Зур Әтрәч: тарих кайдан башлана?
«Татарстан» журналының август санын сәяхәтләргә багышларга уйладык. Борынгы бабаларыбыз яшәгән атаклы авылларны барлап, сәяхәт өчен Тәтеш районының Зур Әтрәч авылын сайладык. Ничек яшәп ята монда халык? Ә менә ничек...
13 августа 2020
МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ КИРӘК!
Әтрәчтә безне гармун, җыр‑моң белән каршы алдылар. Борынны кытыклап кайнар бәлеш исе дә бөркелде. Гармунчы тальянында өздерә генә.
– Гармунчыгыз мәдәният йортында эшлиме әллә? – дип соравымны бирәм Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысовка.
– Юк, фермада бозаулар карый, – ди ул.
Җирле артистларның чыгышын карагач, танышуга күчтек. Зыялы, кәләпүшле агай – борынгы Болгар дәүләте шәһәре «Мең өйле Шонгат»ны торгызу Фонды директоры Мөнир Вәлиев, камзуллы, сөйкемле апа – авылның остабикәсе, җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина, гармунчы ир‑ат Васыйл Юнысов икән...
– Алардан башка авылда, районда бер чара да узмый, – диде Зур Әтрәч авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Илһам Хәйбуллин.
Зур Әтрәчтә бүген 96 йорт бар, 308 кеше яши. Кызганыч, тугызъеллык мәктәп ябылган, башлангыч сыйныфлар гына калган. Ләкин инде җирле халык балаларның күрше авылга йөреп укуларына күнгән. Аларны бүген икенче мәсьәлә борчый – Мәдәният йортының бинасы тузган. Җыр‑моңга гашыйк халык өчен бу чын-чынлап фаҗигагә тиң. Шуңа карамастан, Мәдәният йортыннан кеше өзелми. Авыл апаларыннан торган «Кызыл миләш» ансамбле эшли. Бер генә бәйрәмне дә, истәлекле көнне дә болай гына уздырып җибәрмиләр. Җыелышып спектакльләр дә куялар икән.
– Безнең җирлеккә өч авыл – Зур Әтрәч, Кече Әтрәч, Никифоровка керә, – диде авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысов. – Узган ел Кече Әтрәчтә Мәдәният йорты салынды, ә биш ел узмыйча, бер авыл җирлегендә ике мәдәният үзәге төземиләр. Тәртибе шундый.
– Капиталь ремонт программасында да катнашып булмыймы? – дим җитәкчегә.
– Яңаны төзү очсызгарак чыга. Район башлыгы бу проблема хакында белә. Авыл халкының җырга‑моңга сәләтен дә күреп тора. Шуңа күрә берәр җае чыгар, дип өметләнәм. Әле менә киләсе елга яңа ФАП бинасы кайтырга тиеш. Документларны, урынны әзерләдек инде. Анысы да авылга бик кирәк, агач ФАП бинабыз искерде.
Зур Әтрәчкә килгәч тә, чишмәләрнең күп булуына игътибар иттек. Иң гаҗәбе – аларның барысы да каралган, «йортлы» булган. Мондый күренешне бөтен җирдә очратмыйсың.
– Ул чишмәләрнең күбесен үзсалым акчасына ясадык, – диде Илнур Юнысов. – Башта – бер урамныкын, аннан соң икенчесен. Авылда гомер-гомергә чишмәләр күп булган, халык шуннан эчәргә су алган. Йортларга су кергәч, чишмәләргә игътибар кими башлаган иде. Менә шуңа күрә тотындык бу эшкә.
Зур Әтрәчтә үзсалым акчасын 1 мең 200 сумнан җыялар. Соңгы елларда башкарылган эшләр – юл салу, электр баганаларына утлар кую һ.б., барысына да шуннан тотылган.
Хәтта бүгенге көндә дә «Изгеләр чишмәсе» суы белән дәваланучылар бар икән.
1236 елдан алып 1326 елга кадәрге вакытны үз эченә алганкабер ташлары бүгенгәчә сакланган.
– Туган авылымның исемен халыкка чыгарасы килде, – ди Мөнир Вәлиев.
Без дә «Әтрәч укулары» була торган җирне – Изгеләр зиратын карап чыктык. Бу урынны җыйнак кына итеп эшләп куйганнар.
«ИЗГЕ ҖИРДӘ ЯШИБЕЗ...»
Һәр авылның үз аксакалы, хөрмәткә лаек кешесе була. Зур Әтрәчтә ул, һичшиксез, Мөнир Вәлиев. Элеккеге укытучылар булмый дигәндәй, ул әле дә һөнәренә тугры калган – аң‑белем таратуда, эзләнүдә. Мөнир абый укытучы, 45 ел мәктәптә физика, математика, химия фәннәрен укыткан. Директор урынбасары булып та эшләгән. Ә менә лаеклы ялга чыккач, туган як тарихы белән кызыксынып киткән. Хәер, яңа гына кызыксынып киткән, дисәң, дөрес булмас, мәктәптә эшләгәндә үк үзләренең нинди тарихи җирдә яшәүләрен укучыларга сөйли торган булган ул.
– Тугызъеллык мәктәбебезне башлангычка калдыралар дигәч, бик борчылдым, – диде Мөнир әфәнде. – Мәктәбе дә булмагач, авыл бетә бит. Ә Зур Әтрәч кебек тарихлы авыл бетәргә тиеш түгел. Шуңа күрә туган авылымның исемен халыкка чыгарасы килде.
Шушы теләк белән Мөнир Вәлиев археограф Марсель Әхмәтҗанов янына бара. Галим Шонгат территориясендәге 21 таштагы язуларның эчтәлеген язып бирә.
– Бабайлар сөйләве буенча, андый кабер ташлары безнең җирлектә бик күп булган, – диде Мөнир Вәлиев. – Тик гасырлар дәвамында югалып беткән. Кайберләре җир астына убылган. Шунысын тәгаен беләбез: иллегә якын таш күрше Ямбухтино авылындагы чиркәү фундаментына салынган. (Әлеге авыл да 1552 елга кадәр татар авылы саналган). Мин ул ташларның тәрҗемәләрен алып кайттым. Алар 1236 елдан алып 1326 елга кадәрге вакытны үз эченә ала.
Шәһәрне монгол яулары тар‑мар иткәнче, биредә акча сугылган. Җирлектә әлегә кадәр бакыр тәңкә калдыклары очрый икән. Археологлар да күп тапкырлар борынгы тәңкәләр тапкан.
– Әле без бала чакта да көчле яңгыр яугач, ике тау арасындагы чокырдан тәңкәләр елга булып ага иде, – дип дәвам итте Мөнир Вәлиев. – Ул акчалар иран динарына охшаган. Алар өч төрле металлдан сугылган – алтын, көмеш, бакыр. Алтыннары безнең гасырларга кадәр бик сакланып калмаган. Ә менә бакыр акчаларны әле дә очратырга була. Татарстан Республикасы Милли музеенда Әтрәч кырларыннан табылган 48 меңнән артык акча бар. Тик, ни кызганыч, алар хәзерге көнгә кадәр җентекләп өйрәнелмәгән. Шулай да тәгаен әйтә алабыз, бу җирләрне монгол яулары тар‑мар иткәнче, биредә акча сугылган.
Мөнир Вәлиев 2009 елда «Әтрәч укуларын» оештырып җибәрә. Авылның, районның өлкән кешеләрен җыеп, Изгеләр зиратына баралар. Әрвахлар рухына дога кылалар. Елдан‑ел «Әтрәч укулары»ның географиясе, даны арта бара. Соңгы елларда ул бөтен республикага билгеле җыенга әйләнә. Дөрес, быел әлеге чара булмаган. Сәбәбе, әлеге дә баягы, короновирус белән бәйле, халыкны күпләп җыярга ярамый бит.
Без дә «Әтрәч укулары» була торган җирне – Изгеләр зиратын карап чыктык. Бу урынны җыйнак кына итеп эшләп куйганнар. Авылдашлардан җыелган көнкүреш әйберләрен туплап, бер музей булдырганнар. Шунда ук азан әйтер өчен сәхнә, утыргычлар ясаганнар.
– ТР Югары Советы депутаты булганда, Туфан Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек, – диде Мөнир әфәнде. – 2009 елда ул үзе откан грант акчасына бу борынгы зиратны тимер рәшәткә белән әйләндереп алырга ярдәм итте.
Шул ук елда зират кырыйларына буеннан-буена агачлар утыртканнар. Зират тирәсен карап тору – Борынгы Болгар шәһәре «Мең өйле Шонгат»ны торгызу Фонды директоры өстендә.
– Фондның исеме бар да, җисеме юк шул, – диде Мөнир Вәлиев. – Без бит иҗтимагый оешма, ягъни дәүләттән бер тиен дә акча алмыйбыз. Бер гектар җирне дә җыелган сәдака акчаларына чаптырам, шактый зур мәйдан бит. Аз‑маз булса да иганәчеләр ярдәм итә, зур рәхмәт аларга!
Зират астында зур булмаган чишмә ага. Аны «Изгеләр чишмәсе» диләр. 2007 елны анда һәйкәл белән чардуган куйганнар. Риваятьләргә караганда, Булат Тимер яулары Әтрәч шәһәрлеген кырып киткәннән соң, әлеге урында чишмә ага башлаган. Җирле халык аның турында: «Суы изге», – ди. Хәтта бүгенге көндә дә «Изгеләр чишмәсе» суы белән дәваланучылар бар икән.
«КҮҢЕЛЕМДӘ – ТУРГАЙ ТАВЫШЫ»
Авылның ак әбисе – Роза Фәйзуллина белән дә якыннан таныштык. Авылның хөрмәткә лаек кешесе ул. Күпкырлы талант иясе, дисәм, төчерәк килеп чыгар кебек, әмма бу шулай. Авыл хатын-кызларын, балаларны дин сабакларына өйрәткән ул, бүген дә аннан башка авылда бер аш та узмый.
Роза апа шигырьләр дә яза. Узган ел «Күңелемдә – тургай тавышы» исемле китап бастырып чыгарган. Шигырьләре үзе кебек самими, эчкерсез. Җыентыкта туган ягына, авылына багышланган шигырьләре күп.
Моннан тыш, Зур Әтрәчнең остабикәсе «Кызыл миләш» исемле ансамбль дә оештырган. Лаеклы ялга чыккан авыл апалары һәр чарага аерым чыгыш әзерли – җырлыйлар, бииләр. Район күләмендә уздырыла торган бәйгеләргә, бәйрәмнәргә дә еш баралар.
– Лаеклы ялга чыккач, бу кадәр тынгысыз тормыш булыр димәгән идем, – ди үзе Роза апа. – Бабаем – Ислам, мәчеттә имам булгач, мин дә дингә тартылдым. Акрын‑акрын мәчеткә хатын-кызларны чакыра башладым. Рәхәт бер очрашуларга әйләнде ул. Бездә халык бик актив. Җыр‑моңга да хирыс, берсе дә ялындырып тормый. Шуңа күрә очрашуларны мәчеттән тыш, авылның Мәдәният йортында да дәвам иттек.
Менә шулай «Кызыл миләш» ансамбле оеша. Ни кызганыч, артист апаларның барысы белән дә танышып булмады – 65 яшьтән өлкән кешеләргә бергә җыеларга киңәш ителми бит.
Роза апа белән шактый озак аралаштык. Китәргә җыенганда гына ул безгә ыргак белән эшләнгән матур урындык җәймәләре бирде. Бактың исә, ул әле бәйли дә икән!
– Тыныч кына телевизор карый алмыйм, – диде ул. – Кул тик торырга тиеш түгел.
– Гел бәйлисез ахры? – дим, капчыктагы җәймәләрнең күплегенә ишарәләп.
– Җәй көне бәйләмим, бакчадан бушап булмый. Көзгә кергәч, кулга ыргак алам. Бу җәймәләрне кыш буе бәйләдем.
– Ә нишләтәсез сез аларны? – дим.
– Бүләккә бирәм. Балалар, оныклар күп, Аллага шөкер. Кунакка барганда да күчтәнәчкә алып барам. Бәйләү миңа бик ошый. Шул вакытта илһам да килә – шигырь язам.
– Ярты гасыр гомер бергә узган бит, – диде Ислам абый. Роза апа да, бабаена елмаеп карап:
– Шигырь язарга утырганымны күрсә, комачауламас өчен, ишекләрне ябып куя
Роза апа безгә урындык җәймәләрен күрсәткәндә, Ислам абыйга күз салам. Гомер иткән хатынына ихлас бер елмаю, мәхәббәт белән карап торды ул.
– Ярты гасыр гомер бергә узган бит, – диде Ислам абый.
Роза апа да, бабаена елмаеп карап:
– Шигырь язарга утырганымны күрсә, комачауламас өчен, ишекләрне ябып куя. Сәхнәдә җырлап-биеп йөргәнемне дә ярата, бер сүз әйткәне юк. Бик аңлашып, бер-беребезгә карата хөрмәт белән яшәдек. Аллаһы Тәгалә безгә тигез картлык насыйп иткән, шуңа бик сөенәм.
ҖЫРЛАП ЯШӘҮ
Зур Әтрәчнең тагын бер гаиләсе турында сөйләми мөмкин түгел – Юнысовлар. Васыйл абый белән Мәрзия апа 29 ел бергә гомер итә икән. (Безне шаккатырган гармунчы Васыйл абый инде). Бергә дию бу очракта бик туры килә. Алар гел икәү: иртән‑иртүк фермага бозаулар карарга китәләр. Кайткач, өйдәге мал-туарны ашаталар. (Хуҗалыкларында унлап баш мөгезле эре терлек бар). Җәй буе икәү бергә чиләк‑чиләк җир җиләге җыйганнар, бакчада да бергә...
Гармунчы кешедән, әлбәттә, иң беренче бу шөгыле турында кызыксындык.
– Гармунда уйнарга кем өйрәтте? – дигәч, Васыйл абый болай дип җавап бирде:
– Миңа биш яшь булганда, апам кияүгә чыкты. Атлар җигеп, зурдан кубып туй уздырдылар. Яшь кияү, миңа инде җизни була бит, бик оста гармунда уйнады. Шул вакыттагы кызыгуларым... Бу турыда белгәч, җизни миңа үзенең иске гармунын бирде. Һәм яңа иске гармунда аз‑азлап уйнарга өйрәндем. Үсмер чакта бик уйналмады, күрәсең, кызыксыну башкада булган. Соңрак бер туганыбыз үлде, аның гармуны бар иде. Шул гармунны миңа бирделәр. Һәм көн дә уйный башладым. Кырык биш яшемә үземә яңа гармун алдым. Бүген инде безнең өйдә баян, синтезатор да бар. Кайчакта төнге уникедә дә шуларда уйнап утырам. Илһам килсә, тиз генә китми.
Чынлап та, Васыйл абыйдан илһам тиз генә китмәде. Арттыру түгел, бер сәгать тирәсе безнең янда гармунда уйнап, җырлап торды ул. Тормыш иптәше Мәрзия апа иренә кушылып җырлады... Карап торырга бик күркәм күренеш!
Эш кешеләре турында сүз чыккач, шул теманы дәвам итү кирәктер. Зур Әтрәчтә тагын бер нәрсә сөендерде: җирләргә хуҗа бар, алар колхоз системасы буенча яшиләр. Шушы авыл егете Радик Нургалиев, колхоз таркалгач, эшне үз кулына алган. Нәтиҗәдә җирле халык эшсез калмаган. Монысы бер уңай ягы булса, икенчесе – авылда уза торган чараларга җитәкче даими рәвештә ярдәм итә икән.
...Зур Әтрәчтә көне буе йөреп тә, бер тамчы арылмады. Әле киресенчә, ниндидер бер көч тә җыеп кайттык. Моның сәбәбен төрлечә юрап карадык. Беренчедән, дүрт‑биш чишмәнең суын эчтек. Алда әйтелгәнчә, аларның шифалы үзлекләре бар. (Авыл җирлеге башлыгы чишмә суын хәтта тикшерүгә дә алып барган. Һәм анда, чынлап та, организм өчен файдалы элементлар барлыгы ачыкланган). Икенчедән, җирле халыкның эчкерсезлеге җанга рәхәтлек бирде. Якын туганнар белән күрешкәндәй булдык. Өченчедән, авылның урыны тарихи. Заманча сүз белән әйтсәк, энергетикасы рәхәт. Менә шулар барысы бергә кушылып, безне ял иттерде булса кирәк. Сезгә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, Зур Әтрәчкә барып, бу тарихи урыннарны күреп кайтырга киңәш итәбез. Үзегез белән савыт алырга да онытмагыз. «Изге чишмә» суының шифасын сез дә тоярсыз. Монысында шик юк…
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН:
Мөнир Вәлиев, борынгы Болгар дәүләте шәһәре «Мең өйле Шонгат»ны торгызу Фонды директоры:
– Зур Әтрәч – бик борынгы авыл. Ул өч чорны колачлый: протоболгар чоры, болгар чоры, монгол чоры. 1552 елдан бүтән тарих белән яшәп китә. Без, көчебез җиткәнчә, авыл тарихында казындык. Чынлап та, безнең эрага кадәр үк шушы урында кешеләр яшәгән дияргә җирлек бар. Авылның борынгы исеме Әтрәч түгел, ә Мең өйле Шонгат. Аның исеме елга белән бәйле – Үләмә елгасы кушылдыгында Шонгат елгасы башлана. Шәһәрне шушы елга исеме белән йөрткәннәр. Аның Биләр, Болгарга караганда да зуррак икәне билгеле – 6 мең 500 йорты булган.
Әтрәч исеменең килеп чыгышы Болгар тарихы белән бәйле. Әтрәч – тәхәллүс. Болгарлар, сәрбиләр белән бергә, Төркиягә каршы сугыш алып баралар. Нәтиҗәдә Истамбул шәһәрен алалар. Истамбулдан ерак түгел Әтрәч исемле тау була. Менә шул тау итәгендә безнең борынгы бабалар җиңүне бәйрәм итә. Аннан кайткан сугышчылар бу исемне үзләре белән туган якларына алып кайта.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий