Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Уразай: Аек акыллы авыл

Кукмара районының Уразай авылы Бөрбаш елгасы янәшәсендәге иңкүлектә, бик матур зур буа янында урнашкан. Әмма без анда Җирле табигать белән хозурланырга түгел, ә аек авылның ничек яшәвен карарга барабыз. Уразайда спиртлы эчемлекләрне 2009 елдан бирле сатмыйлар икән – авыл мәхәлләсе шулай хәл иткән.

ХӘЛИТКЕЧ КАРАР

Без Уразайда беренче танышкан кеше авыл мәчетенең элеккеге имамы Рамил Харрасов булып чыкты. Нәкъ менә ул биредә имам булган вакытта Уразай территориясендә алкогольне тулысынча тыю турында тарихи карар кабул ителгән дә инде.

– Совет чорында аракы валюта урынына йөрде, – дип искә ала Харрасов. – Осталарга хезмәтләре өчен еш кына нәкъ менә шешә белән түләү кабул ителгән иде. Ә Сабан туе көнне исә һәр капка төбендә исерек аунап ятты... Бу авыл тормышында ничек чагылды, дисезме? Менә минем эчәргә яраткан сыйныфташларымның күбесе хәтта 40 ка кадәр дә яшәмәде... Аракы эчүдән кешенең үзенә дә, аның гаиләсенә дә, бөтен Җәмгыятькә дә зыян килә. Бөтен бәла-каза – эчкәчелектән!

Ул үзе дә кайвакыт бер-ике чәркә салып куйгалаган. Әмма аннары дин аны дөрес юлга бастырган.

– Аллаһ исерткечне тыйган бит? Тыйган! Димәк, бу турыда сүз озайтасы юк! – ди Рамил Харрасов. Һәм улына таба ишарәли: – Менә аңа 35 яшь инде, ә ул хәтта спиртлы эчемлекнең тәмен дә белми, чөнки беркайчан да эчеп караганы юк!

2009 елда изге Рамазан аенда ул чактагы Татарстан мөфтие Госман Исхаков Уразайга барлык мөфтиләр белән бергә килгән. Мәчет янында уздырылган авыл Җыелышында уртак карар кабул ителгән. Башта алкогольне изге айда гына сатмаска булганнар. Тора-бара спиртлы эчемлекләр сатудан бөтенләй баш тартканнар. Тиешле документ имзаланган. Анда, аерым алганда, болай диелгән: «Спиртлы эчемлекләр куллану илебезне тирән демографик кризиска китереп Җиткерде. Хәзер халкыбызның гомумән сакланып калуы сорау астында... Без спиртлы эчемлекләрне сатуны чикләргә, ларёк һәм киоскларда аның белән сәүдә итүне тыярга сорыйбыз. Без мөселманнарны, динебезнең кушканнарын истә тотып, хәятләрен хәмерсез нигезгә корырга, туйларны, юбилейларны, Сабан туйларын алкогольсез уздырырга чакырабыз».

Мәчет – Уразайның иң истәлекле урыны.

– Аракысыз да яхшы яшибез бит, – ди Зариф Фәйзуллин.

КӨЧ ТУПЛАУ УРЫНЫ

Тарихи карарның нәкъ менә мәчеттә кабул ителүе очраклы түгел, чөнки ул – Уразайның иң истәлекле урыны. 1883 елда төзелгән гыйбадәт йорты бүген архитектура һәйкәле санала. Җирле халык горурланып сөйли: һәр Җирдә манаралар киселгән шомлы елларда да уразайлылар үзләренең мәчет манарасын Җимерттермәгән. Аңлавыбызча, авылдагы әлеге мәчет – үзенә күрә көч туплау урыны. Көнүзәк проблемалар турында фикер алыша, аларны хәл итү юлларын эзли торган төрле авыл Җыелышлары да нәкъ менә биредә уза.

Дөрес, совет елларында бина үзенең дини вазыйфаларыннан мәхрүм ителгән.

– Монда склад та булды инде, кош та асрадылар. Аннары клуб ясадылар – мәктәптә укыган чакта без анда спектакльләр куйдык, – дип исенә төшерә 75 яшьлек Зариф Фәйзуллин. – Ул елларда намаз укырга зиратка йөриләр иде...

Зариф абый туган авылында 55 ел буе шофер булып эшләгән. 28 ел дәвамында бер машинада капиталь ремонтсыз йөргәнен сөйли. Шулай булгач, исерткечтән тулысынча баш тарту аның өчен проблема түгел – бу яман гадәт белән ул яшь чагында да мавыкмаган. Ә хәзер, мәчеткә йөри башлагач, тагын бер кат инана: ул вакытта авыл Җыелышында барысы да дөрес хәл ителгән. Берәү дә каршы килмәгән бит. Бәлки, кемдер күңеленнән канәгать тә булмагандыр, әмма Уразайда аксакалларның сүзен аяк астына салып таптамыйлар, абруен югары саклыйлар.

– Аракысыз да яхшы яшибез бит, – ди Зариф Фәйзуллин. – Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз!

Без, авыл картларының мәчеткә намазга велосипедта баруын күреп, халыкның чыннан да спортны яратуында шәхсән үзебез инандык. Тик шунысы кызганыч: хәтта фотога төшерергә дә өлгерми калдык – яннан бик тиз Җилдереп үттеләр.

Рамил Харрасов та моңа ышана: уразайлылар хәмерсез дә бик шәп күңел ача белә. Болай яхшырак та әле, чөнки мондый бәйрәмнәрдән соң авылда сугышучылар да, койма асты саен аунап ятучы исерекләр дә очрамый.

– Уразайда атлар яраталар, үрчетәләр, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев.

КАНӘГАТЬСЕЗЛӘР ЮК

Уразайда бүтән хәмер сатмаска карар кылынгач, әлбәттә, бу хакта язар, күрсәтер өчен авылга бик күп журналист килгән. Рамил Харрасов исенә төшергәнчә, хәтта Франциядән дә килгәннәр. Үзләренең эчү культурасы булган әлеге ил вәкилләренә, күрәсең, мондый тәҗрибә аеруча кызык тоелгандыр.

Хәзер инде барысы да тынычланган, ияләшкән. Дөрес, спиртлы эчемлекләр сатылмый башлаган кибет тә ябылган. Ләкин авыл халкы моны аның киштәләрендә хәмер булмау белән бәйләми. Анда йөрүчеләр болай да аз булган, диләр, өстәвенә, бер чакрым тирәсе ераклыкта гына урнашкан күрше авылдагы кибеткә дә, район үзәгендәгеләренә дә барып кайту хәзер проблема түгел – ара бик якын бит.

Уразайда халык мул тормышта яши, бу авыл урамнарындагы йорт-капкаларның ныклыгыннан ук күренеп тора. Халыкның күбесе мал-туар, кош-корт асрый, ат үрчетүчеләр дә бар. Юллар яхшы, эшкә Кукмарага да, якындагы Вахитов исемендәге колхозга да йөриләр, бу авылдагы хезмәт хаклары, Сәрдекбаш авыл Җирлеге (Уразай авылы да шунда керә) башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, бик шәп. Җирлек үзәге Сәрдекбашта клуб та бар, спорт секцияләре дә эшли – кыскасы, уразайлыларга сәламәт тормыш рәвеше алып бару, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Халык та авылдан китми, аларга монда ошый. Нәбиев моны үзенең гаиләсе буенча да белә: аның әти-әнисе үз вакытында Сәрдекбаш урта мәктәбендә эшләгән, әтисе директор булган. Биш улларының өчесе (шул исәптән Илгиз дә) бүген туган Уразайларында яши, балалар үстерә. Илгизнең бер абыйсы әтисенең эшен дәвам итә – шулай ук мәктәп Җитәкчесе. Ә алкогольгә килгәндә инде...

– Сез бездә халык беркайчан, хәтта Яңа елда шампан шәрабы да эчми, дип язмагыз инде, – дип көлә Илгиз Нәбиев. – Әлбәттә, теләге булганнар бәйрәмгә яки туган көнгә берәр шешә шәраб сатып алырга мөмкин. Тик менә «эчү» һәм «эчкечелек» – килешәсездер, икесе ике нәрсә бит! Ләкин мин авылда исерткеч сатып алып булмауга кемнеңдер канәгатьсезлек күрсәтүен хәтерләмим. Бәлки, моны ошатмаган бер-ике кеше булгандыр да. Тик бездә, гомумән, халык тырыш, хезмәт сөючән, ә эшчән кешенең эчәргә вакыты юк аның!

 

НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ:
Башта Кукмарага барырга. Район үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба 26 км юл үткәч, Уразайны табарсыз.
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ:
Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга – Уразайда моның өчен бөтен шартлар да бар.
НӘРСӘ КАРАРГА:
Табигатькә карап сокланырга. Һәм, әлбәттә, табигатьнең төп бизәге – атлар.

 

Евгения Чеснокова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера