Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Таләпчән һәм усал хирург булыр идем»

«Таләпчән һәм усал хирург булыр идем»

Талантлар эзлибез. Һәм табабыз. «Татарстан» журналының Әдәби премиясе»нә кемнәр лаек булды.

06 февраля 2018

«Татарстан» журналының әдәбия премиясе» бәйгесенә килгән хикәяләре белән сез инде танышкан идегез. Менә хәзер бәйгенең татар телендә иҗат итүче лауреаты Айгөл Абдрахманованың үзе белән дә танышырга җай чыкты.
– Ничек бу бәйгедә катна­шырга булдың, Айгөл? Һәм, го­мумән, әдәби бәйгеләр язучы өчен кирәкле, файдалы дип уй­лыйсыңмы?
Дөресен генә әйткәндә, бу бәй­гедә катнашу үзем өчен дә көтел­мәгән бер вакыйга булды. Язма­ларымның җибәрелүе турында онытканмын да хәтта. Иҗатка урын калмый башласа, йә язган хикәяләреңне кешегә күрсәтмичә, бер ритмлы көнкүрешкә ияләшеп мүкләнеп ята башласаң, һичшиксез, мондый бәйгедә катнашырга кирәк. Хис-кичерешләр тоныклана башла­ганда, иҗади адреналин алу мөһим дип саныйм. Миңа бу бәйге алга та­гын бер адым атлар өчен көч бирде.
– Татар әдәбиятына килгән яшь язучыларга үзләрен таныту кыенмы, синеңчә? Моның өчен алар нәрсә эшләргә тиеш?
Танылу өчен көчле иҗатчы бу­лырга кирәктер, мөгаен. Ә менә үзеңне күрсәтү өчен, миңа калса, бүгенге көндә мәйдан җитәрлек: әдәби түгәрәкләр, остаханәләр, бәйгеләр бик күп. Теләге булган, киңәш һәм тәнкыйть сүзе ишетергә курыкмаган яшь язучыларга мөм­кинлекләр бар.
2-1
– Бу бәйге сиңа беренче кита­быңны нәшер итү мөмкинлеге бирә, ул китапны ничек күзал­лыйсың? Китап бастырганнан соң тормышың үзгәрер дип уй­лыйсыңмы? Ә үзең?
Моңарчы китап турында уй­лаганым булмады, шуңа күрә әле­гә бернинди күзаллавым да юк. Бер генә теләк: иң көчле язмала­рым керсен иде ул китапка. Миңа йөкләнгән ышанычны аклыйсы килә, ни дисәң дә. Тормыш... юк, үзгәрмәс ул. Ә миндә үз-үземне «ашау» хисе артырга мөмкин. Ки­тап ул бала кебек, аның өчен җавап бирәсе булачак бит.
– Язучы үз заманының елъяз­мачысы булырга тиеш, диагноз куючысы, диләр. Килешәсеңме? Бүгенге заманга син нинди диа­гноз куяр идең?
Авыру заманда яшибез, дияр идем. Кызганыч, бу көнкүреш мин күрергә теләгән идеаль тор­мыш таләпләренә, күзаллауларга туры килми. Еш кына берәр кузы эченә яшеренәсе килә башлый. Ә елъязмачы дигән сүзләр белән килешмим. Язучы, иҗатчы (шул исәптән мин дә) әйләнә-тирәдәгегә объектив бәя бирә алмый, дип уй­лыйм. Без бит кешеләр генә...
- Синең өчен әдәбият кем-нәрдән, нинди авторлар һәм китаплардан башланды? Хәзер кемнәрне укыйсың, күзәтеп ба­расың? Кемнәр авторитет?
Әдәбият дөньясының кемнән башлануын хәтерләмим дә инде хә­зер. Иң беренчеләрдән булып көчле тәэсир ясаган шәхес Әмирхан Ени­ки иде. Рус әдәбиятыннан Михаил Булгаковны йотлыгып укыдым. Бе­раздан Анна Гавальда иҗатын үр­нәк итә башладым. Хәзерге вакытта әдәбият дөньясындагы яңалыклар­ны күз уңыннан ычкындырмаска, мөмкин булганча укып барырга тырышам. Тик бөтен язучыларның да иҗатын кабул итә алмыйм. Соң­гы арада Марат абый Кәбировның иҗатына тартылам.
– Беренче тапкыр «мин дә яза алам икән бит» дигән уй кайчан килде?
«Иделем акчарлагы» бәйге­сендә Гран‑при алганнан соң, мө­гаен. Башта бөтен катнашучылар алдында хикәямне сүтеп җыйды­лар. Оятымнан җир тишегенә ке­реп китәрдәй булган идем. Икенче көнне бүләкләделәр. Шок кичердем, бер‑ике көннән «бәлки, дөрестән дә, яза аламдыр» дигән өмет, уй бар­лыкка килде.
– Синең гаиләңдә язу эшенә, иҗатка хөрмәт яшәгәнен беләм. Әтиең белән әниең үзең яза башлауга ничек карады?
Әниебез – үзе иҗатчы, бик тый­нак, әмма, минем карашка, сәләтле шагыйрә. Мин бу сүзләрне ул минем әнием булганга гына әйтмим! Әтие­без бөтен барлыгы белән әдәбиятны хөрмәт итә торган кеше. Шуңа күрә әти‑әни һәрчак көч биреп, ярдәм итеп тора. Иң беренче язмаларым­ны да әнигә укыттым. Чиле-пешле, әле хикәя булып оешып та бетмәгән текстларга әни игътибарлы бул­ды, киңәшләрен бирде, Әмирхан Еники китапларын алып укытты. Бүген дә, яңа хикәяләр язылмыйча торса, иң беренче булып әти‑әни «селкетә» башлый.
– Иҗатыңның башында сиңа иң төпле киңәшен биргән, үзеңә ышанычны ныгыткан кешеләр кемнәр булды?
Шулай ук әни һәм әти. Ә үземә ышаныч әле дә ныгымады ул, җанны кытыклап торырлык берәр хис булырга тиеш бит инде.
– Кәгазь-каләм алдындагы курку хисен ничек җиңәсең?
Хәзерге вакытта да шул хис белән көрәшеп яшим. Бәлки мин яза белмимдер, бәлки элеккеге кебек матур хикәяләр башка булмас, дигән курку бик еш кимерә күңел­не. Шуңа күрә ни дә булса язарга утыру бик зур авырлык белән би­релә. Шул халәткә ияләшмәс өчен, телефонга хис-кичерешләремне, ниндидер вакыйгаларны язгалыйм, терким. Куркуны җиңү сере юк, гадәттә, үзеннән-үзе килеп чыга барысы да.
– Кулдан язасыңмы, компью­терда җыясыңмы?
Хикәяләрне кулдан язам. Кызыл көндәлеккә карандаш белән язарга яратам. Шулай иткәндә, сүзләрнең сихри көче артадыр кебек.
– Китапларны кәгазьдән укый­сыңмы, электрон форматтамы? Язучы укучы да булырга тиешме?
Язучы укучы булырга тиеш. Башкаларны укыганда һәм бәялә­гәндә генә үз иҗатыңа читтән ка­раш барлыкка килә, дип уйлыйм. Әлбәттә, кәгазь китапка өстенлек бирәм. Ләкин электрон формат­тагыларыннан да баш тартмыйм.
– Проза язар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк, диләр. Янәсе, яшь килеш чын мәгънәсендә көчле проза әсәре язу – нонсенс. Килешәсеңме?
Килешәм, чөнки бик күп яшь авторларның иҗаты белән танышырга туры килә. Гадәттә, мәктәп укучылары (югары сый­ныфлар) һәм 1нче курс студентла­ры авылдашлардан, күршеләрдән ишеткән яки үзләре күргән вакый­галарны әдәби әсәргә күчерер­гә тырыша. Геройны тегеләй дә, болай да җәфалыйлар. Хикәядә газап, чир, үлем күбрәк булган саен әсәр көчлерәк, дигән ялгыш фи­кер сизелә. Яшь авторлар үзләренә таныш булмаган хис-кичерешләр белән уйныйлар һәм шуның арка­сында күпчелек очракта чынбар­лыктан ерак булган, ясалма әсәр­ләр туа. Менә моны мин тормыш тәҗрибәсе булмаудан күрәм. Ләкин шул ук вакытта яшь язучылар ара­сында бөтен геройларны тоем­лап, һәркайсын үзе аша кичергән авторлар да юк түгел. Тормыш тәҗрибәсен күзәтүчәнлек белән алмаштырып, көчле әсәр язарга мөмкин, дип уйлыйм.
– Язучының башында «та­раканнар» күбрәк булган саен ул оригинальрәк, кызыклырак, дигән позиция популяр бүген. «Шаккатыризм» белән әдәби­ят мәйданын, укучыны яулау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Пи­арның кайсы төре дә килешә, дигәндәй... Йөз тотарга кирәкме бу тенденцияләргә?
Үзең әйтмешли, пиарның кайсы төре дә килешә. Мин үзем «ятып калганчы, атып кал» мәка­ленә колак салу яклы. Ләкин башны югалтып, замана шаукымына би­релергә дә ярамый. Эшләп, сынап карарга, үзеңә читтән бәя бирергә һәм, иң мөһиме, шул тенденция кысаларында милли әдәбиятны күтәрергә тырышырга кирәк.
– Син үзең әсәрләреңдәге каһарманнар белән ни дәрәҗәдә тәңгәл? Якыннарың, танышла­рың язганнарыңда үзләрен та­ныйлармы?
Әни хикәяләрдә танышлар­ны «күргәли». Мин геройлар­ның тормыштан алынганлыгын яшермим. Әсәрне мөмкин кадәр тормышчан итү өчен, кешеләр белән сөйләшкән, киңәшләшкән чаклар да була. Үземне геройларга күчергән юк. Дөресен әйтәм, кур­кам. Гәрчә, «Караш» хикәясендәге каһарманны бөтен кеше мин дип күз алдына китерә икән.
– Синең юридик белемең бар, табиб булам дигән хыялым да бар иде, дип уртаклашканың­ны хәтерлим. Сайлау мөмкин­леге булса, башка һөнәр вәкиле булыр, тормышыңны икенче юнәлешкә борыр идеңме? Го­мумән, Айгөл булмасаң, кем бу­лыр идең?
Кайчакта, берничә параллель дөнья бар, һәм шул дөньяларда мин төрле кеше тормышларын яшимдер кебек тоела. Әгәр хәзерге акыл белән мәктәп елларына кире кайтып булса, башка фәннәрдән имтиханнар биреп, медицина фа­культетына укырга барыр идем. Карап торышка бик таләпчән һәм усал хирург булыр идем, мө­гаен. Тик филология өлкәсен сайла­выма үкенгәнем булмады, Аллаһка шөкер.
– Иң аяусыз, кырыс тәнкыйтьчең кем?
– Дөресен генә әйткәндә, кы­рыс тәнкыйть ишеткәнем булмады моңарчы. Әллә жәллиләр шунда... Гадәттә, киңәш бирәләр.
– Тормыштагы иң зур кыйм­мәтләр?
Гаилә, сәламәтлек һәм тугры­лык.
– Сине нәрсә илһамландыра һәм көч бирә?
Музыка, каһвә, сәяхәтләр, үзен­чәлекле шәхесләр белән аралашу. Илһам булмаганда, мине әйбәт кенә итеп сүгеп алу да ярап куя.
– Әдәбиятны «массачыл» һәм «җитди» төрләргә бүләсеңме?
Әйе, бүлеп карыйм. Мондый бүленеш бөтен өлкәләрдә дә чагы­ла. Хәзер яшьләр арасында «җитди» (классик) әдәбият, музыка, сәнгать­кә омтылу мейнстримга әйләнеп бара, әлбәттә. Тик, аңа карап кына, бу күренеш юкка чыгар, дип уй­ламыйм.
– Сине әдәбиятта иң тетрән­дергән герой кем?
Родион Раскольников.
– Әдәбият тәрбия чарасы бу­лырга тиешме?
– Бүгенге югары технологияләр, Интернет заманында бу, бәлки, көлке яңгырыйдыр. Тик әдәбият­тан тәрбия вазыйфасын беркем дә төшерми. Ул булырга тиеш. Әмма бүген әдәби әсәрләрдә тәрби­яви моментларны нотык уку рәве­шендә түгел, ә вакыйгалар, сюжет аша бирү сорала.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: