Урман: Оҗмахтагы күләгәләр
Әгәр авылга җыенасың икән инде, туры чытырманга юл тотарга кирәк! Бары агачлар гына уратып алсын да һичнинди интернет-фәлән борчымасын! Шәһәр тынчуы урынына да – сандугач сайравы гына... Шулай итеп, картада күпне вәгъдә итә торган атамасы белән ымсындырган торак пунктны табып алабыз – Урман. Белешмәлекләр әйтүе буенча, монда 17 кеше яши икән. Нәкъ безгә кирәк булган оҗмах диярсең...
08 июль 2026
Идеаль асфальт юл кинәт кенә грунт юлга әверелә. Ә анысы урман эченә кереп чума. Навигатор тәмам шашына, әмма ул инде алдый алмый: без теләгән урынга килеп Җиттек диярлек. Урман юлы буйлап тагын берничә километр һәм... чәчәк аткан бакчаларның хуш исенә чумабыз. Сулда да, уңда да, алда да, артта да – алма агачлары... Куе урман арасындагы кечкенә генә оҗмах. Әмма оҗмахта бер генә Җан иясе дә күренми.

КЕШЕЛӘР, АУ!
Бераз гына төсе уңган булса да, үзе нык капка бәрәкәтле, мул тормышлы үткән турында сөйли. Алар, әйтерсең, фильмга декорация: тыштан матур күренсен өчен антураж. Капка артында – урманга кадәр сузылган, чүп үләне баскан басу. Сүз уңаеннан, капка – йозакта. Әмма йозакның монда кирәге дә юк. Чөнки диварлар белән уратып алынмаган бу Җир, кем килеп керсә дә – иркен кыр. Бер Җан иясе юк...
Ерактарак шәйләнгән һәм алмагач чәчәге эчендә утырган ыспай йортлар – өмет уты гүяки. Тик якынрак килсәң, ул өмет тә юкка чыга: биредә беркем яшәми. Шулай да хуҗалар бары кичә генә чыгып киткән шикелле тойгы бар. Тәрәзәләрдә пыяла исән, ишек-тупса үз урынында, бер йорт янында хәтта кулдан ясалган чана да диварга сөяп куелган.
Бу бушлык патшалыгын урап йөргәннән соң, агач коега килеп терәләбез. Чылбырлары да шунда, чиләге дә... Чыгыры да эшләп тора. Шыгырдатып әйләндер дә чиләк белән чумырып ал суын, эчеп тә Җибәр... Әле тагын йортлар кырыеннан газ торбасы да сузылган. Кыскасы, бу ташландык урында цивилизациянең барлыгы аермачык.
Шулай булмый ни, кирпеч бинага элеп куелган такта да бу хакта сөйли түгелме: «Фельдшер-акушерлык пункты». Димәк, табиблык мәсьәләсендә дә тулы тәртип дигән сүз. Ягъни булган. Сорау: ә кайчан? Сорарга кеше юк. Шулвакыт безгә уңыш елмая. «Беларусь» тракторы гүләгән тавыш ишетелә. Чәчәк һәм урман эчендәге тынлыкта ул да өмет тавышына әверелә.

Ялгыз капка.
«БЕЗ ҮЗЕБЕЗ МОННАН ТҮГЕЛ»
Куе төтенгә күмеп, кискен борылыш ясап, трактор бездән берничә сантиметрда гына шып туктап кала.
– Александр, – дип, танышырга кулын суза егетлеген күрсәткән ир-ат. Шунда ук өметләребез таралып юкка да чыга. – Мин монда – вакытлыча гына, бернәрсә дә белмим. Даими яшәүчеләр дисезме? Юк монда беркем дә...
Аның «вакытлыча» дигәне контракт буенча эшләү булып чыга. Биредә, Урманда, фатирда торуы икән. Хәер, «фатирда» дию дә бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. «Торып тора» – шулай дөресрәк булыр, бушап калган бер йортны үзе үк сайлаган да кереп урнашкан...
Сайлаган торагы начар түгел: биш почмаклы йорт, менә дигән миче бар, мебель дә сакланган. Чәчәк атып утырган алмагачлар арасында – читтән килеп сыенган адәм өчен начармыни? Бүләк дияргә була! «Бу йортта, – ди безгә яңа танышыбыз, – әле күптән түгел генә авылның үз кешеләре яши иде...» Бер ел элек күчеп киткәннәр. «Мирас» булып калган өч мәче Александр янында бөтерелә: нинди булса да, барыбер хуҗа бит, ачтан үлмәскә ярап куя...
Озак та үтми, Җир астыннан калкып чыккандай, Александрның иптәше пәйда була. Таһир булып чыга ул, күрше авылда фермада яшәп көн күрә икән. Ә монда килеп, «культуралы итеп ял итә».
– Урманны мин әйбәт беләм, – ди Таһир. – Әйбәт бистә иде, пилорама эшләп торды. Хәтта ипи сала торган йорты да бар иде авылның. Кая киттеме? Китмәде, кая китсен ул, әнә ич, тора һаман…


«Фельдшер-акушерлык пункты» дигән язу беркетелгән кирпеч бина.

Монда кибет булган.

Элеккеге балалар бакчасы.

– Без үзебез мондагылар түгел, – диештеләр Александр белән Таһир.
УРМАН ЭЧЕНДӘ – КУРОРТТА
«Летун – враг производства» – фасадтагы плакат шундый сүзләр белән янап каршылый. Аны «Пекарня» дигән язу өстенә буяп элгәннәр, астагы язу һаман да күренеп тора. Әйе, күрәсең, биредә ипи пешерү җитештерүе соңгы «летун»нар ташлап киткәнче үк туктап калган булгандыр.
Йорт ишеге шулай ук бикле түгел, келәне күтәрәбез дә керәбез. Зур мич каршылый, аның алдында – соскыч, кисәү агачы. Яңа хуҗаларга калдырганнармы? Тагын гаҗәпләндергән нәрсә – урманда эшкәртеп алып кайтып, идәннән түшәмгә кадәр өеп куелган һәм, күрәсең, беркемгә дә кирәкмәгән юкә кабыгы, ул монда шулкадәр күп...
Урамда, берничә дистә метр ераклыкта, – тагын бер кирәксезгә чыккан объект. Совет чорына караган, хәзер тәмам күгәреп беткән чылбырлы «хәшәрәт» – кыяфәте аның кайчандыр бик кадерле булган трактор-трелевщик икәнлегенә ишарә итә...
Бистә уртасында безне ишегенә Җитди язу беркетелгән тагын бер кирпеч йорт каршы ала: «Кабул итү көннәре»... Эченә күз салсак, ниһаять, очраклы булмаган кешеләрне дә очратабыз. Ранис белән Михаил Җирле урман хуҗалыгы эшчеләре икән, ә монда аларның уңайлы гына офисы урнашкан: ут бар, Җылылык бирәләр, тагын ни кирәк? Фамилияләрен әйтергә теләмәде егетләр, шулай да Урманның әллә ни күңелле булмаган тарихын бәян кылырга алындылар.
Барысы да бик гади. Чагыштырмача күптән түгел генә, 1970 нче елларда, монда зур булмаган бистә гөрләгән. Аның кешеләре урман кисү, агач эшкәртү белән шөгыльләнгән. Күчеп утырган халык эш белән тәэмин ителгән: пилорама бар, урман эшкәртү цехы эшләп тора, орлык станциясе үз куәтендә. Чимал – әнә ул, янәшәдә генә... Ә яши торган урын – үзе әкият...
Кешеләр бирегә гаиләләп күчеп килгән. Йорт күтәреп, бакча чәчеп, алмагачлар утыртканнар. Халык өчен кирәк бар нәрсә дә оештырылган: кибет, ФАП, балалар бакчасы, контора...
– Зур көтү бар иде, һәр гаиләдә – икешәр сыер, – дип сөйли Михаил. – Йорт саен газ кертелгән...
Ә аннары нәрсә? Башта цех ябыла, аннан – пилорама... Курорт шартларында урман уртасында яшәү Җан рәхәте булса да, эшсез ул Җанны ничек асрыйсың? Соңгы булып бу урынны өзелеп яратып өлгергән пенсионер картлар калдырып китә.

Мәчеләр дә бар Урманда.




Җитештерү бинасы.
ЯКТЫ КИЧӘГЕДӘН СӘЛАМ
ФАП, балалар бакчасы, менә дигән, гасырлар буена торырлык итеп төзелгән корпус... Ныклы кирпеч биналар – алар да беркая китмәгән. Бер хуҗасыз, кирәксез, күләгәдәй сузылып утыра бирәләр. Бушап калган бистә эчендәге тузып барган япа-ялгыз йортлар шикелле үк. Ә тирә-якта – алмагачлар шау чәчәктә! Үләндә, агач арасында – ташландык машина детальләре, механизмнар: «Беларусь» тракторы каркасы, сабан, трактор-трелевщик, грузовикның ватык өлеше...
Ирексездән саный башлыйсың: урман ведомствосы, бу территорияне чистартып, әлеге производство кирәк-яракларын эшкәртүгә тапшырса гына да, күпме өстәмә акча керер иде икән? Әллә алар моны башка бер шикле бәндәләр килеп эшләгәнне көтеп утырыр дәрәҗәдә муллыкта йөзәләрме?
Ә нишләп соң әле бистәгә яңа тормыш өрмәскә? Бу Җирләр искиткеч матур, гөмбәсе, Җиләге – аяк астында гына! Ут бар, газ кергән, ныклы биналар – Җитәрлек, ә һавасы, урман һавасы... ипигә ягып ашардай! Туризмны үстерер өчен – идеаль вариант, ул бит зур шәһәрләрдән килгән кешеләр өчен нинди тансык.
Идеяне тормышка ашырырга узган елның азагында, чыннан да, Мәскәүдән бер эшмәкәр алынган, дип сөйлиләр. Татарстанның берничә басмасында күренгән һәм оптимизм өсти торган язмалардан соң, ул Урманны туристик авылга әйләндерергә булган, имеш. Ниятләп кенә калмаган, урман эчендә яшәргә теләгән беренче кунаклар өчен ызбаларның инде көзгә әзер булачагын да вәгъдә иткән.
Гыйнвар вәгъдәсе ничек үтәлер – әлегә билгесез, чөнки бистәдә бернинди төзелеш эшләре дә күренми, барысы да үз урынында.
– Бу Җирләр урман фондыныкы, аңа беркем дә рөхсәт бирмәячәк, – дип, зур шик белдерә урман хуҗалыгы эшчеләре. Әмма үксез калган бистә язмышы аларны да борчый.
– Участокны арендага алыгыз да, умарта булдырып, рәхәтләнеп яшәгез! – дип, тәкъдим итә безгә Михаил, саубуллашканда. – Монда Җирләр – оҗмахның үзе…

Зур мич, мич авызына соскыч, кисәү агачы тыгып куелган. Беркемгә дә кирәге калмаган юкә кабыгы да бар монда.

Ранисның, әйтергә кирәк, шактый уңайлы офисын да күрдек.
Әхмәт Шакиров
Добавить комментарий