![Җиләкле бистәсендә җиләк ник үсми?](https://protatarstan.ru/old/news/2017/09/1-1-25.jpg)
Җиләкле бистәсендә җиләк ник үсми?
Шәһәр бистәләре
27 сентября 2017
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-1-25-960x640.jpg)
Казанның Киров районына караган Җиләкле бистәсенә барырга җыенганда танышлар: «Газ пистолеты булса да алыгыз, куркыныч анда», – диделәр. Чынлап та шулай икән! Рәхмәт, бистә кешеләре ташламады: урамнар буйлап сәяхәт кылганда озата йөрделәр. Туктаусыз этләр өрә. Бер кулда – таяк, икенчесендә – тимер чүкеч. Өстәвенә, көн дә болытлап яңгыр ява башлады... Куркыныч фильмнар бер якта торсын, билләһи!
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-3-24-960x640.jpg)
«ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ КАЛМАДЫ...»
Җиләкле бистәсе Казанның үзәгендә урнашкан дисәм дә була: машина белән Кремльгә нибары ике‑өч минутлык юл. Биек йортлар артында шундый авыл (дөрес, рәсми исеме андый түгел аның) бар дип һич кенә дә уйламассың! Монда барысы да гаҗәп: урам уртасында күл булып җыелып яңгыр сулары мөлдерәп ята, ярым ишелгән йортлар моңаеп утыра, капка төпләрендә кеше биеклегендәге чүп үләннәре гаскәр кебек тора... Шәһәр белән авыл арасында – ун метр ара һәм... әйтеп бетергесез аерма.
Матур йорт эзләп, Кече Крыловка урамында йөрибез. Яңа, зур гына эшләнгән йортның кап касын шакыдык. Ишек алдында башына яулыгын бөркәнгән сөйкемле генә апа күренде. Нурия исемле икән:
– Мин бирегә 1975 елда килен булып төштем, ә ирем Илшат монда туып-үскән. Әйдә, танышырсыз, – дип, Нурия апа Галимова безне өенә чакырды.
Капкадан кергәч тә, күзем әнис алмаларына төште. Рәсемдәге кебек алар: кып-кызыл.
– Янгында алмагачның бер ягы янды, бөтенләй корыр дигән идек, быел, шөкер, алма бирде, – диде Нурия апа.
Галимовлар гаиләсенә 2015 елда бик зур фаҗига килгән: җәй башында йортлары янып беткән. Документтан гайре ялкыннан бер генә әйберләрен дә алып чыга алмаганнар.
– Бишәү: ирем, улым, киленем, яңа туган онык белән урамда калдык, – дип, Нурия апа моңсу хатирәләрен яңартты. – Ирем белән иртәнге чәйне эчеп бетереп базарга җыенып йөри идем, балалар бүлмәсеннән кара төтен чыкты. Документларны гына алырга өлгердек. Әле ярый балалар өйдә юк, оныкны хастаханәгә алып киткәннәр иде. Бабай да, мин дә – намазда. Янгын буласы көнне дә төне буе намаз укыган идек. «Ни өчен безгә мондый хәсрәт бирдең?» – дип елый‑елый күздә яшь калмады. Бу күкләр тарафыннан бирелгән сынау булган, моны соңрак аңладык. Аллаһ Тәгалә: «Бер кулым белән алсам, икесе белән бирермен», – дигән. Хак ул, кыш башланганчы яңа йортыбыз әзер булды. Могҗиза димичә, нәрсә дип әйтәсең?!
Илшат абый Галимов та тормыш иптәше кебек үк ачык йөзле, сабыр кеше. Җиләкле бистәсе турында күп мәгълүмат белә булып чыкты.
![1-13](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-13-5-960x640.jpg)
– Бездә Җиләкле бистәсе тарихы турында китап та бар иде, – дип сүзен башлады Илшат абый. – Әти-әнидән калган иде ул, янды бит. Менә шул китаптан укыган мәгълүматлар истә. Җиләкле бистәсе атамасын Казан ханлыгы чорында биргәннәр. Ул чорда кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, караҗиләк һәм башка бик күп төрле җиләк‑җимеш үскән. Казан ханлыгы яулап алынганчы Җиләкле бистәсендә татарлар тормышы чын мәгънәсендә чәчәк аткан. Аннан соң бистәгә руслар да күченеп утырган, ә татарларның күбесе куылган. 1825 елда Җиләкле бистәсе Казан шәһәренә кертелгән. Атаклы Алафузов фабрикасы монда булган. Нигездә, бистәдә гади крестьяннар яшәгән. Биредә 1930нчы елларга кадәр «Бишвакытлы» дип исемләнгән мәчет эшләгән. Эшчеләр өчен халык училищесы булган. Анда татар сыйныфлары да эшләгән.
![1-15](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-15-5-960x640.jpg)
Илшат абый Җиләкле бистәсендәге һәркемне белә, «аяклы энциклопедия» дияргә дә мөмкин аны. Ленская, Батыршин, Серов урамнарындагы күпкатлы йортлар, Мәскәү базары аның күз алдында төзелгән. 1970нче еллар башына кадәр анда шәхси йортлар булган.
![1-5](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-5-22-960x640.jpg)
– 1960–1970нче елларда безнең бистәдә тормыш гөрләп тора иде, – ди Илшат абый. – Җитен комбинаты, тегү фабрикасы, күн эшкәртү фабрикасы, дары заводы, йон юу, йон эшкәртү фабрикалары – барысы да Киров районында булды бит. Иртәнге дүрт‑биштә бистәдә тормыш башлана иде. Завод-фабрикалар аркасында үскән дә ул. Халык эш урынына якынрак җирдә яшәргә тырышкан. Югыйсә, монда җирләр бер дә кызыгырлык түгел, сазлыклы урын. Яшелчә утыртам дисәң, ел саен әллә ничә йөк машинасы ком, туфрак кертергә кирәк. Хәзер дә шулай. Гомумән, ул чор белән хәзерге вакыт арасында әллә ни үзгәреш юк: халык гомер буе үзләрен биредән күчерерләр, йортларны сүтәрләр дип куркып, шуны көтеп яшәгән. Бүген дә шул ук хәл. Инде балалар үсеп җитеп, оныклар туды. Һаман билгесезлектә яшибез...
Галимовлар, йортлары янганнан соң, ике ай документлар тотып төрле ишекләрне шакып караганнар: ун сутый җирләре урынына, бәлки, аларга фатир бирерләр? Тик анык җавап ишетмәгәч, яңа йорт салырга карар кылганнар.
– Бу каркас йортыбыз 2 миллионга басты, – ди Илшат абый. – Янган йортны иминиятләштергән идек, аннан 500 мең сум акча күчте, калганы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән булды. Мин, вертолет заводында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Заводның ветераннар советына барып гариза язган идем, рәхмәт җитәкчелеккә, 156 мең сум акча бирделәр. Улым эшләгән «Оргсинтез» заводы да бик ярдәм итте, акчалата да, хезмәттәшләре дә килеп булышты. Тагын бик зур ярдәмне мөселман кардәшләребездән күрдек. «Рамазан», «Ярдәм» мәчетеннән зур суммада акча, азык‑төлек тә китерделәр. Туганнар, күршеләр – берсе дә ташламады. Барысына да зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, мәрхәмәтле кешеләр дә тирә-юнебездә күп икән, шуңа инандык.
РЕТРО АВТОМОБИЛЬ ХУҖАСЫ!
Галимовлар яшәгән урамда асфальт юл бар, өч ел элек түшәгәннәр. Янәшәдә генә тугыз катлы йорт салмасалар, мондый бәхет тәтемәгән дә булыр иде. Ә эчкә таба, бистәнең калган урамнарында, асфальт юк. Нурия апа аягына резин итекләр киеп безне күрше Гончаров урамына алып китте. Кулына таяк тотты:
– Әйдә, озата барыйм, монда таяксыз йөрергә куркыныч, этләр ташлана, – ди Нурия апа. – Узган ел Батыршин урамына барганда, юлны кыскартыйм дип бистә эченнән киткән идем. Каршыма унлап эт чыкты, чолгап алдылар. Ни селкенергә, ни кычкырырга куркып торам. Бәхеткә, тәрәзәдән мине күреп бер хатын чыкты. Таяк белән этләрне куып җибәрде.
Нурия апа безне кечкенә генә йортка алып килде. Капка эченнән өзгәләнә-бәргәләнә эт өрергә тотынды. Җиләкле бистәсенең бер үзенчәлеге – һәрбер йортта эт бар.
Капкадан кечерәк кенә буйлы, түгәрәк йөзле бабай күренде. Әдһәм Закирҗанов икән, 1933 елда туган. Йорты да үзеннән әллә ни яшь түгел, 1953 елда салынган.
– Әти‑әни бу нигезгә 1941 елда Биектау районыннан килеп төпләнгән, – диде Әдһәм абый. – Әнинең абыйлары биредә яшәгән. Кайвакыт: «Ичмасам, берәр уңдырышлы туфраклы җиргә дә килеп урнашмаганнар», – дип уфтанам. Бигрәк начар бит җире. Үземне белгәннән бирле бу нигезгә балчык кертәм. Җир аска китә, су өскә чыга. Бакчаны карап тормасаң, яшелчә үстерәм димә...
Әдһәм абыйның тормыш иптәше тугыз ел элек вафат булган. Бүген кызының балалары ике оныгы белән яши. Тугыз сутый җирләрендә барысы да бар: йорты, сарае, гаражы, бакчасы. Элек мал‑туар да асраганнар, хәзер инде җиде тавык кына калган.
![1-8](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-8-14-960x640.jpg)
– Үз йортың белән яшәп, бер хайван да асрамагач, әллә ничек, – дип куйды Әдһәм абый.
Тавыкларны ике елга бер алмаштырып тора икән. Аларны кош базарыннан барып алалар. Игенне исә көзге ярминкәләрдән алып калалар.
![1-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-7-15-960x640.jpg)
Әдһәм абый мыек астыннан гына елмаеп: «Хәзер мин сезгә бер нәрсә күрсәтәм әле», – дип, гаражын ачып җибәрде. Ә анда «Москвич» тора. Ялт иткән, 1981 елгы машина икән.
– Ул чорда машина алырга рөхсәтне һәркемгә дә бирмиләр иде, – дип горур елмайды Әдһәм абый. – Мин илле елдан артык Дары зоводында эшләдем, Мактау тактасыннан төшмәдем. Заводның иң яхшы эшчесе буларак, «Москвич» алырга рөхсәт бирделәр. Җиде меңгә сатып алдык аны. И, ничек сөенгәнне белсәгез! Зур нәчәлникләр кебек, машинага утырып чыгып китәм...
Әдһәм абыйның ике гаражы бар (дөрес, алар зур түгел). Икенчесендә «Урал» мотоциклы саклана. Шулай ук, бер дигән кыяфәттә.
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-6-19-960x640.jpg)
– Бу техникалар йөриме соң? – дим бабайга.
– Ничек йөрмәсен, әлбәттә, йөри. «Москвич» белән быел бер тапкыр гына чыктым, ә менә «Урал»да еш йөрим. Мотоцикл булганга, машина яхшы сакланды. Хатыным белән «Урал»га утырып печән дә ташыдык, базарга да йөрдек. Ә машина рәеш өчен торды.
Әдһәм абыйның ихатасы балачакка алып кайтты. Такта капкалар, караеп беткән кечкенә сарайлар, җиргә утырган йорт. Әби-бабайлар яшәгән йортлар нәкъ менә шундый була иде. Хәзер авылларда мондый йортлар сирәк инде, булса да, аларда кеше яшәми. Ә монда – Казан уртасында...
![1-10](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-10-10-960x640.jpg)
Бабай, елмая-елмая, алмагачыннан алма өзеп бирде. Ул нәкъ татар карты: изге күңелле, юмарт, җор телле.
![1-9](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-9-12-960x640.jpg)
ФАНТАСТИКА ЯЗАРЛЫК...
Җиләкле бистәсендә кәҗә асраучы берничә кеше бар диделәр. Нурия апа безне Полевой урамында яшәүче Наилә апага алып китте. Һәр капка төбендә эт ята. Исебез китеп җиргә сеңеп үк беткән өйләрне карап барабыз. Аларда да кеше яши икән. Дөрес, яңа салынган йортлар да күзгә чалынды.
– Балалар ата-аналарына караганда кыюрак, иске өйдә яшисе килмичә, кайберләре ата‑ана нигезенә яңа йорт сала, – ди Нурия апа.
![1-14](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-14-5-960x640.jpg)
– Ә сүтсәләр? – дим.
– Шулай кала инде. Сүткән очракта йортка карамыйлар, сутый исәбеннән акча түләячәкләр.
– Сутыена күпме акча өмет итәсез?
– Белмим, әйтүче юк. Миллион ярымнан да ким булмастыр, дибез. Монда җир кыйммәт йөри.
Нурия апа белән бер капканы шакыдык, ачучы булмады. Шунда гына дүрт‑биш ир сөйләшеп тора иде: «Ул кәҗәләрен бетерде», – диделәр. Ирләрнең берсе – Николай – безне кәҗә асраучы күршеләренә алып барырга булды. Нурия апага рәхмәтләр әйтеп саубуллаштык. Икенче экскурсиячегә ияреп, юлны дәвам иттек.
– Икешәр метрлы чүп үләннәре үсеп утыра. Ни өчен аларны чапмыйлар? – дим Николайга.
– Ә ул безнең эш түгел!
– Кеше капка төбен үзе чабарга тиештер инде? – дим.
– Юк, администрациядән кеше җибәрсеннәр. Әнә, юлларны карамыйлар. Монда һәр ике йорт саен – балалар. Махсус мәйданчык эшлибез дип, җитәкчелек яз көне вәгъдә бирде. Шул этләрне дә аулаучы юк, «беспредел» монда...
Николай да шушы бистәдә туып‑үскән икән. Әлегә кадәр хатыны белән әбисеннән калган йортта яшиләр. Әллә нинди сәер, серле хәлләр турында сөйләде, фантастика язарлык! Ул безне кеше яшәми торган бер йортка алып китте. Кыргый этләр шунда балалап, үрчеп ята икән. Шулай ук тәртипсез тормыш рәвеше алып барган кешеләр дә кергәли ди. Моның кадәр кыйссаны ишеткәч, шикләнеп калдым. Ә фотограф Александр экскурсияче артыннан элдертә генә.
– Курыкмагыз, кулда тимер чүкеч, – ди Николай.
Куаклар басып киткән йортта, чынлап та этләр яши булып чыкты. Төрле зурлыктагылары бар. Юкка борчылганмын, этләр хәтта өреп тә карамады.
– Алар мин булганга гына сезгә тими, ә чит кешеләргә ташланалар, – диде бик зур эш башкарган кебек Николай. Күршесе өйдә булып чыкмады. Шулай да элек кәҗәләр асраган икенче ханым белән таныштык:
– Ике ел элек соңгы кәҗәне күршеләргә саттым, – диде Рәшидә апа Сафина.
Озын сүзнең кыскасы, бу мөлаем ханым безне Җиләкле бистәсенең атаклы кәҗә асраучысы – Әминә апа янына алып барырга ризалашты.
– Бер белмәгән кеше бистәдә еш кына адаша, этләр дә күп, озатыйм сезне, – дип кулына таяк тотты.
– Ни өчен кәҗәне бетердегез? – дим.
– Йөрәккә операция ясаттым, карарга кеше калмады.
Рәшидә апа татарча газеталар да алдыра икән. Күн эшкәртү фабрикасында эшләгән.
– Бистәдә татарлар күп. Аралашып яшибез, – диде ул.
– Бистәдә җиләк үсәме? – дим.
– Хәзер юк инде. Чүп үләне басып алды, бар җирдә – чүп өеме. Үзегез күреп торасыз. Элек бар иде...
Әминә апаның биш савым кәҗәсе бар икән. Ишек алды чәчәкләр белән тулган.
– Сезнең кәҗәләр тәртипле ахры, моның кадәр чәчәк үстерә алгач, – дим.
– Алар икенче яктан йөри, ишек алдына кермиләр, – диде Әминә апа.
– Биш кәҗә сөтен кая куясыз дим?
– Сатам, яшь балалары булган ата-аналар Казанның икенче почмагыннан ук килеп алалар. Кәҗә сөтен үзебез дә яратабыз.
Әминә апа кәҗә сөтен литры 120 сумнан сата икән. Аның файдасы турында бәйнә‑бәйнә сөйләде. Халыкта «Кәҗә мал түгел...» дигән гыйбарә яшәсә дә, Әминә апа гомер буе әлеге хайванны асраган. Күңеле шулай куша, акчасы да, акмаса да, тама бит.
– Кәҗәләрне ел саен киметермен, дим дә, шулай кала. Аларга ияләнү бик тиз, балаң кебек күрә башлыйсың, – диде ул.
Җиләкле бистәсе миңа бер музейны хәтерләтте. Аның хәтта кешеләре дә үзгә, ачык, гади. Күңелдә авылга сусау тойгысы барлыкка килсә, шунда барып кайтырга киңәш итәм.
![1-12](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-12-6-960x640.jpg)
КҮКТӘН МОГҖИЗА ТӨШӘРМЕ?
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Айдар Заһиров белән элемтәгә кердем. Андагы проблемалардан хәбәрдар булып чыкты ул:
– Җиләкле бистәсендә яз саен диярлек булам. Ташу вакытында халыкның идән асларына су тула, юлларны да су баса. Махсус машиналар чакыртабыз, насос белән суны суырттырабыз. Дөресен генә әйткәндә, анда җавапсызрак халык яши. Язын ул карны су төшмәслек итеп көрәп була бит. Җәен капка төпләрендә чүп үләннәрен дә чапмыйлар. Күктән могҗиза төшкәнне көтеп яталар.
Әлбәттә, бу урын инвесторлар өчен бик кызык, шәһәр үзәгендә бит. Тик әлегә бистә халкын күпкатлы йортларга күчерү турында сүз бармый. План буенча 2019 елга канализация суларын суыртучы станция (КНС) эшли башларга тиеш. Менә шуннан соң Җиләкле бистәсенә күпкатлы йортлар салырга мөмкин булачак. Аңлашыла ки, ул вакытта кешеләргә үз ихаталарын ташлап китәргә туры киләчәк.
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/09/1-1-25-960x640.jpg)
Добавить комментарий