Үзебезнең Тымытык
Картада ике Тымытык авылы күрсәтелгән. Икесе дә Ык елгасы буенда җәелеп утырган. Картаны зурайтыбрак карагач, аңлашыла: авылларның берсе – Татарстанга, икенчесе Башкортстан Республикасына карый. Ык елгасы өстенә салынган бер бәләкәй күпер аерып тора үзләрен. Әлбәттә, без Азнакай районындагы Тымытык авылына юл тоттык.
МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНА РЕМОНТ КИРӘК
Тарихлы, атаклы авыл бу. 1937–1958 елларда Тымытык район үзәге булып торган. Бердәнбер урта мәктәп тә биредә эшләгән. 1958 елда Тымытык районы бетерелеп, авылны Азнакай районына кушалар. Шуңа да карамастан, ул элеккечә зур авыл булып кала.
Бүген дә биредә 1197 кеше яши, 737 хуҗалык бар. Районның иң зур саласы ул. Совет чорында авылда зур гына хастаханә эшләгән. Катлаулы операцияләргә кадәр ясалган. Дөрес, Тымытыкта әле дә көндезге амбулатория бүлеге эшли. Халык биредә кан анализлары тапшыра, беренчел тикшеренүләрне уза. Агач эшкәртү комбинаты, тегү цехы, пекарня – болар да заман җилләренә каршы тора алмаган. Аларны халык бүген дә сагынып искә ала.
Урта мәктәп исә дәрәҗәсен югалтмаган. Әлбәттә, анда элеккеге кебек 800 бала укымый, укучылар саны бүген 150 гә калган. Тик, килешәсездер, хәзерге авыл мәктәпләре өчен начар сан түгел бу. Мәдәният йорты да гөрләп эшләп тора. Шундый зур мәдәният үзәге эчтән бик таушалган – шунысы кәефне кырды. Кечкенә генә авылларда да әллә нинди заманча, матур мәдәният йортлары күрәбез. Ә монда, дөресен әйтим, аптырашта калдык!
– Районда иң «өлкән» мәдәният йорты безнеке. Тышын матурладылар, якын арада эченә дә ремонт булыр дип көтәбез, – диде Тымытык мәдәният йорты режиссёры Лилия Мостафина. – Авыл зур, көндез дә, кичен дә кеше килә. Халык театры статусын йөрткән труппабыз бар, балалар өчен аерым театр түгәрәге эшли. Район күләмендә узган театр фестивальләрендә һәрчак призлы урыннар алабыз. Кеше күп булгач, эшләргә күңелле. Бөтен бәйрәмгә концертлар әзерлибез. Яше, карты – барысы да бик актив бездә. Кайбер авылларда сәхнәгә чыгарырга кеше таба алмыйлар, бездә андый проблема юк, шөкер. Авылдашларга зур рәхмәт!

– Тышын матурладылар, якын арада эченә дә ремонт булыр дип көтәбез, – диде Тымытык мәдәният йорты режиссёры Лилия Мостафина.
«БАЛ КОРТЛАРЫ» РАЙОНДА БЕР ГЕНӘ!
Мәдәният йортында сөендергән, хәтта гаҗәпләндергән тагын бер күренешкә тап булдык – авыл апалары, берләшеп, «Бал кортлары» волонтёрлар оешмасы булдырган. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр алар көн саен дүрт сәгатькә мәдәният йортына киләләр.
– Безнең авылдан гына да егерме бер кеше махсус хәрби операция зонасына китте, – диде волонтёрлар җитәкчесе Люция Шәйгарданова. – Ни аяныч, арада һәлак булучылар да бар. Бер‑бер артлы егетләребез мобилизацияләнә башлагач, аларга ярдәм булсын дип, бармакчалы бияләйләр бәйли башладык. Аннан соң йон оеклар бәйләүгә күчтек. Авылдашлар җеп алу өчен акча бирә башладылар, үзебездән дә куштык. Ул арада Азнакайда махсус бер төркем оешты, алар, күпләп җеп алып кайтып, безгә дә тараттылар. Шулай берсендә сыйныфташым Тәслия солдатларга маскировка киеме тегеп карарга тәкъдим итте, кызлар күтәреп алды. Нәтиҗәдә, бер дигән костюмнар килеп чыкты. Эскизын үзебез эшләдек, бу фәкать без уйлап тапкан кием.

.jpeg)
.jpeg)
Бу урында шуны әйтергә кирәк: «Бал кортлары» волонтёрлары арасында профессиональ тегүчеләр шактый. (Тымытыкта атаклы тегү цехы булган, апаларның күбесе шунда хезмәт куйган. – Авт.) Нәтиҗәдә, волонтёрлар төркеме солдатлар өчен эчке киемнәр, күлмәк-чалбарлар, тагын башка кирәк-яраклар тегә башлый. Бүген алар хәрби ялга кайткан авылдашларына да, МХО зонасына гуманитар ярдәм белән баручылар артыннан күпләп кием-салым, үрелгән челтәрләр җибәрәләр.
– Киндер капчыклар, тәрәзә челтәрләре, иске кием‑салым – барысын да шкаф, сандыклардан чыгардык, – дип дәвам итте Люция апа. – Аларны чимал итеп алдык. Хәзер инде интернет-кибетләргә заказ бирәбез. Безнең эшне күреп, авылдашлар да кушылды – тукыма, чимал алырга акча җыя башладылар. Хәйрия концертлары да оештырдылар. Хәтта күрше авыллар да акча җыеп китереп бирде. Һәр тиенне санап, авылдашлар алдында хисап ясап барабыз.
2022 елның октябрендә ике‑өч кеше шулай бияләйләр бәйли башлаган булса, бүген Тымытыкның «Бал кортлары» волонтёрлары егермегә якынлашып килә. Унөч хатын‑кыз янына дүрт ир‑ат та өстәлгән. Монда эш һәркайсына җитә: кемдер тукыма кисә, кемдер машинада тегә, икенчеләр өчкә алты зурлыктагы челтәр үрә. (Һәр көнне берне әзерлиләр). Соңгы вакытта дрон һөҗүменнән саклау өчен дә ятьмә үрә башлаганнар. Кыскасы, монда тулы бер цех... Нәтиҗәдә, «Бал кортлары» волонтёрлар оешмасын районда гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Төрле часть командирларыннан аларга рәхмәт хатлары килә, медальләр җибәрәләр. Аңлашыла, бу апалар, абыйлар медаль дип эшләми, аларның максаты – яу кырында булган егетләрнең хәлен мөмкин кадәр җиңеләйтү. Чит балалар булмый бит, алар һәркайсы – кемнеңдер газизе...
Тымытык волонтёрлары арасында уллары МХО зонасында булган аналар да эшли. Үзләре әйтүенчә, биредә хәсрәтләрен онытып торалар, үзләренең ялгыз түгеллеген аңлыйлар. Әнә шул әниләрнең берсе – Нәфисә Заһидуллина белән аралашып алдык:
– Улым Ринат МХО зонасына үзе теләп китте. Югары белемле табиб ул, КДМУ тәмамлады. Ике ел элек кайтты да: «Әни, мин китәм, анда күпме яралы солдат. Көнгә бер генә солдатны үлемнән алып калсам да, зур батырлык эшләгән булам», – диде. Әлбәттә, башта бик борчылдым. Аннары ияләнәсең икән. Көн дә догада инде. Башта Ринат алгы сызыкта иде, хәзер кыр госпиталендә эшли. Әле менә ялга кайтырга тиеш, бик көтәбез үзен. Аннан бигрәк сугышның тәмамлануын көтәбез. Барыбызның да балалары исән‑имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде…

Авыл апалары, берләшеп, «Бал кортлары» волонтёрлар оешмасы булдырган.
УТЫРТА, ТӨБЕН ӨЯ, АЛА…
Равил Мөхәммәдиев ясаган мини-трактор турында бер җөмлә белән әнә шулай дип әйтеп була. Равил абыйның унбиш еллап инде көрәккә орынганы юк икән. Әле үзенә генә түгел, туганнары, күршеләре, авылдашларына да бәрәңге утырта. Аннан, барып, төбен өя, көзгә бәрәңгене алып та бирә.
– TZ-4K-14 – элеккеге чех тракторын яңадан үзгәртеп җыйдым, – диде Равил абый. – Бәрәңгенең сабагын да шушы трактор белән чабам, бик ваклап җиргә сиптереп бара. Гадәттә, бу эшне бәрәңге алганчы бер атна алдан эшлим. Нәтиҗәдә, сабак кибеп, җирдә черемә булып кала. Казыганда да трактор белән алган бәрәңгене чүплисе бик җиңел: ул аның туфрагын коеп, җиргә чәчеп бара.
Равил абый быел егерме алты бакчага бәрәңге утырткан. Утырту гына түгел, күмү, сабын чабу, алу эшләре – бер башлагач, азакка кадәр дәвам итә. Алдагы елларда уналты, унҗиде гаиләгә бәрәңге утыртса, быел теләк белдерүчеләр арткан.
– Аның инде акчасын да сорап алмыйм, дуслар, авылдашлар бит, – диде Равил абый. – Болай кешегә йөрермен дип тә башлаган эш түгел. Берсеннән берсе күреп, әнә шулай даным тарала. (Көлә. – Авт.)
Равил абый ихатасына чакырды. Үзенчәлекле тракторын кабызып, бәрәңге төбен өеп тә күрсәтте. Кул хезмәте бөтенләй юк монда, барысын да техника үзе эшли. Дөресен әйткәндә, мондый техниканы беренче тапкыр күрдем.
– Бу TZ-4K-14 тракторы, 1993 елгы. Аны колхоздан 29 мең сумга, дөресрәге, бартер юлы белән әти алды. Заманасына күрә бик яхшы техника иде, хәзерге мотоблоклар кебек. Ләкин ул күпкә яхшырак, чөнки аны күтәреп йөрергә кирәк түгел. Хуҗалыкта нык булышты безгә. Хәзергәчә – сафта! Дөрес, алты ел элек моторын алмаштырдык. Күршедә Фәрит исемле егет яши, техниканы яхшы белә. Гел ярдәм итә.
– Бу әллә ничә төрле җайланманы тракторга беркетергә дә кирәк бит. Аларны каян уйлап таптыгыз? – дим.
– Аның зур авырлыгы юк инде, интернетта хәзер барысына да өйрәтәләр. Озак еллар эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйдым, тәҗрибә зур. Һәр детальне үзем ясадым. Андый эшләрне бик яратам.
Равил абый тимер капка, коймалар, башка кирәк-яраклар да ясый. Эшкә дә чакырып торалар үзен. Ул арада волонтёрлык эшенә дә вакыт таба: бер‑ике авылдашы белән МХО зонасына тимер «буржуйка» мичләре ясап җибәргәннәр.

Равил Мөхәммәдиевнең унбиш еллап инде көрәккә орынганы юк икән.
«КҮП КАЛМАДЫ ЙӨЗГӘ ДӘ...»
Тымытыкның аксакалы белән дә таныштык – Миңнегәрәй Миңнегалиев. Бабай 98 яшен тутырган. Гомер буе туган авылында яшәп, аның киләчәген матур итү өчен хезмәт куйган. 1962–1987 елларда данлыклы Тымытык урта мәктәбенең директоры булган. Бүген исә кызы Фәридә тәрбиясендә, кадерле әти булып яши. Гомер иткән карчыгы Дөрия апа җиде ел элек бакыйлыкка күчкән.
Миңнегәрәй абый катлаулы да, бәхетле дә гомер юлы узган. Үсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Өч абыйсын сугышка озатканнан соң, бөтен зурлар эшен үз җилкәсенә алган.
– Тымытыктан Бөек Ватан сугышына 600 дән артык кеше китте, – дип, истәлекләрен барлады Миңнегәрәй абый. – Шуның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайтмады. Үземнең дә ике абыем 1942 елда госпитальдә вафат булганнар. Өченче абыйның да үлгән хәбәре килгән иде. Бәхеткә, ул могҗиза белән исән калган һәм авылга да әйләнеп кайту бәхетенә иреште. 1923 елгы иде ул, Сәхәбетдин исемле.
– Сәхәбетдин абыегыз ничек исән калган? – дим.
– Ике ай госпитальдә аңсыз яткан, аннары тернәкләнеп киткән. Шуннан соң аның авылга хаты килде. И, әти белән әнинең сөенгәннәре! Барлыгы унбер бала идек без, мин – дүртенчесе. Миннән алда – өч малай. Әнә шуларның барысы да үлеп бетте, дип, әти белән әни бик кайгырды. Абыйның хатын укыгач, сеңелләр дә, мин дә шатлыктан елаштык. Госпитальдән Сәхәбетдин абыйны яңадан фронтка җибәргәннәр. Бөек Җиңүне Венгриядә каршы алган ул. Аннары инде туган якларга әйләнеп кайтты. Дөрес, мин ул вакытта армиядә идем, без өч елдан соң гына очраштык.
Миңнегәрәй абый 1944 елны Тымытык урта мәктәбен тәмамлый. Аннан соң фронтка әзерлек курсларына җибәрәләр. 1945 елны аны хәрби хезмәткә чакыралар: Германиягә чик сакчысы булып китә. Соңрак командир ярдәмчесе итеп куялар. Әнә шулай, ил алдында өч ел бурычын үтәгәннән соң, Миңнегәрәй яңадан туган ягына әйләнеп кайта. Шунысын да әйтергә кирәк: Германиядә хезмәт иткәндә яхшы гына хезмәт хакы түлиләр. Авылга ул, баемаса да, ипи-тозлык акча белән кайта.
– Кайткач, мине комсомол райкомына эшкә алдылар, – ди Миңнегәрәй абый. – Аннан үзебезнең «Авангард» колхозына партоешма секретаре итеп җибәрделәр. Ләкин күңелдә гел бер уй иде: укымыйча калам! Бер ел эшләгәннән соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына документларымны тапшырдым. Имтиханнар биргәннән соң, деканатта чакырдылар. «Синең аттестатка мөһер сугылмаган, әгәр иртәгәгә кадәр булмаса, төшеп каласың», – диләр. Университеттан чыктым. Нишләргә? Азнакайга бер тәүлек эчендә кайтып килеп булмый. Шунда кылт кына искә төште: Казанда РОНО мөдирләре җыелышы булырга тиеш, киттем министрлыкка. Вахтада утыручы апалардан сораштым, җыелыш икән. Шулай итеп РОНО җитәкчеләре чыкканын көттем. Азнакайның РОНО мөдире Хәкимов фамилияле кеше иде. Янына барып, хәлне аңлаттым. Ул тиз генә мөһер сугып та бирде. Шуннан очтым инде университетка! Менә шулай студент булдым. Дүрт ел көндезге бүлектә белем алдым. Диплом алганнан соң, Урсай мәктәбенә эшкә кайттым. Бер елдан, 1962 елда, Тымытык мәктәбенә директор итеп куйдылар. Алты йөздән артык бала, күрше авыллардан, Башкортстаннан да килеп укыйлар иде. Алар инде интернатта торды. Укучыларның тамакларын кайгыртырга, коллективны да җыярга кирәк иде. Әмма сынатмадык – безнең мәктәп районда гел алдынгылар рәтендә булды.
Миңнегәрәй абый мәрхүм җәмәгате Дөрия белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергән. Аларның барысы да Азнакайда төпләнеп калган. Атна саен кайтып йөргәннәр, хәзер дә шулай. Аксакал бабай бүген дә күзлексез газета-журналлар укый, тавык-чебешләрне карый, мунчасын яга. Дөрес, соңгы елларда колакка катыланган.
– Әти белән әни безгә гел үрнәк булды, – диде Фәридә апа. – Әниебез дә мәктәптә татар теле, әдәбияты укытты. Аларның безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Хәзер оныкларны әрли башласак: «Тыныч кына, тавыш күтәрми генә аңлатыгыз», – дип, безгә кисәтү ясый.


Тымытыкның аксакалы – Миңнегәрәй Миңнегалиев. Бабай 98 яшен тутырган.
ТАЛАНТЛАР АВЫЛЫ
Тымытыкта үз эшен башлаучылар күп, 30 кеше шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Унике гаилә КФХ булып эшли. Үзе өчен биш, җиде баш терлек асраучылар да күп. Болар барысы да халыкның тырышлыгы турында сөйли.
Тагын Тымытык талантларга да бай. Өч йортның берсендә тегү осталары яши, бәйләү, чигү, дисеңме...
Тымытык мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе Рамил Шакирҗанов та күпкырлы талант иясе. Беренчедән, берничә төрле уен коралында уйный: баян, гитара, бәрмә барабаннар, курай, синтезатор, кубыз. Шулай ук көйләр яза, аерым җырлары зур сәхнәләрдән дә яңгырый икән. Икенчедән, Рамил абый үзенчәлекле картиналар ясый. Аларның һәркайсы турында бик яратып, тәмләп сөйли ул:
– Әти тальян гармунда бик матур уйный иде, мине дә өйрәтте. Алтынчы класста укыганда баян алып бирделәр. Музыка дөньясына чынлап гашыйк булу шуннан башлангандыр. Алабуга агарту училищесын тәмамладым. Бүген төп эшем – балаларны уен коралларында уйнарга өйрәтү. Кечкенәләр, зурраклар – ике ансамбль бездә. Дәресләр беткәч, мәдәният йортына киләләр. Барлыгы уналты бала йөри. Ә картиналарга килгәндә, төрле технологияләр белән эшлим. Мисал өчен, стринг-арт дигән ысул: кадакка җепләр тарттырып эшләү. Бүген бик популярлашып килә торган юнәлеш. Тагын рәсемне мәрҗәннәр белән ясыйм, монысы да бик ошый.
– Ә болай картиналар ясарга кемнән өйрәндегез? – дим.
– Интернеттан, – ди әңгәмәдәшем. – Күңел гел иҗатка тартыла, матурлык тудырасы килә. Яңа берәр әйбер күрсәм, шунда ук кызыксынам. Тагын әле кәгазьне кисеп, төрле сыннар ясыйм, анысы паперкрафт дип атала. Әйтәм бит, гел эзләнүдә. Авыл балаларына да өйрәтәм, мәктәптә мастер-класслар үткәрәм. Күрше районнардан да өйрәнергә, карарга киләләр, үзебезнең районга чакыралар. Картиналар белән төрле конкурсларда катнашам, урыннар алам...
«Бал кортлары» волонтёрлары җитәкчесе Люция Шәйгарданованың кул эшләрен күреп тә ис китте. Гади эш бияләеннән башлап, әллә нинди затлы күлмәкләр, ирләр костюмына кадәр тегә, курчаклар ясый. Һәм чигә дә. Әле тагын бер шөгыле бар – тукымадан шәҗәрәләр ясый.
– Туган көннәре җитсә, туганнарга шәҗәрә бүләк итәм, – диде Люция апа. – Ирем Илһам ягын да шулай өйрәнеп эшләдем. 190 кешегә кадәр җиткергән шәҗәрәләрем бар. Бездән соң килгән буынга калсын дип тырышам, тарих бит ул.
Люция апа биш бала анасы да! «Ана даны» медаленә ия. Балалары зур инде, төп нигездән чыгып киткәннәр. Җәмәгате Илһам белән дүрт ул, бер кыз үстергән ул.
– Илһам да, мин дә тынгысыз кешеләр, – дип дәвам итте Люция апа. – Эштән өйгә кайтып, тыныч кына утыру безнең гаиләгә туры килми. Илһам малайларны кечкенәдән хоккейга өйрәтте, өй каршына боз катырып, кышы буе урамда булдылар. Нәтиҗәдә, малайларның барысы да оста уйный. Республика ярышларында призлы урыннар алып кайттылар. Өченче улыбыз Риммир Азнакайда хоккей буенча тренер, балалар белән эшли.
...Әлбәттә, санаулы вакыт эчендә районның иң зур авылын йөреп бетерү мөмкин түгел. Әмма шунысы хак: Тымытыкның киләчәге өметле, аңа бетү куркынычы янамый. Яшь гаиләләр күп, балалар бакчасына бүген 53 сабый йөри. Ә иң сөендергәне – авылда балалар татарча сөйләшә, монысы күңелгә май булып ятты. Эш урыннары турында да сораштык: йөреп эшләүчеләр күп. «Ир-атлар икешәр автобус төялеп чыгып китә», – диделәр. Азнакай, Әлмәткә барып хезмәт куялар, нефтьчеләр шактый икән. Кыскасы, теләге булган кеше тик утырмый. Бәхетле авыл бу, дип кайттык. Яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, шәһәргә дә чагыштырмача якын. Ә бүген болар бик мөһим.

Тымытык мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе Рамил Шакирҗанов кызы Лилия Мостафина белән.

Люция һәм Илһам Шәйгардановлар дүрт ул, бер кыз үстергән.

Авылда төзек чишмәләр күп.
– Авылның оешу тарихы шактый үзенчәлекле: XVII гасыр башларында Башкортстанның «юрми» дигән кабиләсе Ыкның уң ягына килеп урнаша. Авылга Тымызык дип исем бирәләр. Ни өчен соң? Авыл янәшәсендәге күлләр тыныч булганга, «тымызык» дип атыйлар. 1750 нче елларда Ыкның сул ягына татарлар килеп урнаша. Нәтиҗәдә, Тымытык дигән татар авылы барлыкка килә. Дөрес, беренче булып Ыкның уң ярына урнашкан авылда да башкорт татарлары яши.
Бездә халык игенчелек белән шөгыльләнгән, бик оста чана табаны бөгүчеләр, балта осталары күп булган. Йон да теткәннәр. Авыл укымышлы да саналган.
1886 елгы архив документларына караганда, Тымытыкта җиде биналы мәдрәсә эшләгән. Һәм анда 300дән артык шәкерт белем алган. Мәдрәсәдә язучы Таҗетдин Ялчыгол белем биргән, 1875–1885 елларда язучы, педагог Закир Һади укыганлыгы билгеле.
Илһам Шәйгарданов, авыл тарихы белән кызыксынучы
Руфия Фазылова
Добавить комментарий