Түбән Майна: тарихлы халык
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Аксубай районының Түбән Майна авылына баргач, әлеге гыйбарәнең асылын тирәнрәк аңлый башладым. Күңелдә майналыларга карата ихтирам белән бергә ак көнләшү дә туды.
29 января 2020
МӘГАРӘ «ХУҖАСЫ»
Түбән Майнада 245 кеше яши, 76 хуҗалык бар. Авылга килгәч тә, Рафик Насыйров янына юнәлдек. Ни өчен дигәндә, беренчедән, ул туган авылы тарихын өйрәнгән, биредә яшәүче һәр нәселнең диярлек шәҗәрәләрен төзегән кеше. Икенчедән, Түбән Майна урта мәктәбе директоры, өченчедән, авыл мәчете имамы... Хәер, болай «беренчедән», «икенчедән» дип бүлеп карау дөрес тә түгелдер, чөнки Рафик Гомәрович үзе алай бүлми. Аның өчен һәр эше беренче урында.
– Бер эш белән шөгыльләнгәндә, икенчесеннән ял итеп торам, – диде Рафик Гомәрович. – Вакытны дөрес бүлә белсәң, алар бер-берсенә комачауламый.
Аның белән без мәчеттә күрештек, чөнки намаз вакыты җитеп килә иде. Түбән Майна мәчетенә егерме биш ел икән. Күптән түгел зурлап гыйбадәтханәнең юбилеен билгеләп узганнар.
– Бирегә килегез, бу минем мәгарәм. Әбугалисина кебек монда утырам, – дип, шаяртты Рафик Гомәрович.
Әңгәмәдәшемнең «мәгарәсе» мәчет эчендәге бер почмак икән. Анда шкаф тора, киштәләрдә – китаплар. Дини эчтәлектәге китаплар белән бергә, дөньявилары да бар. Монда шулай ук иске кулъязмаларны, бер‑ике гасыр элек басылган китапларны да күрергә була. Аларның күбесе гарәп‑фарсы телендә.
– Алар шушы җирләрдә яшәгән халык кулында булган китаплар, – диде Рафик Гомәрович. – Әле бу җыелган әдәбиятның барысы да түгел, бер өлешен Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә илттем.
– Халыкта шулкадәр борынгы китап булганмы? – дим гаҗәпләнеп.
– Әйе, бу бит бер безнең авылдан гына түгел, ә якын‑тирә авыллардан да. Укып карагыз әле, дип кешеләр үзләре алып килә. Нигездә болар дини эчтәлектәге китаплар, араларында шәкерт дәфтәрләре дә җитәрлек. Безнең якта халык белемле, динле булган. Менә бу китаплар – шуның ачык мисалы.
– Авылда яшәүче дүрт гаиләнең шәҗәрәсе генә юк монда, – диде Рафик Насыйров.
Түбән Майнаның мәчете үзенчәлекле: биредә музей почмагы бар. Анда авылның тарихын чагылдырган картадан (1700 нче елларга караган) башлап, мәчет үткәненә кагылышлы документларга кадәр тупланган.
– Дин сабагына мәчеткә балалар килә, – дип сөйләде Рафик Гомәрович. – Алар әлеге документларны үз күзләре белән күрә, тотып карый ала. Шул рәвешле ата-бабаларының кем булуын, туган авылларының үткәнен беләләр.
Биредә тагын бик мөһим документка тап булдык – авылда яшәүче кешеләрнең нәсел шәҗәрәләре. Рафик Гомәрович, архивларда утырып, кайчандыр Түбән Майнада яшәгән кешеләрне барлап кына калмаган, ә шәҗәрәләрне зур китап-календарь форматында эшләткән дә.
– Авылда яшәүче дүрт гаиләнең генә шәҗәрәсе юк монда, – диде тарихчы. – Аларны эшләп бетерәсе бар.
– Архивларда утырырга ничек вакыт табасыз? – дим.
– Каникулда эшлим. Өйдәгеләргә: «Мин ялга киттем», – дип әйтәм. Чынлап та, тарихи документлар өйрәнү минем өчен ял. Хәзер бит күпләр нәселе белән кызыксына башлады. Шәҗәрә төзеп бирүемне сорап, күрше‑тирә районнардан да киләләр. Бүген инде без туган якны өйрәнү үзәге кебек эшлибез.
Ул көнне хәтта рольләребезне дә алыштык – укучыларның сорауларына без, журналистлар, җавап бирдек.
ЗЫЯЛЫ НӘСЕЛ ДӘВАМЧЫЛАРЫ...
Түбән Майна мәчетеннән чыккач, урта мәктәпкә юнәлдек. Рафик Гомәрович кисәтеп куйды:
– Мәктәпкә кермичә китә күрмәгез. Анда сезне укучылар көтә...
Чынлап та, балалар безне көткән. Алай гына да түгел, хәтта рольләребезне дә алмаштык – укучыларның сорауларына без җавап бирдек. Мәктәп укучыларына бар да кызык: татар журналистикасыннан башлап, «Татарстан» журналының аерым сәхифәләренә кадәр. Эчкерсез балаларның акыллы күзләрен күрү, җылы сүзләрен ишетү, йөрәккә май булып ятты.
Түбән Майна урта мәктәбендә 55 укучы белем ала икән. Рафик Гомәрович үз мавыгуын балаларга да йоктырган – укучылар тарих белән чын-чынлап кызыксына. Мәктәп коридорында ук музей почмагы булдырганнар. Анда шушы җирләрдә табылган эш кораллары, кайчандыр халык кулланган көнкүреш кирәк-яраклары, шәкерт дәфтәрләре – барысы да хасиятләп урнаштырылган. Тагын шунысы игътибарга лаек: кайсы гына укучыдан сорасаң да, ата-бабасының нәсел шәҗәрәсен белә. Хәер, мәктәптә укыган балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз нәселе тарихыннан хәбәрдар икән. Үрнәк алырлык күркәм күренеш.
Авылның мөхтәрәм кешеләре белән дә таныштырдылар безне. Бүген инде лаеклы ялда булган укытучылар янына киттек. Асия һәм Рафыйк Исмәгыйловлар күп еллар Түбән Майна урта мәктәбендә укыткан. Аларны шушы мәктәп таныштырган да, кавыштырган да.
– Түбән Майна мәктәбенә бер елга дип кенә дип килгән идем, – дип сүзен башлады Асия апа. – Ашыйсы ризыгым биредә булган икән. Рафыйк белән кавышуыбыз шактый тиз булды – август азагында таныштык, ноябрьдә өйләнешеп тә куйдык. Алла теләсә, гаилә корганыбызга быел илле ел була. Ике ул үстердек.
Яшь гаилә Түбән Майна мәктәбендә озак эшләми, бер елдан соң Чаллыга чыгып китәләр. Гаилә башлыгы шәһәрдәге фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнаша, Асия апа исә бәби ялына китә.
– Яшь вакытта романтика, яхшырак тормыш эзлисең бит, – диде Рафыйк абый. – Без дә шулай яшьлек кайнарлыгы белән бәхет эзләп чыгып киттек. Шәһәр кешеләре буласыбыз килгәндер инде. Чаллыда озак яшәмәдек, туганнар янына – Ташкентка киттек. Бу 1971 ел иде. Баруга фатир бирделәр, эшкә урнаштык, мин – мәктәпкә, Асия балалар бакчасына. Без булмаган җирдә генә яхшы шул – Ташкентта тормыш мондагыдан начаррак булды. Гел төрле сынаулар үткәрәләр, җир тетри... Җитмәсә, Кытай белән ике арада низаг башланды. Кечкенә улыбызны алдык та кире туган якка кайтып киттек.
Исмәгыйловлар менә шулай нужа шулпасы чөмереп, Аксубайга әйләнеп кайта. Тик Түбән Майна мәктәбендә инде урын булмый, дөресрәге, яшь гаиләне кире эшкә алырга теләмиләр.
– Мәктәп директоры безнең авылдан китүебезне бер дә теләмәгән иде, – диде Асия апа. – Калыгыз дип, кат‑кат үгетләде. Рафыйк белән хәтта сүзгә дә килделәр.
Менә шуның өчен яшь гаилә районның башка мәктәпләрендә эшли. Ә берничә елдан мөгаллимнәр яңадан тәүге эш урыннарына әйләнеп кайта. Дөрес, Асия апа мәктәпкә түгел, балалар бакчасына урнаша.
– Безнең әти белән әни авылның дәрәҗәле кешеләре иде, – дип сөйләде Рафыйк абый. – Икесе дә кырык ел Түбән Майна мәктәбендә укыттылар. Без җиде бала үстек, алтыбыз югары белемле, беребез техникум тәмамлады. Олы абый Роберт техник фәннәре кандидаты иде. Ни кызганыч, гомере кыска булды. Әти‑әни исеменә тап төшермәдек, Аллага шөкер. Инде безнең балалар да шулай матур итеп яши белсеннәр. Бөтен теләк шул.
Мәктәпнең коридорында ук музей почмагы булдырганнар.
Асия һәм Рафыйк Исмәгыйловларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел була.
– Түбән Майнадан киткәнгә егерме елдан артык вакыт узса да, атна саен диярлек монда без, – диде Рәшит Сабиров.
ИҢ ТЫРЫШ КЕШЕЛӘР
Түбән Майна авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина авыл өчен күп хезмәт куйган тагын бер гаилә белән таныштырасыбыз килә дип, кисәтеп куйган иде. Озакламый Исмәгыйловлар йортына Алсу һәм Рәшит Сабировлар килеп җитте.
– Шушы кеше ун ел эчендә авылны аякка бастырды, газын да, суын да кертте, – диде Рафыйк абый, кунакның иңенә кагып.
– Республикада беренче булып полиэтилен торба белән газ керттек, – диде тыйнак кына Рәшит Салихович. – Газ торбаларын Биләрдән колхоз көче белән тарттык. Район авыллары арасында Түбән Майнага икенче булып газ җибәрелде. Бер җәй эчендә су керттек. Шуның өчен махсус трактор алдык. Сиксәненче еллар уртасы иде. Колхозыбыз әле яңа гына аерылып чыккан, техник базабыз да юк. Алланың рәхмәте белән менә шундый зур эшләр башкарылды.
– Мин шуны өстим әле: газ кергән вакытта колхоз хисабыннан һәр йортка газ мичләре тараттылар, – диде Энҗе Хөснуллина. – Ул заманда гади халык өчен бик зур ярдәм булды ул. Тагын әле дистәгә якын таш йорт салынды. Акчаның яртысын хуҗа үзе, яртысын колхоз бирде.
– Колхозның шуларны эшләргә матди мөмкинлеге бар идеме? – дим элеккеге рәискә.
– Булган инде. Санаулы вакыт эчендә алдынгы колхозлар рәтенә күтәрелдек. Түбән Майнада халык тырыш, бөтен сере шунда. Алар кебек кешеләр Аксубайда бүтән юк, минемчә. Ире-хатыны бөтен эшне җигелеп тарттылар. Бер генә мисал – сыер савучылар көтү көтәргә дә үзләре чыкты. Мине бу авылга колхозны аякка бастырырга дип җибәрделәр. Хәтерлим, беренче тапкыр җыелыш җыйдык. Таныштык, сөйләштек. Җыелыш тәмамланганнан соң халык дәррәү: «Борчылмагыз, бергә эшлибез», – диде. Моны ишеткәч, күңелгә җылы керде. Авыл халкы белән килешеп эшләмәсәң, җитәкче үзе генә әллә ни майтара алмый. Хәер, колхоз эшендә генә түгел, бөтен җирдә шул ул.
Рәшит Сабиров Исмәгыйловларга еш килгән. Сәбәбе – гаилә башлыгының әтисе – авылның аксакалы Хәлиулла бабай белән мәчет салдырганнар.
– Безнең әти бик актив кеше иде, – дип сөйләде Рафыйк Исмәгыйлов. – Сүзе дә үтте. Лаеклы ялга чыгып, мәктәптән киткәч, муллалык эшен алып барды. Колхоз рәисе төзү кирәк-яракларын караса, әти, ярдәм сорап, төрле җитәкчеләрнең ишеген шакыды. Чаллы, Казан калмады...
– Мәчетне күмәк көч белән төзедек, – дип сүзгә кушылды Рәшит Салихович. – «КАМАЗ»лар белән кирпечне алып кайтуга, авыл халкы аны бушатырга чыкты, төн димәделәр, көн димәделәр…
Тик гөрләп торган колхоз акрынлап тарала. Сәбәбе – әлеге дә баягы, авылларга инвесторларның килүе. Ул вакытта инде Рәшит Салихович гаиләсе белән Түбән Майнадан киткән була. Тәҗрибәле җитәкчене 1997 елда районга «Сельхозтехника» директоры итеп күчерәләр.
– Түбән Майнадан киткәнгә егерме елдан артык вакыт узса да, атна саен диярлек монда без, – диде Рәшит Салихович. – Үзләре дә чакыра, үзебез дә киләбез. Гомернең бер матур чаклары монда узган бит, балалар да биредә үсте. Төпчек кызыбыз Түбән Майнада туды. Туган авылым булмаса да, гел телдә, күңелдә ул...
БҮЛӘККӘ – УМАРТА?!
– Авылда гел зыялылар гына яшиме әллә? Берәр җир кешесе белән дә танышасы килә, – дигәч, Энҗе Хөснуллина безне Туктамышевлар гаиләсенә алып китте. (Ни хикмәт, җир кешесе дигәнебез дә укытучы булып чыкты!) Роза һәм Рифкать Туктамышевлар икесе дә Түбән Майнаныкылар. Бик яшьли (18-20дә!) гаилә корганнар. «Армиядән кайтуга өйләндем», – ди гаилә башлыгы. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
– Чын фермер булсаң, мәктәп эшен ташларга кирәк. Ә миңа үз һөнәрем – укучылар белән эшләве ошый, – ди Рифкать Туктамышев.
– Чын фермер булсаң, мәктәп эшен ташларга кирәк. Ә миңа үз һөнәрем – укучылар белән эшләве ошый, – ди Рифкать Туктамышев.
Рифкать Туктамышев Түбән Майна урта мәктәбендә химия, биология укыта. Моннан тыш умартачылык, терлекчелек, игенчелек белән дә шөгыльләнә.
– Илле баш умартам бар, – диде хуҗа кеше. – Корт оялары урманда тора. Җәен шунда яшим, дисәм дә була. Бал кортлары аерганда яннарында тормасаң, очып китәләр. Кортларны рәсми рәвештә теркәдем, паспортлары бар. Бу шөгыль нәселдән – бабайлардан килә. Башка чыккан балаларына әти‑әни бер‑ике оя умарта бирә торган булган, миңа да әти берничә баш умарта бирде. Безнең бабай умартачыга укыган, ул документ әле дә саклана.
Илле оя корттан башка, Туктамышевларның 18 гектар җирләре дә бар: үзләренең пай җирләрен эшкәртәләр. Иген, печәнне урып‑җыю өчен барлык төр техниканы да сатып алганнар. Ике савым сыеры, алты үгез – малларга дигән азыкны тулысынча үзләре үстерә, әзерли.
– Бер дәүләт программасында да катнашмадым, грант та алмадым, – диде Рифкать Туктамышев. – Чын фермер булсаң, мәктәп эшен ташларга кирәк. Ә миңа үз һөнәрем – укучылар белән эшләве ошый.
Әтисе янында йөргән Әминәгә күз салам, бик сөйкемле кыз. Түбән Майна урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында укый. Иҗат белән кызыксына икән, шигырьләр, мәкаләләр яза. (Мәктәптә очрашу вакытында безнең белән иң актив аралашкан укучыларның берсе ул иде).
– Әминәне кырыкка җиткәндә алып кайттык, – диде Роза Туктамышева. – Төпчек бала тәмле була диләр, чынлап та шулай икән. Бик йомшак, «әти-әни» дип кенә тора. Яшебез илледә булса да, авылның яшь гаиләсе булып саналабыз әле, балигъ булмаган балабыз бар бит. (Көлә.) Дөресен әйткәндә, бик авыр күренеш – авылда яшьләр юк дәрәҗәсендә. Безнең чорда бер төркем яшьләр авылда калды. Мисал өчен, Рифкатьләр классыннан дүрт ир бала, безнең класстан ике кыз туган авылдан китмәдек. Бергәләп балалар үстердек, төрле бәйрәмнәр оештырдык. Безгә кадәр булган гаиләләр дә шулай бер төркем булып яшәгән. Ни кызганыч, дилбегәне калдырырга бездән соң андый яшь гаиләләр бик юк. Яшьләргә бергә‑бергә яшәү кызык, балалар да үзара дус була, ата-аналар туганнар кебек яши. Кайгыда да, шатлыкта да дигәндәй... Һәрхәлдә без шулай яшәдек, яшибез.
...Түбән Майнаның ак әбие – Тәнзилә апа Нәҗметдинова белән дә күрештек. Тормыш иптәше белән дүрт кыз үстергән ул. Бүген ялгызы яши. Авылдашлары аны бер мәҗлестән дә калдырмый. Әбинең бер җөмләсе күңелгә кереп калды:
– Түбән Майнада яхшы күңелле кешеләр яши. Урам буйлап эзләп йөрсәң дә, бер начар кеше тапмассың, – диде ул.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Авылның тарихы борынгы. Җирле халык хәзерге урынга XVIII гасыр урталарында күчеп утыра.
Авылга «Майна» исеме кушылуны кайберәүләр, кешеләрнең Югары кырдан иңкү урыннарга күченүе белән бәйле булырга тиеш, диләр. Техник терминологиядә «майна» сүзе «түбәнгә» дигән мәгънәдә кулланылуын дәлил итеп китерәләр. Мондый фаразларның дөрес түгеллеге күптөрле чыганаклар белән раслана. Тарихи документлардан күренгәнчә, авылыбыз «Майна» исеме белән 1713 елда, ягъни Югары кырдан төшкәнче 35–40 еллар алдан ук та аталып йөртелгән. Күргәнебезчә, халык, яңа җиргә күчеп утыргач та, «Майна» исемен калдырмаган.
Майна – елга исеме. Археологик чыганаклардан күренгәнчә, безнең якларда бик борынгы заманнарда фин‑угыр кабиләләре яшәгән. Димәк, елганың «Майна» дип аталуы да шул чорлардан калган булырга тиеш. Безнең телдә Майна елгасы «бәкеле елга», «кышын туңып бетми торган елга» дигән мәгънәне аңлата.
Рафик Насыйров, тарих фәннәре кандидаты.
Добавить комментарий