Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Вахит: 100 еллык авыл ничек яши?

Вахит: 100 еллык авыл ничек яши?

Югары Ослан районында чын татар авыллары берничә генә. Вахит – шуларның иң атаклысы. Сиксәненче елларда биредә совхоз оешкан, урта мәктәп ачылган. Озак еллар әлеге белем учагы районда татар телендә белем бирүче мәктәп булып саналган. Ни кызганыч, өч ел элек мәктәп ябылган. Җирле халык әлеге яңалыкны ничек кабул иткән? Вахитлылар бүген ниләр белән шөгыльләнә? Язма шул хакта.

17 февраля 2022

ЯҢА УРАМ, ЯҢА КЕШЕЛӘР...
Авыл зур түгел, 260 кеше яши, 80 хуҗалык бар. Шулай да Вахит авыл җирлеге идарәсе булып тора, биш саланы берләштергән. Әйткәнемчә, мәктәп ябылган, җиде бала хәзер Матюшино урта мәктәбенә йөреп укый. Узган ел көзен балалар бакчасы ишегенә дә йозак эленгән. Нибары өч бала өчен бинаны ягып, тәрбиячегә акча түләү кыйммәткә чыга дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Авылда зур булмаган мәдәният йорты, китапханә, мәчет, ФАП, ике кибет эшләп тора.
Вахит яшь салалар рәтендә йөри, 1919 елда оешкан. Шуңа да авылның тарихын биредә яхшы беләләр. Ул чорларның шаһиты булган кешеләр вафат инде, ә менә бер бина тора – 1930 елда салынган беренче мәктәп ул. Иң кызыгы, анда бүген бер гаилә яши.
– Ул мәктәптә башлангыч сыйныфлар гына була, – диде Вахит авылы китапханәчесе Сания Сәлимуллина. – Аннан балалар күрше Болгар авылына укырга йөргән. Ә менә 1986 елның 1 сентябренә Вахитта сигезьеллык мәктәп ачылды. Дөрес, ул бина башта ике яклы йорт итеп төзелде, аннан җирле җитәкчеләр теләге белән мәктәп өчен бирелде.
фото 1
Вахит авылында сигезьеллык мәктәп ачылганда, күрше Болгар авылында балалар саны кими, ә биредә киресенчә арта бара. Моның сәбәбе бик гади була – авылда «Ташовский» совхозы гөрләп эшли. Мәктәпкә бирелгән бинаны да совхоз үз акчасына төзетә.
– Ул чорларда совхоз эшчеләре өчен ике яклы йортлар сала, – дип дәвам итте сүзен Сания апа. – Нәтиҗәдә, Вахитка башка авыллардан да кешеләр күченеп килә, яшьләр дә туган авылларында калу ягын карый. Ә нәрсә, эш бар, хезмәт хакы әйбәт, иң мөһиме – яшәргә торак бирәләр. Шул рәвешле Вахитта янә бер урам барлыкка килә. 2000 елда Вахитта урта мәктәп ачыла. Монысы инде йорттан белем бирү үзәгенә әйләнгән бина гына булмый, ә баштан ук мәктәп итеп төзелә. Авылда балалар саны арта, шуңа да яңа белем бирү үзәгенә ихтыяҗ туа. Үзгәртеп кору чорында совхоз таркалмауда яңа җитәкченең өлеше зур була. Кама Тамагының Бортас авылында туып‑үскән Ринат Гатин Вахит өчен күп нәрсәләр эшли – мәчет салдыра, аннан урта мәктәп төзеттерә, асфальт түшәттерә. Нәтиҗәдә, Вахит, совхозның үзәге булып, бөтен тирәяк авылларны үзенә җәлеп итә. Ә урта мәктәпкә исә тирә-яктагы барлык татар авылларыннан килеп белем алалар. Районда бердәнбер татар телендә белем бирүче мәктәп була ул.
– Соң шулай гөрләп эшләп торган совхоз ник таркалды соң? – дим.
Җавапны мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Фәттахова бирде:
– Районга «Кызыл Шәрык» оешмасы килде, бөтен җирләрне аларга бирделәр. Ринат абый 2020 елны һич көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Үзе исән булса, бу турыда сезгә күбрәк сөйләр иде... РФнең атказанган агрономы иде ул. Урыны оҗмахта булсын, авыл кешеләре аны гел яхшы яктан гына искә ала.
фото 2
КӘҖӘ МАЛ УЛ!
Вахит авылында татарлар гомер итә дидем. Баксаң, бер рус гаиләсе дә бар икән – Спиридоновлар. Владимир белән Светлана 2013 елдан бирле нәселле кәҗәләр асрый. Ир белән хатын унбиш ел элек Норильскидан күченеп кайткан. Вахиттан йорт сатып алып, фермерлык эшенә керешкәннәр. Спиридоновларның кәҗәләрен күреп шаккаттык: коңгырт, күксел төслеләр, озын колаклылар... Аларның хәтта мөгезләре дә юк.
фото 3
фото 4 (1)
– Бездә нәселле кәҗәләр - альп һәм нубия төрләре, – диде Светлана. – Башта без бу йорт хайваннары турында ныклап өйрәндек. Нәкъ шушы нәселләргә тукталганга, сөенеп бетә алмыйбыз.
– Тышкы кыяфәтләреннән башка, гади ак кәҗәләрдән кай ягы белән аерыла соң? – дим.
– Беренчедән, аларның сөте тәмле, иссез. Һәм сөтнең майлылыгы югары, дүрттән алты процентка кадәр җитә. Чагыштыру өчен, ак кәҗә сөтенең майлылыгы өч‑дүрт процент була. Шулай ук әлеге нәселле кәҗәләрнең сөтендә аксым да күбрәк.
Владимир белән Светлана әле Норильскида чагында ук: «Татарстанга кайткач, кәҗәләр үрчетәбез», – дип үзара хәл итеп куялар.
фото 5
– Авылда җир күп бит, шуңа да йортны моннан алырга уйлаштык, – диде гаилә башлыгы. – Шәһәрдә үскән бала буларак, Светлананың кәҗәне дә, сыерны да күргәне юк иде. Теләк көчле булса, максат чынга аша икән...
Ир белән хатын берьюлы өч кәҗә сатып алып кайта. Югыйсә берсе артыннан гына киләләр. Ә аннан... сакалбикәләрне күргәч, эреп китәләр.
– Бер кәҗәгә күңелсез булыр дип уйладык, – ди Светлана. – Шуңа да иптәшләрен дә алдык. Ә нәрсә, бер кәҗәне дә шулай карыйсың, өчне дә.
Хуш, кәҗәләр авылга кайтып җитә. Ләкин хуҗабикә аларны сава белми! Җиленне тартып карый, ә аннан сөт чыкмый. Шуннан сакалбикәләрне карарга күршеләр кереп җитә. (Ни дисәң дә авылда әле мондый озын колаклы, көрән төсле җан ияләрен күргәннәре юк бит!) Күрше хатыннары кәҗәләрне «эх» дигәнче савып бирә. Светлана тын да алмый бу хәлне күзәтә. Иртәгәсен исә чиләген тотып үзе чыгып утыра. Бер сәгать дигәндә бер кәҗәне савып бетерә...
– Шул чакларны искә төшерәм дә көлеп җибәрәм. Хәзер бер сәгать эчендә унар кәҗә савам, – ди Светлана.
– Бүген ничә кәҗәгез бар?
– Зурлары унбишләп. Әле алар хәзер берәм‑ берәм бәти китерәчәк. Шуңа да бәтиләрне сатабыз. Быел бигрәк авыр – иген кыйммәт. Инде зур кәҗәләрнең дә баш санын киметергә уйлыйбыз. Дөресен әйтим, быел сакалбикәләр үз‑үзен ашата алмый, өскә чыга.
– Саткан сөт азык бәясен дә капламыймы?
– Юк шул. Алдагы елларда каплый иде, быел печән, иген бәясен үзегез беләсез. Кәҗә сөтенә сорау зур түгел, күбрәк сыр ясыйбыз. Эремчек тә эшлибез. Сораучылар шактый. Шуңа күрә күбрәк сөт продуктлары ясыйбыз.
Спиридоновлар кәҗә бәтиләрен бөтен Россия буенча озаталар, хәтта Хабаровскига кадәр җибәргәннәр. Шулай ук БДБ илләренә, мәсәлән, Казахстанга да сатканнар.
– Тере кәҗәләрне меңәр чакрым ераклыкка ничек җибәрәсез? – дим.
– Самолет, поездлар белән.
–?!
– Әйе, тартмага салабыз да вагон җитәкчесенә яки стюардларга бирәбез. Бәтиләргә юлда ашатыр өчен сөт, салам да куябыз...
Светлана кәҗә сөтенең составын өйрәнгән. Алай гына да түгел, КФУ мөгаллимнәре белән кәҗә сөтенең ДНКсын тикшерүләрдә катнашкан.
– Кәҗә сөтенең файдалы үзлекләрен тирәнтен өйрәнәсем килә, – диде Светлана. – Мин һәр сакалбикәнең нәселе турында документ алып барам. Бәти кайчан туган, атасы, анасы кем, ничә литр сөт бирә. Хәтта саткан кәҗәләр турында да мәгълүмат туплыйм – шалтыратып белешәм...
IMG-20220209-WA0008
IMG-20220209-WA0017
Авылда чишмә үзсалым акчасына төзекләндерелгән
«ЭШЛӘСӘҢ БУЛА!»
Вахитта мал асраучылар гомергә күп саналган. Әлегә кадәр авылда көтү дә булган. Тик бүгенгесе көндә унсигез генә сыер калган. Көзен күпләр баш санын киметкән – иген, печән бәясе кыйммәт бит. Ә менә Миңнуллиннар гаиләсе, киресенчә, баш санын арттырырга ниятли. «Ничек кенә булса да, мөгезле эре терлек үз‑үзен ашата ул», - диде гаилә башлыгы.
Рамил Миңнуллин үзмәшгуль статусы алган. Үзенең тракторы бар. Авыл җирлеге белән килешү төзеп, кышын юлларны кардан чистарта. Җәен исә авылдашларына җир эшләрендә ярдәм итә, печән, салам алып кайта.
Вахитта сөт җыймыйлар. Күрше авылларда өйләрен дача итеп тотучылар күп, шулар килеп ала икән. Үзләре дә илтеп бирәләр. Җәен сөт җитми дә, күрше Ташовка авылында чират торып алып бетерәләр.
– Бүген каралтыда җиде баш мөгезле эре терлек бар, – диде Рамил. – Сыер санын арттырырга исәп, бер тана да калдырдык әле. Хатын эшкә киткәнче, аппарат белән сыерны савып китә. Ул күрше авылда хисапчы булып хезмәт итә. Мин исә, күбрәк авылда торгач, мал карау, бакча эшләрен үз өстемә алам.
- Иген, печән бәясе кыйммәт дип тормадыгыз алайса? – дим.
– Кыйммәт дип... Аның бит сөткә дә бәясе арта. Шулай булгач, ике исәп, бер хисап.
Техникасы булгач, Рамил «Кызыл Шәрык»тан пай җирләрен дә алырга йөргән. Тик нияте тормышка ашмаган – документлар белән күп кыенлыклар килеп чыккан.
– Фермер булып эшләргә исәп бар үзе, – диде Рамил. – Җирең булып, игенне, печәнне үзең үстерсәң, күпкә файдалырак инде. Тик планнар барып чыкмады бит әле...
Күршедә генә Рамилнең әнисе – Динә апа Миңнуллина яши. Әби Вахит авылында туып-үскән. Тугыз дистәне ваклаган инде.
IMG_1610
– Авыл оешкач та, әти белән әни бирегә килеп урнашкан, – дип сүзен башлады Динә апа. – Әти сугышка Вахиттан киткән. Шуннан әйләнеп кайтмаган да, мин аны белмим. «Сугышка чыгып киткәндә әти елый‑елый сине итәгенә алып сөйде», – дип апам сөйли иде. Инде апа да дөньялыкта юк.
Динә апа башта колхозда, аннан совхозда сыер савучы булып эшләгән. Егерме биш ферма сыерын кул белән сауган буын алар. Җәмәгате белән алты бала – дүрт ул, ике кыз алып кайтканнар. Тик соңыннан туган игезәк кызларының берсе үлгән.
Динә апаның гомер иткән ире уналты ел элек дөнья куйган. Ләкин әби ялгызлыктан интекми, әйткәнемчә, күршедә улы белән килене яши. Казанда яшәүче балалары да атна саен кайтып йөри икән.
– Авылның иң гөрләп торган чагы туксанынчы елларга туры килде, – дип сөйләде Динә апа. – Совхозның оешуы авылны газлы, сулы, юллы да итте. Хәер, бүгенгесе тагын да матуррак – авыл шәһәргә әйләнде. Тик менә кешеләре генә картайды, ә яшьләр калмый.
Динә апа ике каенана, ике каената янына килен булып төшә. Каенанасы белән утыз еллап бергә яшиләр.
– Бик тату гомер иттек без, – ди әбекәй. – Балаларны каенанам үстерде. Без ирем белән гел эштә – фермада булдык. Ул заманда бит ферма эше яртышар көнгә сузыла иде. Совхоз зур, маллар күп. Барысы да кул хезмәте. Аннары гына ул саву аппаратлары чыга башлады.
– Без әбигә бик рәхмәтле, – дип сүзгә кушылды Рамил. – Тәрбия дә бирде, тамакны да кайгыртты. Әти белән әни өйгә ашарга гына кереп чыга иде – йә фермада алар, йә тышта, маллар янында. Без генә түгел, урамдагы һәр йортта диярлек шулай әбиләр оныкларын тәрбияләп үстерде. Урам тулы бала‑чага иде.
– Ә үзегез әниегез белән яшәргә теләмәгәнсез, – дим, уенын‑чынын кушып.
– Без башта бергә яшәдек үзе. Хәзер заман бүтән, мөмкинлекләр бар. Күршедә бер урын бушады да, хатын белән шунда заманча йорт салырга уйлаштык. Әнинең инде ияләнгән нигезе, һәр бүрәнәсе якын дигәндәй. Алай да көн дә әни янына керми калмыйм, туганнар да бик еш кайтып йөри. ...
Төзек, матур авыл Вахит. Үзсалым акчасына юлларын, чишмәсен дә карап куйганнар. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов шул юнәлештә тагын эшләргә җыенуларын әйтте. Тик менә авылда мәктәп, балалар бакчасы ябылу гына бик кызганыч. Ә авыл кешеләре әле өметен җуймый – әнә, 1980 нче елларда совхоз оешкан да, авылга яңа сулыш өрелгән бит. Дәүләт тарафыннан тагын шундый берәр программа барлыкка килер дә, Вахит янә яшәрер, дип чын күңелдән ышана алар. Әбиләр әйтмешли, бирсен Ходай! Вахит белән бергә тагын бик күп татар авыллары да яшәрсен...
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Сания Сәлимуллина, Вахит авылы китапханәчесе:
– Авылга 1919 елны Югары Осланның Мәмәтхуҗа авылыннан Фәйзрахман исемле кеше гаиләсе белән килеп утыра. Алар хатыны белән бу җирләр аша Казанга сәүдә эшләре белән йөри торган була. Бу әлеге урында кыр, болын җәйрәп ята. Икенче елны тагын өч гаилә килеп урнаша. 1924 елны Фәйзрахман абыйның беренче улы Хәбибрахман туа. Шуннан бер‑бер артлы кызлар дөньяга килә – Сания, Суфия, Нурия. Бу гаилә бик уңган санала. Фәйзрахман абый умартачылык, терлекчелек белән шөгыльләнә. Аннан күрә башкалар да шулай көн итә. Нәтиҗәдә, авылның даны тирә‑якка да тарала. Урыны да әйбәт – Казан юлында урнашкан. Вахит исеме исә атаклы революционер Мулланур Вахитов хөрмәтенә куелган булырга тиеш. Һәрхәлдә, әби-бабайлар шулай сөйли иде.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: