Үрнәк – казан читендә бардыр бер авыл...
Авыллар буенча күпме йөреп тә, мондый якын сәфәргә барган юк иде әле. Үзебез эшләгән нәшрият бинасыннан (Декабристлар урамы) Үрнәккә егерме минут эчендә барып җиттек. Һәм Тукайга ияреп: «Нәкъ Казан читендә, урман эчендә бардыр бер авыл», диясе килеп китте. Сүзебез Яшел Үзән районының Үрнәк авылы турында.
18 март 2026
МӘЧЕТ – АВЫЛ ҮЗӘГЕ
Үрнәк шәһәр яны бистәләренә бер дә охшамаган. Беренчедән, ул зур түгел – өч кенә урамы бар. Икенчедән, монда катлы‑катлы зиннәтле йортлар күп түгел, элеккечә агач тәрәзәле, бизәкле капкалы йортлар... Нәкъ без үскәндәге авыл өйләре искә төште.
Үрнәктә мәктәп, мәдәният йорты, ФАП – берсе дә юк һәм булмаган да. Социаль үзәк булып биредә мәчет хезмәт итә. Шуның өчен дә без туры мәчеткә юл алдык – бер төркем авыл ир-атлары безне шунда көтә иде.
– Лаеклы ялдагы бөтен ир‑ат җыелдык, – дип көлеште агайлар.
Үрнәк мәчетенә беренче нигез ташы 1995 елда салына, ә ишекләрен ул 1998 елда ача. Шул гомердән бирле Аллаһ йорты авыл күрке булып тора. Җыелыш-мазар булса да, халык мәчет тирәсенә җыела икән.
– Күрше авыллар үсә, зурая бара, ә безнең Үрнәк гел бер чама тора, – дип сүз башлады Нарвек Якупов (Новопольский авыл җирлегенең элеккеге башлыгы ул). – Дөресен генә әйткәндә, без моңа сөенәбез – дистә еллар буе янәшә яшәп, халык бер‑берсе белән туганлашып бетте. Син аның холкын, тәртибен беләсең. Быел авылның 100 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп узасыбыз килә, олы вакыйга бит. Мәчеткә җыелгач, ир‑атлар белән шул хакта сөйләшәбез.
Аллаһ йорты шактый зур. Аның төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе – авыл аксакалы Ризван Мөхәммәтшин. Дистә елдан артык ул шунда имам вазыйфасын да башкарган. Ризван бабай инде бакыйлыкка күчкән. Ә улы белән кызы Үрнәктә яши икән. (Алар турында соңрак сөйләрбез.)
– Бүген мәчетне карап торам, муллалык эшен дә миңа тапшырдылар, – дип сүзгә кушылды Васыйл Кәримов. – Әле эшләп йөрим, шуның өчен көн саен мәчеткә киләм, дип әйтә алмыйм. Әмма җомга намазларын бер дә калдырмыйбыз, Рамазан айларында да гел монда без. Дистәдән артык ир‑ат җыелабыз, Гает, Ураза бәйрәмнәрендә мәчет тула. Күрше авыллардан да тартыла халык, хәлдән килгәнчә, Аллаһ кушканча яшәргә тырышабыз. Берничә хатын‑кыз мәчеттә дин сабаклары да укый.
– Сез Үрнәктә туган кешеме? – дим.
– Юк, җәмәгатем шушы авылныкы, үзем мин Әтнә районыннан. Үрнәк Казанга терәлеп тора дип, монда төпләнергә карар кылдык. Май аенда илле ел була инде, хәзер үземне чын Үрнәк кешесе дип саныйм. Ике кызыбыз биредә үсте. Яшәр өчен иң җайлы, иң матур урын бу!

Аллаһ йорты авыл күрке булып тора.

– Муллалык эшен дә миңа тапшырдылар, – ди Васыйл Кәримов.

Бер төркем авыл иратлары безне мәчеттә көтә иде.

Нарвек Якупов авылны биш бармагы кебек белә.

Балачак дуслар – Илгизәр Әхмәтшин белән Рәфкать Әхмәдуллин.
«МАЛ АСРАМЫЙ, БӘРӘҢГЕ УТЫРТМЫЙ ХАЛЫК»
Үрнәк чынлап та матур, әйткәнемчә, тирә‑ягын урман чолгап алган. Шуның өчен дә биредә яңа йортлар бик салынмый – урманны кисәргә ярамый. Авылда бүген 106 хуҗалык бар, 320 кеше яши. Иң кызыгы – аларның күбесен туганлык җепләре бәйли. 1920 нче елларда берничә гаилә шушы урынга килеп утырган (бәлки алдарактыр да, ул турыда рәсми документлар сакланмаган). Архив документларда Үрнәк турында беренче язулар 1925 елдан башлана. Беренче мәлдә авыл ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостена кергән. Аннан соң Казан авыл районнары исәбендә йөргән (1927 ел). Соңрак Үрнәкне – Юдино, ә 1958 елның җәендә Яшел Үзән районына кертәләр.
– Яңа авыл тиз үскән, – дип дәвам итте Нарвек Якупов. – Ни өчен дигәндә, Юдинога, Казанга якын. Авыл башында зур гына күл бар, ә бу – су чыганагы. Дөрес, безнең монда җирләр уңдырышлы дип мактана алмыйбыз, комлырак ул. Әмма табигате, географик яктан отышлы булуы халыкны җәлеп иткәндер.
1931 елда Үрнәктә «8 Март» колхозы оеша. Ул инде күрше авыллар белән берлектә була. Ә 1966 елда Әйшәдә «Овощевод» совхозы эшли башлый, Үрнәк тә шуның составына керә. Ул чакларда биредә яшелчәчелек алга китә: чөгендер, кәбестә, кишер, бәрәңге – барысын да үстерәләр. Совхозның ат фермасы, умарталыгы була, халык эшсез тормый.
Кешеләр үзләре дә күп итеп мал‑туар асраган. Өчәр, дүртәр сыер асрау Үрнәк өчен гадәти күренеш булган. Халык шуның белән көн иткән. Сер түгел, Яшел Үзән, Биектау авыллары гомергә Казанны сөт, каймак белән тәэмин иткән. Һәм бу аңлашыла да – шәһәргә якын, ризыкны көнлек алып бетереп баралар. Үрнәклеләр дә шулай тормыш алып барган.
– Безнең әниләр көн саен Казанга сөтен, каймагын, катыгын, кортын алып барып саталар иде, – дип сүзгә кушылды Илгизәр Әхмәтшин. – Тагын әле кош‑корт та үстереп саттылар. Дәү әни гомергә йөз иллеләп тавык асрады. Аны суеп, матурлап эшкәртеп, Сукно базарына алып чыга иде. Электричкага утырып, мин дә базарга барганымны хәтерлим. Ә менә дәү әниләр элегрәк паровозлар белән дә йөргән. Җилкәләренә махсус кәрҗиннәр асып, шунда озынча банкалар куеп, әллә ничәшәр кило ризык төяп чыгып киткәннәр. Ул кәрҗин бездә әле дә саклана. Кайтканда исә ипиен, шикәрен алып кайткан. Кирәк‑ярак киемен дә алган. Шуның өчен дә алар шәһәрчәрәк киенеп йөргән, тамаклары да тук булган.
Илгизәр Әхмәтшин сөйләгәндә янәшәдә утырган ир‑ат та сүзгә кушылды. Рәфкать Әхмәдуллин икән, балачак дуслар. Гомергә кара‑каршы йортта яшәгәннәр, балалары да бергә үскән.
– Бала чакта совхозның яшелчәләрен бергә байтак урладык, – дип көлде Рәфкать абый. – Армиядән соң Илгизәр белән заводта да бергә эшләдек, менә бергә картаябыз да. Хатыннар да дус безнең.
– Элеккеге Үрнәк белән бүгенгесе кайсы ягы белән аерыла? – дим гомерлек дусларга.
– Элек халык мал асрап, егерме биш сутый җиргә бәрәңге утырта иде. Хәзер берсе дә юк. Бөтен эш күмәк иде: башта бер кешенең бакчасын утыртасың, аннан күршегә керәсең. Хәзер бер сутый җирдә бәрәңге утыртабыз, һәм шул кыш ашарга җитә. Әле кала да. Элек инде шул сатып, азрак акчасы булсын, дип тырышкан халык.
Сәүдә дигәннән, Үрнәккә нигез салучылар сату-алу белән шөгыльләнүчеләр була. Күрәсең, алардан туган балаларда да сәүдә эшенә хирыслык буыннан буынга күчкән.

Хуҗабикә, ультрафиолет лампалары куеп, ел әйләнәсе чәчәкләр, төрле үсентеләр үстерә.

Рузинә ханым әнә шулай кәрҗиннәр дә үрә.

Гаилә башлыгы Евгений милләте буенча – мари, ә хуҗабикә Рузинә ханым – татар.
МИЛЛӘТАРА ДУСЛЫК
Үрнәк татар авылы санала. Ләкин монда рус, үзбәк гаиләсе дә бар. Катнаш гаиләләр шактый. Әнә шундыйларның берсе – Гавриловлар. Гаилә башлыгы Евгений милләте буенча – мари, ә хуҗабикә Рузинә ханым – татар. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Гаиләнең танышу тарихы «Спартак» аяк киеме фабрикасыннан башлана... Женя армиядән кайткан, Рузинә исә – техникум тәмамлап эшкә чыккан чибәр кыз. Әнә шулай танышып, аралашып китә яшьләр.
– Мари егете белән очрашып йөри башлаганымны белгәч, әни каршы килде, – дип яшьлеген искә алды Рузинә апа. – Кайткан саен әнине үгетләдем – татарчага өйрәнәм дип әйтә, бик әйбәт кеше ул, әни...
– Өйрәндеме соң? – дим.
– Өйрәндем, – дип, татарча җавап бирде гаилә башлыгы. – Беренчедән, татар теле миңа ят түгел иде – Яшел Үзән районының Рус‑Мари Ковалы авылында туып‑үскән егет мин. Татарча сөйләшмәсәм дә, аерым сүзләрне аңлый идем. Рузинәгә өйләнгәч, татарчам тагын да яхшырды.
Гавриловлар Үрнәктә 1989 елдан бирле гомер итә. Башта яшь гаилә Осиново бистәсендә яшәгән, икәүләп «Майский» совхозында эшләгәннәр. Соңрак исә бирегә күченгәннәр. Рузинә апа, лаеклы ялда булса да, ультрафиолет лампалары куеп, өендә ел әйләнәсе күп итеп чәчәкләр, төрле үсентеләр үстерә. Артыгын сата да. Җәен исә бакчасы чәчәкләргә күмелә икән.
– Бу әти белән әнидән калган йорт, – диде Рузинә апа. – Алар мәрхүм булгач, йорт буш тормасын дип, монда күчендек. Йортны яңарттык, янкорма салдык. Хәзер шәһәргә барасы да килми.
Евгений күптән инде Үрнәктә үз кешегә әйләнгән, хәтта авыл ир-атларына ияреп мәчеткә дә йөри икән!
– Картлыкны уйладым да, икебез ике урынга җирләнгәнче дип, ислам динен кабул иттем, – диде гаилә башлыгы. – Балалар да ислам динендә. Әти‑әнием мәрхүм, алар рухына багышлап та дога кылам. Аллаһ бер бит ул. Рузинә белән зиратка да барабыз, мариларның бөтен бәйрәмнәрен билгеләп узабыз. Җәмәгатемне туганнарым бик ярата. Менә шундый гаилә без.
Әйткәнемчә, Үрнәктә катнаш гаиләләр берничә, алар да шулай традицияләрне саклый икән. Монда рус милләтеннән булган ир‑атлар Гает бәйрәмнәренә мәчеткә бара, вәгазь тыңлый, күршеләрен бәйрәм белән котлый... Татарчаны да өйрәнгәннәр.
– Үрнәктә татарча белмәүче берничә кеше бар, алар белән рус телендә аралашабыз, – диде авылның һәр гаиләсен яхшы белгән Васыйл Кәримов. – Бер-береңә ихтирам булырга тиеш, шул чакта гына тыныч яшәргә мөмкин. Бездә милләтләргә бүленеш юк – зират чистартуда да, мәчет эшләрендә дә барыбыз бергә катнашабыз.

Рушан Мөхәммәтшинның бабасы – Үрнәккә нигез салучыларның берсе.

Рузалия апа гомер буе Казанда фармацевт булып эшләсә дә, лаеклы ялга чыккач, туган авылына – әти‑әнисе янына кайткан.

Авылда йөз ел элек салынган йортларны берсе – Мөхәммәтшиннарныкы.
БАБАЙ НИГЕЗЕ
Йөз ел элек Үрнәккә килеп төпләнгән кешеләрнең берсе Гали Мөхәммәтшин булган. (Улы Ризван авылда мәчет салдыруны башлап йөргән кеше). Иң сөенечлесе – ул нигездә бүген дә тормыш дәвам итә. Гали бабайның дүртенче буын оныгы яңа йорт салып куйган. Әмма... йөз ел элек салынган йортка да тимәгәннәр. Аңа янкорма эшләп, нигезен сипләп, идән, түбәләрен алыштырганнар. Без ул йортта булып, йөз еллык бүрәнәләрне тотып‑тотып карадык.
– Йөз ел элек салынган өйләр авылда дүрт‑бишләп бар әле, – диде Рушан Мөхәммәтшин. – Апа белән без шушы йортта үстек. Әтием Ризван исән вакытында әлеге йортны зурайттык. Әти туксан бер яшенә кадәр гомер итте. Бик акыллы карт иде, әни белән үрнәк тормыш кордылар.
Без сөйләшеп торган арада түр яктан Рушан абыйның бертуган апасы Рузалия күренде. Өйлә вакыты иде, намаз укып йөрүе икән. Рузалия апа гомер буе Казанда фармацевт булып эшләсә дә, лаеклы ялга чыккач, туган авылына – әти‑әнисе янына кайткан.
– Үземнең гаиләм булмады, шуның өчен дә гомер буе әти‑әни белән бергәрәк яшәлде, – диде Рузалия Мөхәммәтшина. – Атна уртасында да Үрнәккә кайта идем, җәен бигрәк тә. Бакча эшләре дә күп бит. Егерме сигез сутый җир монда, бәрәңгесен дә, бөтен яшелчәсен дә утырттык. Хәер, хәзер дә үстерәм. Әти – алты, әни биш ел элек мәрхүм булды. Бик тәрбияләп, бәхиллекләрен алып, соңгы юлга озаттык үзләрен.
Рузалия апа яшерми, бабайлар нигезендә яшәү җаваплылык та, бәхет тә. Шуның өчен дә һәр көн әби-бабалары, әти-әниләре рухына багышлап дога кыла. Туган авылын бик ярата. Хәзер ул Казанга барып килгән арада да тыным кысыла, ди. Үрнәк аның балачагы, яшьлеге узган авыл.
Ә бу йорт үз тарихында ниләр генә күрмәгән!
– Без үскәндә, өй бер яклы гына иде, – диде Рузалия апа. – Җылытылмый торган аерым чоланы бар иде, ул инде күбрәк келәт урынына торды. Иң гаҗәбе, шушы бер яклы бура өйдә унар, унбишәр кеше йоклый идек – әти, әни ягыннан туганнар күп бит. Казанга йомыш белән килгән кеше, гадәттә, безгә керә иде. Идәнгә җәелешеп ятабыз да тәгәрәшеп йоклыйбыз. Әни тавык шулпасы пешерә, сые да, урыны да бөтен кешегә җиткән. Хәзер генә ул кешегә кеше йөреш бетте.
– Сез үскәндә авылда балалар күп идеме? – дим.
– Мин 1955 елда туган бала. Башлангыч мәктәпкә ике чакрым ераклыктагы Новопольский авылына йөреп укыдык. Алай балалар күп түгел иде, класс саен дүрт‑биш кеше җыелгандыр. Ул вакытта Яшел Үзән трассасы хәзерге кебек асфальт түгел, ике метрлы юл иде. Әнә шуннан турыга гына кистереп чыгып йөрдек. Аннан инде Әйшәгә йөреп укыдык. Авыл зур булмагач, мәктәп ачу турында сүз дә булмады.
Апалы-энеле Мөхәммәтшиннар гаилә архивындагы сурәтләрне күрсәтте. Авыл тарихы, нәселләре турында да шактый мәгълүмат җыйган алар.
– Улым күршегә йорт салды, бабабыз нигезе югалмасын, дидек, – дип дәвам итте Рушан абый. – Мин исә җәмәгатем белән яңа урамда яшим. Өйләнешкәч тә без әти‑әни белән бергә әлеге йортта тордык. 1990 елда яңа урамнан җиде яшь гаиләгә җир бүлеп бирделәр. Без әнә шунда йорт салып чыктык. Авылда яшьләр калсын дип, шулай бушка җир бирделәр.
– Ә хәзер Үрнәктә яшьләр бармы? – дим.
– Бар, тик алай күп димәс идем. Элек салынган йортларда безнең кебек өлкәнәеп баручы кешеләр яши. Кайбер кешеләр бакчаларын да бүлеп сата, андый җиргә яшьләр килеп төпләнә. Дөрес, монда инде бакча, мәктәп юк, шуның өчен яшь гаиләләр балаларын үзләре белән Казанга йөртә. Хәер, көн саен мәктәп автобусы да йөреп тора. Авылның унлап баласы Әйшә урта мәктәбенә йөреп укый. Кемнәрдер ул-кызларын Осиново бистәсенә, Казанга йөртә. Хәзер бит һәр гаиләдә икешәр машина.
...Аклык эчендә утыручы Үрнәк авылы үзенең гадилеге белән җәлеп итте. Җаны бар. Шәһәргә якын бистәләрдән нык аерыла ул – монда ыгы‑зыгы сизелми һәм халык бер-берсен яхшы белә. Иң сөендергәне – үрнәклеләр туган авыллары белән чиксез горурлана. Бер-берсен бүлдереп, ничек биредә кино төшерүләре, зур‑зур түрәләрнең кунак булулары турында сөйлиләр. «Казанга якын җирдә Үрнәк кебек матур җир бүтән юк икән», – диләр. Җәен авыл чын җәннәт почмагына әйләнә икән. Җирле халык белән килешми мөмкин түгел, алар күбрәк белә...
– Революциядән соң бу җиргә Беловезводное авылыннан кулак исеме тагылган рус кешесе килеп урнаша. Үзе янына сату-алу белән шөгыльләнә торган берничә иптәшен дә чакыра. Алар арасында Гариф Мөхәммәтшин була. Аңа ияреп, бирегә хәлле генә татар кешеләре дә күченә башлый. Авылга татарча матур исем бирәләр – Үрнәк. Соңрак рус кешесенең балалары икенче авылга күченеп китә. Ә Үрнәктә татарлар гына кала.
Мәчеттәге ир‑атлар сөйләгәннән.

Руфия Фазылова
Добавить комментарий