
УСЫ: КЫЙБЛАГА КАРАП...
Актаныш районы Усы авылы халкы быел Ураза гаетен аерым бер дулкынлану белән каршылаган – 1995 елда төзелгән мәчет бинасы ниһаять төзекләндерелгән. Дөрес, әле тулысынча түгел – манарасы белән түбәсен яңартасы калган. Тик татарда «Башланган эш – беткән эш» дигән мәкаль бар. Усылылар якын киләчәктә анысы да булыр дип өметләнә. Актанышның иң борынгы, дини авылларының берсе Усыда булып, җирле халыкның тормышы белән таныштык.
16 мая 2022
Авылга кергәндә үк ерактан мәчет каршы алды. Дөресрәге, иң беренче күзгә аның күгәрә башлаган манаралары чалынды. Авыл халкы шунда көтә дигәч, туры иман йортына юл тоттык. Әле ремонт эшләре төгәлләнеп кенә бара, шуңа күрә эшчеләр дә биредә иде.

Танышуны Усы авылы имамы Фоат абый Шакировтан башладык. Унҗиденче ел имамлык вазыйфасында икән:
– Авылда иң беренче мәчет кайчан төзелгәнен төгәл генә әйтә алмыйбыз, – диде хәзрәт. – Ләкин революциягә кадәр Усыда ике мәчет булган, монысы хак. Кызганыч, алар сакланып калмаган. Мин 1951 елгы, ул биналарның берсен дә хәтерләмим, чөнки аларны сүткәннәр иде инде. Революциягә кадәр төзелгән ике мәчетнең берсе әлеге урында булган. 1995 елда, авыл халкының теләген истә тотып, бирегә яңа гыйбадәтханә төзелде. Яңа мәчет «Мөхәммәтвәгыйз» – минем әтинең исемен йөртә. Аның оныгы, абыйның улы була инде, мәчет өчен бура кайтарды. Шул чорда совхоз җитәкчесе булып эшләгән Зиннәт Әхмәевнең дә ярдәме бик зур булды. Төзелеш эшләре белән хуҗалыкта мастер булып хезмәт куйган Шәрип Хәбетдинов җитәкчелек итте. Әти совет заманында да авылда хәзрәт булып торган. Шуның өчен дә мәчетне аның исеме белән атадылар.

Меңләгән бүтән татар авылларындагы кебек үк, совет чорында Усыда җомга намазларын авылның бер йортында укыганнар. Коръән ашлары да туктамаган. Гает намазларын исә ир‑атлар авыл зиратына барып укыган.
– Бу мәчетнең салынганын әтиегез күрдеме соң? – дим Фоат хәзрәткә.
– Юк, 1995 елда әти инде вафат иде.
Утыз елга якын вакыт эчендә иман йорты яңартылмаган, тышкы яктан. Эчен исә бер‑ ничә ел элек такта белән тышлап, буяп куй‑ ганнар.
– Элек мәчетне төзеп кую бик гади иде бит, – дип дәвам итте хәзрәт. – Бурасын күтәреп, түбәсен яптылар да кереп намаз укый башладылар. Монда бер нәрсә дә юк иде. Соңыннан инде эчен ясый башладык. Барысын да авылдашлар биргән сәдакага эшләдек. Әлхәмдүлилләһ, безнең авылда халык бик иманлы, яхшы күңелле.
Мәчетне яңарту өчен материалларны сәдака акчасына алсалар, эшләвен Усы авылы ир-атлары башкарган. Бушка. Изге Рамазан аенда әнә шулай зур саваплы гамәл кылганнар.
– Безнең авылдан зур эшмәкәрләр чыкмаган, – диде Фоат хәзрәт. – Шуңа күрә күп акчалар белән ярдәм итүче иганәчеләребез юк. Аллаһның биргәненә шөкер, зарланмыйм: хәлдән килгәнчә һәркем ярдәм итә.
Мәчетне төзекләндерүне Усы авылы фермеры Фәнис Нурлыев башлап йөргән. Авылдашлары аны гел мактап телгә алды. Фәнис абыйның гомер иткән хәләл җефете узган ел вафат булган. Әнә шуңа да ул бу эшкә тотынган.

– Мәчетне тышларга дип калайларны Фоат абый алдан алып куйган иде, – диде Фәнис абый. – Ураза гаетенә кадәр өлгертик, мәчетебез бигрәк мескен хәлдә бит, дидем хәзрәтебезгә. Ул ризалашты. Инде тышын гына түгел, ишек, тәрәзәләрен, капка-коймасын да яңартасы килде. Вотсапта махсус төркем булдырып, авылдашлардан акча җыюны оештырдым. Дүрт йөз мең сумлап булды. Читтә яшәүчеләр дә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Аллага шөкер, мәчетебез яктырып, матураеп китте. Инде озакка сузмыйча манара, түбәсен дә яңартасы килә. Аллаһ җүн бирер, дибез.
ШӘҺӘРДӘН - АВЫЛГА
Усы бик зур авыл түгел. (Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиев әнисенең туган авылы ул.) Биредә 91 йорт бар, 235 кеше яши. Дәүләт программасы нигезендә күпфункцияле үзәк салып куйганнар. Аның бер ягында башлангыч мәктәп, икенчесендә мәдәният йорты, китап‑ ханә урнашкан. Кызганыч, узган ел балалар бакчасы ябылган. Башлангыч мәктәптә дә дүрт кенә бала белем ала.
Усының зур сөенече – ике ел элек үзәк урамга асфальт салынган. Әлегә кадәр көз‑яз көннәрендә авылга керә торган булмаган. Хәзер бу өлешчә хәл ителгән, әмма авылда икенче проблема калган – фермалар бетерелгәнгә, эш урыннары кимегән.
Кая барсак та, яшь гаиләләр белән кызыксынабыз. Усыда алар бармак белән генә санарлык, шуларның берсе – Вәзиевлар. Үткен, бөтен эшне булдыра торган бу гаиләгә чын мәгънәсендә сокландык.

Данияр белән Эльвира өйләнешкәч тә Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. Бер‑бер артлы ике уллары туган. 2013 елда исә Усыга күченеп кайтканнар. – Мин – полиция бүлегендә, Эльвира Чаллы шәһәрендәге Идел буе спорт һәм туризм академиясендә эшли иде, – диде Данияр Вәзиев. – Кисәк кенә әтием вафат булды. Шуннан соң шәһәр тормышын калдырып, туган авылга кайтырга булдык. Эльвира да каршы килмәде.
Усыга кайткач, Данияр колхозга механизатор булып урнаша, ә Эльвира балалар бакчасына эшкә керә. Ике кечкенә уллары Камил белән Гадел да бакчага йөри.
Бүген инде малайлар Усы башлангыч мәктәбендә белем ала. Данияр «Саф» җәмгыятендә мал табибы булып эшли, Эльвира Усы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Ир белән хатын икесе дә югары белем алган. Яшь гаиләнең планнары зурдан – узган ел төп йортлары каршысына яңа нигез салганнар. Хыяллары – шунда зур йорт җиткерү.

– Әти белән әни гомергә мал асраган, шуңа күрә авылга кайткач, без дә баш санын киметмәдек. Әле киресенчә арттырдык, – дип ихаталары белән таныштырды Эльвира. – Ике ел элек мини‑ферма программасына кердек, яңа терлек сарае салдык. Яңа «Газель» белән трактор сатып алдык. Техникаларны Данияр йөртә, бер секунд тик утырмый ул.
Вәзиевлар хуҗалыгында унике сыер, бозаусарыклар, кош‑корт бар. Сыер санын тагын арттырырга уйлыйлар.
– Төп эш урыныгыз да бар, шуның кадәр малны да карарга ничек вакыт табасыз? – дим Эльвирага.
– Каенанам да бар бит, ул төп ярдәмчебез. Сыерларны иртән аппарат белән савабыз, аннан эшкә чыгып китәбез. Төшкене ашатырга кайтып җитәбез. Шулай бара инде ул, көйләнелгән. Улларыбыз үсеп килә, кул арасына керә башладылар инде.
– Шәһәрдән соң авыл тормышы куркытма‑ ды алайса?
– Мин бит авыл кызы, Сарман районында туып-үстем. Кайда да эшләргә кирәк. Монда үз эшебез дә булгач күңелле. Хәере белән йортыбызны җиткереп, сөенеп яшәргә язсын. Иң зур теләк, максат әлегә шул.
ХӘЛӘЛ ПИЛМӘН, ӨЧПОЧМАК...
Усы авыл җирлегенә Качкын авылы да керә. Ике авылга бер КФХ, бер пилмән цехы, ике шәхси эшмәкәр, өч мини-ферма, унҗиде үзмәшгуль кеше бар. Ике авылның да әллә ни зур булмаганын исәпкә алсаң, шактый батыр йөрәкле кешеләр яшәгәнен күрәбез.
Аларның берсе – Тәбрис Кашапов. Биш ел элек ул туган авылында хәләл продукция – ярымфабрикатлар ясауны җайлаган. Пилмән, мантый, кәтлит, өчпочмак – берничә төрле ризыкны туңдыргычта катырып, сатуга озаталар. Цехта барлыгы сигез хатын‑кыз хезмәт куя.
– Бу ташландык бина элеккеге башлангыч мәктәп иде, - дип сүзен башлады Тәбрис. – 2017 елда аны сатып алып үз кулларым белән ремонт ясадым. Әнә шуннан акрынлап эшкә керештек.
– Ярымфабрикатлар ясау өчен итне сатып аласызмы? – дим.
– Әйе, авыл кешеләреннән сатып алабыз. Барысы да хәләл стандартлар буенча эшләнелә.
Тәбрис белән цехка уздык. Бөтен җиргә Коръән яңгырап тора. Башларына яулык япкан апалар көлешә-көлешә пилмән ясый иде. Төшкә кадәр мантый ясап туңдырганнар. Барысы да Усы апалары икән. Көнгә йөз утыз кило пилмән ясыйлар.



– Эш бүленгән безнең, – диде Айзирәк Таҗиева. – Беребез камыр ясый, икенчебез кисә, өченчеләр бөгә. Итне Тәбрис үзе әзерләп бирә. Иртәнге сигезенче яртыга киләбез дә уникедә кайтып китәбез. Бер сәгатьтән янә эшли башлыйбыз. Дүрткә кадәр монда без.
– Пилмән камырын гадәти рецепт белән ясыйсызмы? – дим.
– Әйе, йомырка, аз гына су, тоз. Яхшылып басабыз да камыр җәя торган станокка куябыз. Кул белән җәеп торасы юк, рәхәт.
– Бер кеше көнгә күпме пилмән бөгә? – дим.
– Төрлечә инде, кулы остарганнар егерме биш кило да ясый. Әнә Роза апа өч‑дүрт ай элек килгән иде, хәзер ул да унҗиде-унсигез кило пилмән бөгә башлады.
Апалар белән аралашып алдык. Бирегә килгәнче кем балалар бакчасында, мәдәният йортында эшләгән. «Җитезлек булса, ярымфабрикатларны ясарга авыр түгел», – диделәр.
Хезмәт хаклары күпме эшләгәнеңә карап икән. Бер кило пилмән ясаган өчен кырык сум алалар. Саннарда исәпләсәң, авыл җире өчен бер дигән хезмәт хакы килеп чыга.
– Пилмәннәрне ясагач аш‑су тактасына тезәбез, – диде Айзирәк апа. – Икенче көнне пакетларга тутырабыз. Ярты килолы, бер килолы да итәбез. Аннан Тәбрис үзе сатуга озата инде.
Усыда ясалган ярымфабрикатлар Актанышның үзенә, күрше‑тирә авылларга китә. Соңгы арада Санкт-Петербург шәһәреннән күпләп алып китә башлаганнар.
– Алып карадылар да, яраттылар. Тагын заказ биреп киттеләр, – диде Тәбрис.
– Бу эшкә ничек алындыгыз? – дим.
– Өйләнешкәч тә гаиләм белән Лангепас, Пермь шәһәрләрендә яшәдек. 2002 елда яңадан туган якка кайтырга карар кылдык. Башта төрле эшләрдә, шабашкаларда йөрдем. Аннан шулай үз эшемне башларга ниятләдем.
Тәбрис Кашапов унбиш еллап диндә икән. Башта хәләл җефете Миләүшә намазга баскан. Аннан гаилә башлыгы да кушылган.
– Миләүшәнең гаиләсе дини, – диде Тәбрис. – Шулай намаз укыды‑укыды да, бер мәлне ташлады бу. «Ник намазыңны укымыйсың?» – дидем. «Ире укымаган хатынның намазы кабул булмый икән», – диде. Шуннан мин дә кушылдым. (Көлә. – Авт.)
АКТАНЫШ ЧӘКЧӘГЕ
Һәр төбәкнең йөзе булырдай үз ризыгы бар. Актанышта ул, әлбәттә, чәкчәк. Шуның өчен дә Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев безне Наилә Гарипова янына алып барды. Усыда гына түгел, бөтен районга билгеле чәкчәк пешерү остасы ул. Ераклардан ук килеп заказ бирәләр икән.

Без килгәндә дә хуҗабикә чәкчәк пешереп ята иде:
– Авыз ачтыручылар бар, заказ бирделәр, – диде.
Наилә апаның төп эш урыны – «Әнәк» агрофирмасында, сыерлар сава. Шулай ук үзмәшгульлек программасында да теркәлгән.
– Заказга чәкчәк пешерә башлаганыма унике ел булды, – дип елмайды Наилә апа. – Кыш көннәрендә бик күп булмый, туйлар чоры башлангач чәкчәк пешерми бер атна да калганым юк. Кайберәүләрнең өйләренә дә барып әзерлим. Күчтәнәчкә дип тә заказ бирәләр. Актаныш хакимиятеннән дә киләләр. Районга зур кунаклар җыенса да, чәкчәк әзерләргә миңа әйтәләр. Чит илләрдә узган Сабантуйларына да пешереп бирдем. Берсендә Президент Владимир Путинның сыйныф җитәкчесенә дип тә чәкчәккә заказ бирделәр.
Наилә апа ире Фазылҗан абый белән өч ул үстергән. Олы малайлары Фәдис үз гаиләсен корган инде. Уртанчылары Рәдис, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Түбән Кама драма театрында эшли. Кечесе Вәдис Актаныш гимназиясендә белем ала. Усыга атна азагында гына кайтып йөри, интернатта яши.
Хуҗабикә чәкчәк белән безне дә сыйлады. Бер сүз белән әйткәндә – авызда эри ул. Берничә ел элек нәкъ менә шундый ризык авыз иткән булды, анысы да Актанышта!
– Мондый чәкчәкнең сере нәрсәдә? – дим.
– Яхшы он һәм туңдырылган авыл йомыркасында, аны суыткыч камерасыннан кичтән алып калдырам. Төн чыкканчы эри ул. Шуны миксер белән яхшылап берничә минут болгатам да он кушам. Камыр уңсын өчен иң мөһиме – йомырканы әйбәтләп болгату. Ул үзеннән-үзе кабара. Гадәттә, заказга дигән чәкчәкне 20–30 йомыркадан ясыйм. Өчәр килолап була. Ә гаилә өчен әзерләгәндә ун йомыркадан да җитә, өч зур савыт чәкчәк чыга.
...Актанышка юлга кузгалганда, барысына да өлгерербезме дип, шактый борчылган идек. (Башта Әнәккә дә кердек бит.) Аллаһның рәхмәте, шундый рәхәт сәяхәт булды ул. Усы авыл җирлеге башлыгы кешеләрне кисәтеп куйган, әзерләнеп көтеп торганнар. Усылылар ачык, кунакчыл. Алардан алган яхшы энергия Казанга кадәр озата кайтты.
Берничә көн узгач, авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев мәчет фотоларын җибәрде: «Булды, иман йортыбыз Гает бәйрәменә әзер. Өлгерттек, әлхәмдүлилләһ!» - дип язды ул. Усылыларның зур шатлыгына без дә ихластан сөендек.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Сиринә Шәмсиева, китапханәче:
– Усы авылы исеме уйсу үзәнгә бәйле рәвештә килеп чыккан дигән риваять бар. Чын‑ нан да шулай булырга мөмкин. Авыл шулай урнашкан. Икенче фикер, монысы инде риваять кенә түгел: күрше Пучы авылында Рахмай Хисмә‑ туллин исемле язучы бар иде. Ул 2000 нче елларда Петербург архивларыннан безгә азмы‑күпме тарихны алып кайтып бирде. Аның әйтүенчә, Усы, Пучы, Тучы – борынгы кеше исемнәре.
Актаныш хакимиятендә Усы авылы 1434 елда нигезләнгән дип язылган. Ләкин бу тарих әле өйрәнелеп бетмәгән. Ул тагын да алдарак оешкан булырга бик мөмкин.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий