Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Яңа Шимбәр – бер йодрык булып яшәү

Яңа Шимбәр – бер йодрык булып яшәү

Кечкенә авылның олы тарихы

25 декабря 2019

Күз алдына китерегез: авылда бер урам һәм анда кеше яши торган унтугыз йорт бар. Мәктәп, мәчет, клуб, кибет – берсе дә дә юк. Әтнә районының Яңа Шимбәр авылы кешеләре әнә шулай гомер итә.
dsc_0505
«КИБЕТ УРЫНЫНА – ҺӘЙКӘЛ»
Дөрес, кайчандыр биредә мәчет, мәктәп, клуб булган. Иң кызыгы һәм кызганычы – боларның бары­сын да бер бина үзенә сыендыр­ган. Совет хакимияте килгәннән соң, мәчеттән башлангыч мәктәп ясаганнар. Берничә елдан соң, ба­лаларны күрше авылга җибәреп, мәктәпне клуб иткәннәр. Тик әлеге тарихлы, борынгы бинаны күреп булмады – аны берничә ел элек сүткәннәр.
Яңа Шимбәрдә халык өчен мөһим урын булып райпо кибе­те эшләгән. Тик узган ел ул иске таш бинаны да сүткәннәр икән. Хәзер бу урында һәйкәл торгызып яталар.
– ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ту­мышы белән Яңа Шимбәрдән, – дип сөйләде Түбән Көек авы­лы җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев. – Бөек Ватан су­гышында һәлак булган, катнашкан кешеләрнең исемен мәңгелештерү аның идеясе иде. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе һәйкәл эшл­әүне тулысынча үзе күтәрә.
%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%b8%d0%ba
Моңа кадәр Яңа Шимбәрдә һәйкәл булмаган. Бары сугышта һәлак булганнарның исемен мемо­риал тактага гына язып куйганнар. Һәйкәл янәшәсенә, элеккеге клуб урынына, зур булмаган корылма ясау планы да бар икән. Монысы да Әсгать Сәфәров идеясе.
– Авылда мәчет юк бит. Әбиләргә кереп дога уку өчен бер урын кирәк, әлбәттә, – диде Фәргать Мөхәммәтгалиев.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-1
Яңа Шимбәрдә райпо кибете эшләгән. Тик узган ел ул иске таш бинаны сүткәннәр. Хәзер бу урында һәйкәл торгызып яталар.
 
Җирлек башлыгы белән әнә шу­лай авылның «үзәген» карап, фо­тога төшереп торган арада бер ма­шина килеп туктады. Күчмә кибет икән. Кешеләрне махсус чакырып чыгардылар диярсең: капкадан бер‑бер артлы апалар, әбиләр күренде. Санаулы минут эчендә сигезләп хатын‑кыз җыелды. Мө­лаем генә сатучы кыз, товарларны әрҗә белән яңа яуган карга тезеп куйды. Ипи, тоздан башлап, мандарин, виноград, балык, казылык кебек ризыкларга кадәр бар. Без, журналстларга шул гына кирәк, эчкерсез, ачык апалар белән туй­ганчы сөйләштек.
Халык ризыкка аптырамый: райпо сәүдә челтәре машинасы да, шәхси кибет тә атнага икешәр тапкыр килә, ди. Авыл кешеләре соңгысын ныграк мактады: «Товар күбрәк», – диделәр. Яңа Шимбәрдә кибет тотуның файдасы юк – кеше саны аз булгач, утка, газга, кибет­чегә түләнгән хезмәт хакы аклан­мый. Шуңа күрә иң яхшысы – менә шундый күчмә кибетләр. Халык көнен, сәгатен белеп, товар төягән машинаны кадерле кунак кебек көтеп тора.
Мәктәп, мәдәният учагы бул­маса да, Яңа Шимбәрнең юллары яхшы. Дистә еллар элек үк авыл­га асфальт юл кергән. Һәр йортта газ, су бар. Ни кызганыч, яшәргә кешесе генә аз.
БИШ ЕЛГА – ДҮРТ БАЛА!
Яңа Шимбәрдә 60 кеше яши, 31 йорт бар. Әле аларның да унту­гызында гына торалар. Бер мәктәп яшендәге, өч бакча баласы бар. Һәм алар барысы да – бер йорттан! Әлбәттә, без бу гаиләгә дә кердек. Габдрахмановлар берсеннән-бер­се кечкенә дүрт бала үстерә икән. Каенана, ул-килен, оныклар – бер йортта тату гына яшәп яталар.
– Ирем Айнур белән бер сый­ныфта укыдык, – дип сөйләде Алсу. – Унберне тәмамлаганнан соң, Әтнәдә һөнәр училищесында укыдык. Айнур эретеп ябыштыру­чы, мин пешекче һөнәрен үзләш­тердем. Аннан Айнур армиягә кит­те. Хатлар язышып, телефоннан сөйләшеп тордык. Булачак ирем хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, «Оргсинтез» заводына урнашты. Мин исә «Катык» ресторанында эшләдем. Тик, гаилә коргач, авыл­га кайтырга булдык. Әти-әниләр янында тормыш итүне җайлырак дип таптык.
Алдан күреп шундый нәтиҗәгә килгәннәр диярсең: Габдрахма­новлар биш елга дүрт бала алып кайта! Яшь гаиләгә мондый чак­та әти‑әни ярдәме ничек кирәк икәнен аңлатып тору кирәк тү­гелдер...
 
1-3
Габдрахмановлар биш елга дүрт бала алып кайткан.
– Балалар бөтен кешегә җит­те, – ди ана кеше. – Каенанам, Иске Шимбәрдәге әти‑әнием – бары­быз бергә карадык. Олы кызыбыз Лилиягә дүрт яшь тулганда икен­чесен – улыбыз Ринатны алып кайттык. Аңа яшь ярым булганда игезәк улларыбыз – Рәдис белән Рәмис туды.
Лилия бүген Түбән Көек төп бе­лем бирү мәктәбенең икенче сый­ныфында укый. Мәктәп автобусы Яңа Шимбәргә фәкать аның өчен генә килә икән. Ә малайларны ана кеше үз машинасы белән көн саен Түбән Көек балалар бак­часына илтә. Үзе дә мәктәптә – тех­ник персонал булып эшкә кергән. Ә менә гаилә башлыгы Айнур көн саен Казанга йөреп эшли.
– «Ана капиталы» акчасына Ка­заннан бүлмә дә алып куйдык, – ди Алсу. – Аны арендага бирдек, ирем исә көн саен безнең янга кай­тып йөри. Казан безгә әллә ни ерак түгел бит – 60 чакрым тирәсе. Әлегә менә шулай көн итәбез.
– Ирең дә Казанда эшли, яшәргә бүлмәгез дә бар икән, Казанга китәсегез килмиме соң? – дим Ал­суга.
– Юк, нинди китү, ди. Шәһәрне яраткан булсак, кайтмаган да бу­лыр идек.
– Яңа Шимбәрдә бер генә со­циаль объект та юк бит. Ә сездә – балалар... – дим, үз сүземне бирмәскә тырышып.
Тик Алсу бирешми:
– Түбән Көек өч кенә чакрым безгә. Машиналарыбыз бар. Кае­нанам да кибеттә эшли. Бары­быз бергә иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Шәһәрдә дә өч кенә чакрым эшеңә барасың инде. Аның каравы, авылда тыныч, саф һава... Яшәргә дә шәһәрдәге кебек күп акча китми.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-3
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-2
dsc_0253
Халык ризыкка аптырамый: райпо сәүдә челтәре машинасы да, шәхси кибет тә атнага икешәр тапкыр килә, ди. Авыл кешеләре соңгысын ныграк мактады: «Товар күбрәк», – диделәр.
 
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-6
ФЕРМЕР БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
 
Авылда кеше яши торган унту­гыз йорт булса да, савым сыер­лары утыз баштан артык. Монда тагын бер нәрсәне искәртергә кирәк: унтугыз йортның күбесендә өлкәннәр яши, алар инде мал ас­рамый. Шулай булгач, нигездә, алты‑җиде йортта сыер тоталар.
Фидаил һәм Люция Мөхәммәт­җановлар – авылның иң күп мал тотучылары. Алай гына да түгел, фермер булып теркәлгән бердәнбер гаилә.
– Быел сентябрьдә грант оттык, – диде гаилә башлыгы. – Барлыгы 2 миллион 970 мең сум булды. Ул акчага техника алдык, печән җыю өчен кирәк-яракларын да юнәттек. Калган акчага ун баш мөгезле эре терлек алачакбыз. Үзе­безнең әлегә ун баш савым сыеры, берничә баш танабыз бар.
Мөхәммәтҗановларның мал ас­рау буенча тәҗрибәләре зур – гаилә башлыгы гомере буе колхозда эшләгән, ферма мөдире булып та торган, хуҗабикә исә бозаулар караган. Өйдә дә өчәр-дүртәр сыер асраганнар. Мөхәммәтҗановлар пай җирләрен үзләре эшкәртә, алар 14 гектарны тәшкил итә икән.
– Киләчәктә тагын берничә пай җире алу ниятебез бар, – ди хуҗа кеше. – Кыш чыгарлык печән, салам кирәк бит. Грантның тәртибе бар – баш санын 25 тән ки­метмәскә кирәк. Ә безнең пай җи­рендә аның кадәр мал өчен печән, иген үстереп булмый.
Яңа эш башлаган фермерлар­ның планнары күп – зуррак фер­ма бинасы төзү, сөтне эшкәртеп сату... Ә бүген алар сөтне литрын 21 сумнан дәүләткә тапшыра.
– Декабрь, гыйнвар ае‑сөткә бәянең иң кыйммәт вакыты,-диде Люция Мөхәммәтҗанова. – Язга 20 сумнан да кимрәк була. Менә мин шуңа аптырыйм: колхоз сө­тен бүген 27 сумнан җыялар, ә ху­җалыкныкы нигә кимрәк бәядән йөри? Без дә бит бер дигән, югары сортлы сөт тапшырабыз!
Мөхәммәтҗановлар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Алар инде зурлар, үзләре әти‑әни бул­ган, Казанда яшиләр.
– Балаларыгызны да бу эшкә тартасыгыз килмиме? Ни дисәң дә, сез олыгаю ягына барасыз, – дидем гаилә башлыгына.
Ире җавап биргәнче, хуҗабикә уенын‑чынын бергә кушып әйтеп куйды:
– Күп итеп акча керә башласын әле, кайтырлар. Үзеңә эшләү фай­далырак бит ул...
– Андый уйлар да бар, – диде Фидаил абый. – Улым бу эшкә алынубызны бик хуплый. Доку­ментлар артыннан да үзе йөрде. Эшләп китик әле, күз күрер. Үзе­без дә карт түгел бит әле, 55 яшь тә юк. Менә пенсия яшен дә арт­тырдылар. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә.
Авыл җирлеге башлыгы Фәр­гать Мөхәммәтгалиев әлеге гаилә турында: «Авыл өчен җан атып торучылар», – диде. Зират тирәлә­рен тоту, башка эшләр дисеңме, Мөхәммәтҗановлар гел беренче икән.
Авылга яңалык алып килүчеләр дә алар. Мисал өчен, ике ел элек «электропастух» алып куйганнар.
– Сыер башыннан 1800 сум җыелдык, – диде Фәргать абый. – Малай алып кайтып бирде, сый­фатлысын алдык. Беренче елны 2 чакрымга җитә торган чыбык белән мәйданны уратып алган идек. Быел баш саны арткач, көтү­лек мәйданын арттырдык. «Элект­ропастух» бик җайлы инде, иртән малларны озатып куясың, кичен барып аласың.
Шимбәрлеләргә мал асрау өчен бөтен мөмкинлек тә бар – чишмә, таулар йортларыннан өч йөз метр­да гына. Көтүлек җирләре дә шун­да гына. Шуның өчен дә авылда гомер-гомергә күпләп мал тот­каннар.
1-1
Фидаил һәм Люция Мөхәммәтҗановлар – авылның иң күп мал тотучылары. Алай гына да түгел, фермер булып теркәлгән бердәнбер гаилә.
 
 
НӘСЕЛЛЕ ТЕГҮЧЕЛӘР
Авылның атаклы тегүчесе – Рим­хать Галимҗанов янына да кер­дек. Тормыш иптәше Флюра апа белән икәү яшиләр. Римхать абый күп еллар өйдә кия торган җылы аяк киемнәре теккән. Дө­рес, соңгы бер‑ике елда бу эшне ташлаган инде. Ни өчен дигәндә, беренчедән – сорау юк, икен­чедән – олыгаю үзен сиздерә икән. Тик шулай булса да, «Зингер» тегү машинасы йортның түрендә тора. Күңеле төшеп киткәндә Римхать абый аның артына утырып, кел­тер-келтер иттереп, нәрсә булса да тегеп ала.
dsc_0412
– Бу әтидән калган машина, – диде ул. – Әти авылның атаклы тегүчесе булган. Мин үземне белгәннән бирле – машина ар­тында. Мактану түгел, дөресе шу­лай: иң авыр заманнарда да ялан­гач йөрмәдем. Күлмәк, бишмәт, аякка чүәк – әти мине гел матур киендерде. Авылдагы малайларга да киемнәр тегеп бирә иде.
– Бу машинага ничә ел, беләсез­ме? – дим.
– Юк, белмим. Йөз генә тү­гел инде. Аны инде миңа сорап та килделәр. Бер елны бит «Зингер» машиналарын җыеп йөрделәр. Бирмәдем. Әти истәлеге бит ул. Инде хәзер бик яхшы текми дә, шу­лай да йортның иң кадерле ядкаре ул. Балачагым истәлеге. Миннән соң балалар теләсә нишләтерләр. Ә мин исән чагында торсын.
dsc_0423
https://www.youtube.com/watch?v=WW8rAfqLnDg
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-7
Тик Флюра апаның әлеге тегү машинасына үз мөнәсәбәте икән. Сәбәбе менә нәрсәдә:
– И-ии, бу машина аркасында күргәннәрем, – дип сөйләде хуҗа­бикә. – Римхать колхозда трактор­да эшләп кайта да тегү машинасы каршына килеп уты­ра. Төне буе келтер-келтер килгән тавыш тынмый. Тавышы ярар инде, аннан чыккан пычрагы хикмәт! Ул иске‑москы пальто, плащлардан күпме чүп, тузан чыкканын үзем генә беләм... Рим­хатьне әрли торган идем: «Юк, эшләмим, дип әйт!» Ә ул барыбер үзенекен эшләде.
Римхать абыйга чималны ке­шеләр үзләре алып килгән. Иске туннар, бишмәтләр – барысы да эшкә яраган. Останың даны еракларга кадәр таралган бул­ган – Арча, Әтнә, хәтта Казан ке­шеләренә дә аяк киемнәре тегеп биргән ул.
– Хәзер генә бит – кибет-базар­ларда җаның ни тели, шул бар, – диде тегү остасы. – Ул чагында юклык заманы...
– Алайса сезнең дәрәҗәгез зур булган? – дим.
– Зур, дип... (Көлә). Сорап килгәч, кешегә: «Юк», – дип әйтергә кыен бит. Кемдер фермада, кемдер за­водта эшли. Кешеләрне кызгана идем... Эшем өчен зур акча сора­мадым, «кул җиле» дип бирәләр иде.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-8
Галимҗановлар ике кыз тәр­бияләп үстергән. Кызларының бер­се дә бабалары, әтиләре һөнәрен дәвам итмәгән. «Алар тегүченең авыр хезмәт икәнен күреп үсте, шуңа андый теләкләре булмады», – диде ана кеше.
...Кызык сәфәр булды бу. Иң хикмәтлесе – авылның җитмеш процентка якын кешесе белән танышып, аралашып чыктык. Кеч­кенә авылларга хас бер сыйфат – бердәмлек. Бу сыйфат шимбәр­леләргә дә хас.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-9
– Бу әтидән калган машина. Әти авылның атаклы тегүчесе булган. Мин үземне белгәннән бирле – машина артында,-диде Римхать Галимҗанов.
 
 
 ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Туган авылым – Яңа Шимбәрнең тарихын ныклап өйрәндем. Китап эшләү нияте дә бар. Кыскача шуны әйтә алам – Яңа Шимбәр XVII гасырда оеша. Җирле халыкның нәсел шәҗәрәсе ногайлыларга барып тоташа.
Казан ханлыгы чорында Мөхәммәт Әмин атлы ханның крепостен безнең бабайлар са­клаган. Казан ханлыгы тар‑мар ителгәнннән соң, гади халык хәзерге авыл территориясенә килеп урнашкан. Якында гына Иске Шимбәр исемле авыл була, яңа барлыкка килгән авылга Яңа Шимбәр дип исем кушалар. Ике авыл арасында Шимбәр атлы елга ага. Бүген инде аның суы корыды, алай да чыганагы бар әле.
1921 елгы ачлык заманында авылда 128 йорт булган. Шул елны көчле янгын чыгып, 100 йорт көлгә әйләнгән. Ләкин шуннан соң да авыл бетмәгән, яңадан торгызылган. Сәбәбе – безнең якларда халык эштән курыкмый, бик тырыш.
Тәэминә Биктимерова, тарихчы.

 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: