
Хикмәтле Иске Чаллы
Татар авыллары
26 июня 2018

ЗАМАНГА ЯРАКЛАШЫП...
Башта без Әлки районының үзәге – Базарлы Матак буйлап сәяхәт кылдык. Яңа төзелгән бассейн, спорт сараен карап чыктык. Узган ел ремонтланган бала тудыру йортында булдык. Заманча җиһазландырылган ул, хатын-кызлар өчен тудырылган барлык уңайлыкларны күреп сокландык та, гаҗәпләндек тә. Бала тудыру йортында дин әһелләре белән сөйләшү өчен аерым бүлмә булуы да игътибарны җәлеп итте. Абортка килүче хатын-кызлар башта мулла, атакай белән әңгәмә кора икән. «Узган ел, дин әһелләре белән сөйләшкәннән соң, биш хатын‑кыз баласын төшертү ниятеннән кире кайтты», – диделәр.

Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов язар өчен үзенчәлекле исемле, бай тарихлы, уңган кешеләре белән дан казанган берничә авылны тәкъдим итте. Мисал өчен, Мулла авылында эшләре гөрләп барган өч фермер бар икән. Әхмәт авылында исә нәселле атлар үрчетәләр. Районның тагын бер саласында сыек май ясау белән шөгыльләнәләр.

Иске Чаллы авылы да бар. Анда берничә хатын‑кыз бозым чыгару, өшкерү белән шөгыльләнә. Авылның туфрагы шундыймы... – диде Рәшит Билалов. Соңгы тәкъдим аеруча кызык тоелды. Гайре табигый көчкә ия кешеләр белән танышасы, күрешәсе килде. Шулай итеп, Иске Чаллыга юл тоттык.
«АВЫЛНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ»
Әлки районында Татарстанның «КАМАЗ» машиналары белән дан тоткан каласы исеменә аваздаш авыллар өчәү: Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы. Шуларның иң борынгысы – Иске Чаллы. Сугышка кадәр Яңа Чаллы зуррак булган. Әле аннан соң да авыл гөрләп яшәгән. Тик менә үзгәртеп кору җилләре башлангач, 1990 нчы еллардан соң, Яңа Чаллыдан халык күпләп читкә китә башлаган. Нәтиҗәдә бүген Яңа Чаллы белән Иске Чаллыда халык саны бер чама – 240 кеше тирәсе. Икесендә дә йөзләп хуҗалык бар. Тик тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы Иске Чаллыда гына калган. Балалар өч авылдан йөреп укый икән.
Иске Чаллының тарихы турында Флера апа Вафинадан сораштык. Утыз ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган бу сөйкемле апаны «авылның йөзек кашы» дип таныштырдылар. Зәвыклы өс-башы, матур сөйләме өчен генә түгел, ул Иске Чаллы өчен янып яшәүчеләрнең берсе дә икән. «Казанның 1000 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре иясе.

– Иске Чаллының якынча 400 еллык тарихы бар, – дип сөйләде Флера апа. – Авылга беренче нигез салучы Мөрәс бабай булган. Ул биредәге елга буена килеп утыра, аңа «Чаллы» дип исем куша. «Чаллы» – елга башы дигәнне аңлата. Чаллы елгасы Базарлы Матак аша агучы Актай елгасына кушыла. Актай исә – Камага. Мөрәс бабай, бу җирне урыны яхшы дип сайлаган булырга тиеш. Чынлап та, безнең авыл Болгар белән Биләр арасында урнашкан. Элек халык урман арасыннан Биләргә җәяү йөри иде. Тора‑бара Чаллы зурайган. Урын җитми башлагач, кешеләр үзләренә яңа уңайлы урын эзләп, ике чакрым ераклытагы яңа мәйданга күчеп утырганнар. Анысына инде «Яңа Чаллы» дип исем кушканнар. Ә Мөрәс бабай нигез салган авыл Иске Чаллы булып калган.
Иске Чаллының тарихы җентекләп өйрәнелмәгән. Флера апа да әлеге тарихны авыл картлары сөйләп калдырган буенча гына бәян итте. Югыйсә биредә археологлар өчен бик күп чимал бар. Язгы ташу вакытында кеше сөякләре калдыклары килеп чыга икән.
– Элек Иске Чаллыдан ерак түгел зур шәһәр булган дип тә сөйлиләр, – диде Флера апа. – Моның булуы бик мөмкин, әйткәнемчә, Болгар, Биләр орынып тора бит. Сәүдә итү өчен дә отышлы урын. Киләчәктә безнең җирләр яхшылап өйрәнелер, дип ышанам.
Иске Чаллы халкы элек-электән атаклы гармунчылары белән дан тоткан. Хәер, бүген дә авылда гармунчылар бар икән. Мәдәният йортында узган кичәләрдә сәхнәне ду китерәләр.

– Авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – диде Флера апа. – 2005–2006 еллларда ук «Чиста су» программасы кысаларында йортларга су керде, мәчеткә кадәр асфальт юл килде, урамнар якты. Ни кызганыч, яшьләр бик калмый.
– Эш юкмы, ни өчен яшьләр калмый? – дим.
– Эш юк, дип... Эшләсәң, бар инде. Бездә инвестор «Кызыл Шәрык» җәмгыяте. 3800 баш савым сыеры гына бар иде. Ике ел элек, чир чыгып, малларны бетерделәр. Зур‑зур биналар бушап калды. Дөрес, хуҗалар яңадан сыерлар кайтартылачак, ди. Өметләник инде. Эше булса, авыл бетми ул.
Иске Чаллыда заманында кыз урлау гадәте булган. Тик бүген яшьләр алай өйләнешми икән.
– Хәзерге кызларны урлап кара! Утыртырлар! – дип тә шаяртты авылның бер агае.
Авылның киң, яшел чирәм үскән матур урамнары буйлап йөрибез. Флера апа белән һәркем исәнләшеп, хәл белешеп китә:
– Эштән киткәнгә өч ел булса да, берәр нәрсә килеп чыкса, хәзер дә миңа шалтыраталар, – ди юлдашыбыз. – Башта мәктәптә укытучы булып эшләдем. Авылда бит гомергә укытучыларга карата хөрмәт булды. Әллә шуңа, авылдашлар миңа беркайчан кыек сүз әйтмәде, бик аңлашып эшләдек. Хәзер дә аралашып, матур яшибез.
Флера апа безне Иске Чаллының атаклы өшкерүчесе Фәрдия апа Харисова янына да алып барырга ризалык белдерде:
– Бүген җомга көн, кешеләрне кабул итми ул. Үзем сөйләшермен, – диде.
«СЕЗДӘ БОЗЫМ ЮК...»
Фәрдия әбине районда гына түгел, республикада да беләләр икән. Заманында республиканың кайбер җитәкчеләре дә килгән. Бүген дә кеше өзелми.

Әбинең капкасы бикле иде. Флера апа:
– «Разведка» ясыйм әле, кәефе ничек икән, – дип, арткы яктан кереп китте. Ул да түгел, ишектән ак яулыгын бөркәнгән, шактый тере бер әби күренде. Исәнләшергә дә өлгермәдек, килә-килешкә югары тон белән:
– Язмагыз, язма минем турында. Фотога да төшермәгез! Колдун, диләр. Кеше котыртып йөрмим әле. Хәзер язсагыз, күче белән халык килә башлый. Җитте инде, күп өшкердем...
Дөресен әйтим, әбине күргәч, шикләнеп калдым. Шактый дуамал
кешегә охшап тора. Кычкырып, каты итеп сөйләшә. Әңгәмәне яздырырга дип диктофонымны чыгарган идем:
– Яздырма! Югыйсә хәзер үзеңне бер урында катырып калдырам! – димәсенме. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, басып тик торабыз. Флера апаның гына әлеге күренешкә исе китмәде:
– Фәрдия апа, кеше куркытма. Әйдә, өеңә кереп сөйләшик әле, кызлар туңа, – диде.
Әби тынычлангандай итте. Үзе артыннан ияртеп, иске йортына алып керде. Фәрдия апаның бер нигездә ике йорты бар. Искесендә ул яшәми, кешеләр кабул итә, яңасы матур, заманча итеп эшләнгән.
– Әлеге иске йортымда рәхәт, монда энергия дә яхшы, – диде әби. – Буй‑буй булып дүрт җирдән нур килә. Яңа йортка ияләнә алмыйча аптырап беттем. Хәзер ярый инде, тынычрак йоклый башладым.
Фәрдия апага 85 яшь тулган. Сыер асрамый башлаганына биш кенә ел икән. Сарыкларын узган ел бетергән.
– Тавыктан кала, башка җан иясе юк, – диде.
Сөйләшә-сөйләшә әби ачылып китте. Колхозда эшләгән вакытларын, ире белән яшәгән чакларын да искә алды. Үзе әйткәнчә, «нур иңү» турында аеруча яратып, тәмләп сөйләде:
– Илле бер яшемдә ике улымны, иремне югалттым, – диде Фәрдия апа. – Бер‑бер артлы вафат булдылар. Кече улым кечкенәдән гарип иде, чирдән үлде. Ә менә уртанчысын кыйнап харап иттеләр. Иремне дә югалткач, акылдан язар хәлгә җиттем. Бер‑бер артлы бит. Бүгенгедәй хәтерлим: түзәр чама калмагач, кулга бау алдым да каралтыга чыгып киттем. Кулым калтырый, үз-үземне белештермәс дәрәҗәгә килдем. Шулвакыт кемдер башымнан сыйпаган кебек булды. Тынычланып калдым. Аяклар үзеннән-үзе өйгә алып керде. Диванга утырдым. Карасам, миңа таба өермә булып нур килә. Башымны бер якка борам, икенче якка... Качып котылып булмады, теге нур китереп бәрде дә, тәмам күмеп китте. Шуннан ни булганны хәтерләмим, аңымны югалттым.
Фәрдия апа шул көннән бирле үзендә гайре бер көч тоя икән. Бозымны күрә, киләчәкне дә юрый. Башта ул якыннарын, танышларын өшкергән. Тора‑бара аның даны тирә‑як авылларга, районнарга таралган. Көненә йөзәр кеше килгән вакытлар да булган. Хәзер ул кадәр үк түгел икән инде.
– Ә ничек өшкерәсез? – дигән идем, әби безне тиз генә агач эскәмияләргә утыртты. (Йорт эчендә дүрт кеше идек). Шуннан, һәрберебез янына килеп, озак кына дога укыды. «Ихлас» белән «Фатиха» сурәсен аерымачык ишеттем, калган сурәләр минем өчен таныш түгел иде. Ярты сәгатьләп шулай укыганнан соң:
– Дүртегез дә чиста, сездә бозым юк, – дип куйды.
– Ә сез бозым барын шунда ук күрәсезме? – дим.
– Әлбәттә, күрәм дә, әйтәм дә.
– Бозымны чыгарып бетерә аласызмы? – дим.
– Чыгарам. Кемгә өч, кемгә җиде‑сигез тапкыр өшкерү кирәк. Бозым ни дәрәҗәдә каты инде, шуннан тора.
Шулай итеп бер сәгатьләп утырдык әби янында. Соңга таба бөтенләй ачылып китте, кочаклап ук алды. Ә аның өшкерүләренә килгәндә... Һәрхәлдә, зыян булмады. Дога ишеткәч, җанга бер төрле рәхәтлек иңә бит. Фәрдия апа яныннан чыкканда арыганлык беткән кебек тоелды. Дога файдасымы, бүтәнме, өздереп әйтү кыен...
Ә урамга чыккач, бер кызык хәл булды. Безне Әлки район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Иске Чаллыга үз машинасында алып килде. Ни хикмәт, җирле җитәкченең Toyota Land Cruiserы кабынмады.
– Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде, тик торганнан бит, – дип аптырады Рәшит Әбрәрович.
Әби исә моңа үзенчә аңлатма бирде:
– Машинаны дөрес урынга куймагансыз, бераздан кабына, – диде.
Шуннан безнең арттан икенче машина килеп җитте. Ә Рәшит Әбрәровичның машинасы нәкъ ярты сәгатьтән кабынган. Берәү дә бер җиренә кагылмаган. Баксаң, Иске Чаллыда моннан да сәеррәк хәлләр булгалый икән. Биредә яшәүчеләр машина кабынмауга гына әллә ни гаҗәпләнми.
КЕЧКЕНӘ КОЛХОЗ
Иске Чаллының башка өшкерүчеләре янына барып тормадык. Көнгә бер «сеанс» җитәр дидек. Аннан Фәрдия апа авылда иң стажлы «караучы әби» булып санала, калганнары аңа иярүчеләр икән.
Иске Чаллыда халык өшкерү белән генә шөгыльләнми, әлбәттә. Мал‑туар асрый, яшелчә, җиләк‑җимеш үстерә. Без авылның иң уңган гаиләләренең берсенә – Хәйдәровларга тукталдык. Гаилә башлыгы Гали абый тормыш иптәше Гөлгенә апа белән өч бала – ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Кызлары – Казанда, ә менә уллары Рамазан үзләре янында яши. Гали абый әйткәнчә, әтисенең уң кулы.
Хәйдәровлар хуҗалыгында 26 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 11е – савым сыеры. Сөтне савып алып, урнаштыру – фәкать ир‑атлар җилкәсендә.
– Хатыным Иске Чаллы төп белем бирү мәктәбендә укыта, аның маллар янында йөрергә вакыты калмый, – диде Гали абый. – Гөлгенәнең төп эше – мәктәп. Ә хуҗалык Рамазан белән минеке. Кечкенә бер колхоз безнең, тик җитәкче, эшчеләргә генә бүленмәгән.
Хәйдәровларның 35 гектар җирләре бар. Дүртесе үзләренең пай җире, икесен күршеләреннән сатып алганнар. Җир эшкәртер өчен барлык техникалары да бар, трактор, комбайн, чәчкеч, печән җыю җайланмалары. Әле сезон вакытында авылдашларына да ярдәм итәләр.

– Рамазан җәй көне өйгә кайтмый да, – диде ата кеше. – 23 яшендә генә булса да, бар эшне булдыра, бик тырыш. Кечкенәдән кул арасында булды. Бөтен ышаныч, өмет аңарда. Шәһәргә җибәрәсем килмәде. Анда да эшләп ашарга кирәк. Монда, ичмасам, үз‑үзенә хуҗа, эш җайланган. Безгә хәзер әллә ни кирәкми инде, балалар дип тырышабыз.
Хәйдәровларлар авыл башында мини‑ферма төзеп ята. Дәүләттән акча алмаганнар. Үз көчләре белән эшлиләр икән.
– Рамазанны фермер итеп теркәп, бер миллион грант аласы килгән иде, – ди Гали абый. – Әлегә булмады. Фермер булыр өчен авыл хуҗалыгы белгечлегенә укырга кирәк. Ә Рамазан Казан кооператив институтының икътисад бүлегендә читтән торып белем ала. Аны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы юнәлешендә укырга керер инде. Бер карасаң, улыбызның югары белеме дә була, икътисад белгечлеге авыл хуҗалыганнан әллә ни ерак та түгел кебек. Тик законга каршы барып булмый шул…

Авылларга баргач, фермерлар белән сөйләшкәндә, еш кына бер сорауга җавап эзлибез: терлек асрауның файдасы бармы?
– Бар, – диде Гали абый. – Малларга печәнне, игенне сатып алмыйбыз. 35 гектар җирнең бер яртысында печән, икенчесендә иген үсә. Шул ел әйләнәсе ашатырга җитә. Сөтне, күрше авылдагы бер фермер белән кушылып, район үзәгенә илтеп тапшырабыз. Авылдагы сөт җыючы литрын 11 сумнан ала, ә без 13 сумнан тапшырабыз. Әлбәттә, бер генә сыер асраган кеше, район үзәгенә кадәр сөт тапшырып йөри алмый, файдасы калмый. Ә безгә барыбер отышлырак әле.
Хәйдәровлар кыш көннәрендә сөттән генә аена 70–80 мең акча керткән. Хәзер исә, сөткә бәяләр төшкәч, керем 50 мең сумга гына калган.
– Ун баш сыер көтүдә йөри, – диде Гали абый. – Чиратлап көтәбез. Иң күбе без чыгабыз, көтүдәге 55 сыерның 10сы безнеке бит. Әле менә авылдашлар белән «электропастух» алып куярга җыенабыз. Күрше авыллар сатып алган, җайлы, диләр.

Тагын бу хуҗалыкта дүрт ат бар. Эш өчен дә файдаланалар, иткә дип тә суялар. Ат итеннән күпләп казылык ясыйлар икән.
– Бу минем төп нигезем, – диде Гали абый. – Без сигез туган. Аллага шөкер, туганнар бик дус‑тату яшибез. Әти‑әни юк, дип тормыйлар, бик еш кайталар. Ат итеннән ел саен казылык ясап, туганнарга күчтәнәч итеп таратабыз. Бергә‑бергә яшәгәч күңелле. Әле менә авыз ачтырдык, туганнар җыелышып кайтты. Әти-әниебезнең дә рухы шат булгандыр, дип уйлыйм.
...Әлки якларында менә шулай яшәп яталар. Уен-көлкене аңлый торган, тырыш, кунакчыл халык гомер итә биредә. Тагын бер сыйфатлары бар: акны ак диләр, караны – кара. Кыскасы, мишәр туганнар булдыра!
Добавить комментарий