәстә татарлар күбрәк яшәгән, диләр. Аннары удмуртлар күбәйгән. Аннары тагын беренчеләре арткан, икенчеләре кимегән. Һәм хәзергә кадәр шулай. Тулаем алганда, катнаш халык яши биредә, Казан губернасы вакытында «Ревизские сказки и переписные книги Вятского края» 1744–1748 елларда аларны «дәүләт ясаклы вотяклары» дип атаган. Ничек телисез, шулай аңлагыз инде шуннан.
НӘРСӘ БЕЛӘН ХОЗУРЛАНЫРГА:
Түбән Урәс – бик матур авыл: үзәк урамнан үтсәң дә, кырыйларыннан урасаң да! Таулар, инеш, болыннар, тугайлар... Ак каеннар арасында аклы-каралы сыерлар, аклы-каралы песиләр йөри: аларның токымы шундый – Түбән Урәснеке.
* Гажаса ӧтиськом! – Рәхим итегез! (Удмурт теленнән тәрҗемә).
Добавить комментарий