Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тукай Кырлае

Тукай Кырлае

Татар авыллары. Яңа Кырлайда кунакта

26 июня 2019

«...Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вактында ява...»
Тукаебыз Кырлайны шулай дип тасвирлый. Йөз елдан соң үзгәргәнме соң бу данлыклы авыл? Шуны ачыкларга теләп, Тукай эзләреннән йөреп кайттык.
1-12
ЗАМАНГА ЯРАКЛАШУ...
Яңа Кырлай Тукай заманыннан бирле бик нык үзгәргән, заман­чалашкан булса кирәк. Һәрхәлдә, шагыйрь тасвирлаганнан шактый аерылып тора аның бүгенге ки­леш-килбәте.
Яңа Кырлай авылы җирлегенә 8 авыл керә. Иң зурысы – Яңа Кыр­лай, биредә 156 хуҗалык исәпләнә, 584 кеше яши. Совет чоры белән чагыштырганда, халык саны азай­са да, әллә ни күпкә түгел икән.
– 1990 нчы елларда авылга Урта Азия илләреннән кешеләр кайт­ты, – дип сөйләде Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Ул чакта халык саны шактый артып алган иде. Соңгы вакытта, Казандагы фатирларын сатып та, кешеләр туган авыл­ларына кайта башлады. Хәзер бит авылларда яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Теләгән кешегә эш тә җитәрлек. Табигате турында әйткән дә юк...
Бүген күпләр сәламәт туклануга күчеп бара. Халык натураль ризык­лар ашау яклы. Спортка да игъти­бар зур. Күпләр ялларын саф һавада үткәрергә омтыла. Боларның ба­рысы да Яңа Кырлайда бар. Шуңа да бирегә читтән ял итәргә килү­челәр күп икән. Кыш Бабай рези­денциясен күздә тотам. Кышын гына түгел, җәйләрен дә кеше өзел­ми ди аннан. Кайчандыр колхоз төзегән ике катлы бинаны кунак­ханә иткәннәр. Янәшәсендә парк эшләп куйганнар. Спортның нинди генә төре юк монда: көймәдә йө­рүдән башлап, атта чабуга кадәр. Ризыкка да аерым игътибар: ипи, башка камыр ризыкларын авыл­да җитештерелгән продукциядән генә пешерәләр. Читтән килүчеләр аларны күз йомганчы алып бетерә икән.
1-2
– Әлбәттә, Кыш Бабай резиден­циясе – бизнес, – диде Яңа Кырлай авылы җирлеге башлыгы. – Сер тү­гел, аннан кергән табыш авыл ке­шесенең кесәсенә керми. Тик моңа икенче яктан да карарга кирәк – дистәләгән кеше өчен эш урыны ул. Нигездә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә үзебезнең авыл кешеләре эшли.
Эш дигәннән, биредә җирләр «Кырлай» Агрофирмасы»сы ҖЧҖнә карый. 50 гектар җирдә бәрәңге генә утырталар. (Бу рес­публикада иң күбе санала.) Әлеге эшкә ел әйләнәсендә 30 кеше кирәк икән. Тагын ат, сыер фермалары бар, анда да авыл кешеләре эшли.
– Яшь белгечләргә биш йорт са­лып ятабыз, – диде Газинур Сәфә­ров. – Дөресрәге, аны ТР Дәүләт торак фондыннан безнең инвестор сатып ала. Ул йортлар заманча: газы, суы кергән, бәдрәфе, ваннасы белән булачак.
1-5
– Йортлар югары белемле бел­гечләргә биреләчәкме? – дим.
– Юк, югары белеме булмаган белгечләр дә алачак. Иң мөһи­ме – агрофирмада эшләсен, тәр­типле, тырыш кеше булсын. Авыл­да төпләнеп калган бик акыллы, эшчән яшь егетләр бар. Йортлы булсалар, өйләнеп тә куярлар иде. Хәзер киленнәр төп йорт, кайна­та-кайнанадан аерым яшәү яклы. Миңа калса, гади эшче – тракторчы, сыер савучы кебек хезмәт иялә­ре ул йортларга күбрәк тә мох­таҗ. Югары белемле белгеч болай да югалып калмый бит ул…
1-6
НӘСЕЛЛЕ УМАРТАЧЫЛАР
Иң беренче булып авылның иң өлкән кешеләре – Наил абый белән Маһинур апа янына юнәл­дек. Авыл җирлеге башлыгы аларны: «Бик тырыш кешеләр, нәселле умартачылар», – дип та­ныштырды.
– Элек егермешәр баш корт тота идек, – диде Наил абый Гыйба­дуллин. – Хәзер картайдык инде. Маһинур апагыз да – умартачы, мин юкта кортларны карап торды. Бал аертканда да гел янәшәдә бул­ды. Кортчылык стажыбызга – илле ел, ә гаилә стажыбызга 60 ел тула.
Наил абыйга 87 яшь, ә Маһинур апага 80 яшь тулган. Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. 17 онык, 9 оныкчыклары бар.
– Мин яшь вакытта Сахалинда шахтада эшләдем, – диде Наил абый. – Маһинурга 28 яшемдә өйләндем. Сахалиннан кайтып ал­дым мин аны. Ике балабыз да шун­да туды. Сигез ел яшәгәннән соң туган якка кайтырга булдык.
– Ник? – дим.
– Туган як сагындырды. Ма­һинур апагыз да: «Кайтыйк», – дип торды. Әле ярый кайтылган дим. Аннан туган нигез янәшәсенә йорт салдык. Ирле-хатынлы ике­без дә колхозда эшләдек.
– Бал кортлары кешене яшәртә, диләр. Моның белән килешәсез­ме?
Сорауга Маһинур апа җавап бирде:
– Дөрес ул, дөрес. Бал кортлары көч бирә. Әле менә карт әнкәнең күч аерып чыгара торган вакыты. Очып китмәсеннәр, дип, саклап кына торабыз. Картаеп өйдә уты­рырга җай юк. (Көлә.)
– Ана кортның кайчан күч ае­расын алдан белеп була, диләр. Сез дә беләсездер? – дим.
– Әйе, чамалап була, – диде Ма­һинур апа. –Гадәттә, ул көннең беренче яртысында аера. Корт­лар иртән үк тыз‑быз оча баш­лыйлар. Гел шул тирәдә йөреп торырга кирәк. Яшь күч аерылып чыккач та, башта ояның тышына яки якындагы агач-куакны сара. Менә шул чагында аларны җыеп алып, базга төшерергә кирәк. Бер­ничә сәгать узгач, баздан алып, яңа ояга ябарга була.
Наил абый белән Маһинур апа гомер буе күп итеп мал тот­кан. Хәер, хәзер дә сыерлары бар.
– Сахалиннан Яңа Кырлайга 1968 елда кайттык, – диде Ма­һинур апа. – Урам тулы бала-чага, клублар гөрләп эшләп тора иде. Күңелле, матур яшәдек, эшләдек тә. Үзебезнең берничә сыер өс­тенә колхозга үгезләр дә симер­теп бирдек. Җиде баланы җиңел генә үстереп булмый...
– Сеңлем, безне авылның иң өлкән кешеләре дип яз, – диде кисәк кенә Наил абый. – Чын­лап та шулай ул. Яңа Кырлайда миннән дә олырак ир кеше юк. Мактама, кирәк түгел.
Әби белән бабайның нәрсәдән­дер тартынганы сизелеп торды. Балалары турында да сөйләргә ашкынмадылар бу тыйнак ке­шеләр. Югыйсә ул-кызлары бары­сы да башлы күзле, бишесе Арча районында калган. Бер дигән тормыш алып баралар.
Наил абый «мактама» дисә дә, бу сөйкемле әби белән бабайга соклануымны белдерәсем килә. Бик күркәм пар алар. Тигезлек, саулык телим үзләренә.
1-3
 
1-4
Яңа Кырлайда шәх­си ярдәмче хуҗалык программасы буенча субсидия алган 18 гаиләнең берсе – Закировлар.
 
«ҖИРЕҢ БУЛМАСА, ХАЙВАН ҮСТЕРҮНЕҢ ФАЙДАСЫ ЮК»
Тумышлары белән Яңа Кырлай­дан булган ирле-хатынлы тагын бер гаиләгә кердек – Закиров­лар. Фәнил абый белән Сөмбелә апа 30 ел бергә яши икән. Өч кыз үстергәннәр. Яңа Кырлайда шәх­си ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) прог­раммасы буенча субсидия алган 18 гаилә бар. Закировлар шуларның берсе.
– 2010 елда ШЯХ программасында катнашып, субсидия алган идек, –
диде Фәнил Закиров. – Шул дә­вердән бирле мөгезле эре терлек тотабыз. Бүгенге көндә дүрт сыер, берничә баш үгез бар. Хатын да, мин дә рәсми рәвештә беркайда да эшләмибез. Маллар тормыш алып барырлык акча кертә үзе, зарланмыйм.
Закировларның 15 гектар җирлә­ре бар. Агрофирмадан үзләренең пай җирләрен алганнар. Шуңа өстәп җир эшкәрү өчен техникасын да юнәткәннәр. Кыскасы, үз җирлә­рен үзләре эшкәртәләр, малларга азыкны үзләре әзерли.
– Әгәр җирең, техникаң булма­са, мал асрауның файдасы юк, – диде Фәнил абый. – Игеннең бәясе кыйммәт, ә үгезләр артым бирсен өчен иң беренче эш итеп иген аша­тырга кирәк. Хәер, сыер да он ашат­масаң күп сөт бирми.
Закировлар дүрт сыерның да сө­тен тапшыра. Май аенда аның бәясе 18 сум 50 тиен булган. Кышын егер­ме сумнан артып киткән.
Тырыш гаилә бу. Йорт-җирләре төзек, пөхтә. Бакчалары да каралган, анда ни генә үсми.
– Теплицагыз да зур күренә, яшелчә дә үстереп сатмыйсыз­мы? – дим.
– Юк, – диде хуҗабикә. – Үзебез өчен утыртабыз. Гаилә ишле бит. Әле оныклар да бар.
Закировлар безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Фәнил абый каршыларындагы иген җирләренә күрсәтеп:
– Бу безнең пай җирләре, – диде. – Аерым районнарда фермерлар җирләрен ала алмый интегә икән дип ишеткәнем бар. Бездә андый хәл булмады. Хайван асраган ке­шегә мөмкинлекләр бар. Иренмәскә генә кирәк. Авыл кешесе гомергә мал асрап көн күргән. Бүген дә шу­лай ул һәм шулай тиеш тә…
1-7
1-9
1-8
ЕЛЫНА КЫРЫК МЕҢ КЕШЕ КИЛӘ
Яңа Кырлайга килеп, Тукай музеена кермәсәк, дөрес булмас иде. Миңа калса, анда күпләр сәяхәт кылган. Шуңа да музейны тасвирлап тормыйм. Без аның бүгенгесе белән кызыксындык. Яңа Кырлайда Кыш Бабай резиден­циясе ачылгач, авылга килүчеләр бермә‑бер арткан, дип ишеткән идем, хак икән.
– Әйе, хәзер кыш көне дә халык өзелми, – диде музей җитәкчесе Дамир Абдуллин. – Бүген безгә күбрәк гаиләләре белән киләләр. Ә моннан ун еллар элек ешрак мәктәп укучылары йөри иде. Хәер, хәзер дә укучылар күп йөри, аеру­ча – каникулларда. Республиканың төрле районнарыннан киләләр. Музейга бүген якынча елына кы­рык мең кеше килә икән. Музей хезмәткәрләре махсус статистика алып бара. Элек бу сан бермә‑бер ким булган. Биредә шундый тәр­тип, шарт – Кыш Бабай резиден­циясенә килгән туристлар музейга да керә.
– Кайбер кешеләр Кыш Бабай резиденциясенә ял итәргә елына ике‑өч тапкыр килә, – диде Дамир Абдуллин. – Шуны күздә тотып, музей эшчәнлегенә гел яңалык­лар кертеп торабыз. Бездә махсус күргәзмә залы бар. Анда төрле рәс­самнарның картиналарын, эшлә­рен куябыз. Алар елга берничә тап­кыр алышына. Шулай ук балалар өчен төрле мастер-класслар, башка чаралар үткәрәбез. «Без моны күр­дек инде», – диярлек булмасын, әнә шулай эшлибез.
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена быел кырык ел тула. Әле­ге ике катлы бинаны заманында Бакый Урманче эшләгән. Татар сынлы сәнгатенә нигез салган күренекле рәссам, Яңа Кырлай­да яшәп, Мари Эл урманнарына үзе барып, бүрәнәләрне сайлап алып кайткан. Бакый Урманчены кырлайлылар хәзер дә сокланып, тирән хөрмәт белән искә ала.
– Бакый ага үз эшенең чын ос­тасы булган. Өлгергән агачларны гына алып кайткан, шуңа күрә бүрәнәләр бүген дә бер дигән итеп тора, хәтта ярылган урыннары да юк, – диделәр.
 
1-13
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена быел кырык ел тула.
 
 
ТУКАЙНЫ БЕЛӘЛӘР...
Халык телендә «Тукай Кырлае» дип аталган бу авылның кешеләре дә, табигате дә әсир итте. Арчалар­ча, затлы да, милли дә ул. Биредәге кызлар-малайлар Тукайның ту­ган, вафат булган елын, биогра­фиясен (махсус берничә баладан сорадым – авт.) яхшы белә. Музей хезмәткәрләре, мәктәп укытучы­лары да: «Сез Тукай тормышында булган бөтен истәлекле даталарны белергә тиеш, чөнки сез бөек ша­гыйрь яшәгән авылдан. Кая барса­гыз да, бу турыда матурлап сөйләр­лек булсын», – дип өйрәтә икән.
Яңа Кырлайда бөтен нәрсә кү­ңелгә хуш килде: төзек йортлар, тырыш халкы, малай-кызларның матур итеп ана телләрендә сөйлә­шүе. Бары бер нәрсә генә кәефне кырды: без Яңа Кырлайга барган көнне Кыш Бабай резиденция­сендә балалар өчен бәйрәм булды. Шул бәйрәмдә ни Шүрәле, ни Су анасы ник бер татарча җөмлә әйтсен! Тагын да аңлашылмага­ны – бәйрәмгә килгән балалар көне буе рус җырлары тыңлады. Ә авыл кешеләре бу хәлгә нишләп аптырамый икән? Дөресрәге, алар аңа күнгән инде, чөнки Кыш Бабай резиденциясендә нигездә барлык чаралар рус телендә уза.
– Анда читтән килгән кешеләр эшли, татарча белмиләр. Ярар инде, без тавыш чыгармыйбыз. Балала­рыбыз рус телен дә яхшы белә бит, – диде бер укытучы ханым. Мин исә гаҗәпләндем: шул ук әкият герой­ларын ике телдә дә сөйләтеп була бит. Нәрсә, бездә татарча, русча белгән аниматорлар юкмы әллә? Бар, әлбәттә!..
 
1-10
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Борынгы бабаларыбызның нәсел шәҗәрәсе Биектау районына барып тоташа. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң алар яшәгән авылга Хохлов атлы кешене китерәләр. Ул җирле татарларны нык кыса, шуңа күрә халык Арча җиренә күчеп утырырга мәҗбүр була. Шулай итеп Иске Кырлай авылы оеша. Соңрак, чама белән йөз елдан соң, берничә гаилә Ия елгасы буена күченеп китә. Авылга «Яңа Кырлай» дип исем бирәләр. Яңа Кыр­лайның оешу вакыты XVIII гасыр азагы – XIX гасыр башы дип карала. Авылның атамасын «кыр» сүзе белән бәйлиләр. Яңа җирләргә күченеп утырган халык, киң кырларны күреп шундый исем биргән дип исәпләнә.
Миләүшә Зарипова, Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: