Удмуртларның портмаськон йоласы
Караңгы авыл урамнары буйлап бер өйдән икенчесенә сәер затлар йөри – әллә кешеләр, әллә убырлар шунда: эчен тышка әйләндереп толып кигәннәр, башларында – битлек. Таяк белән капка шакыйлар да өйгә керәләр. Кайвакыт бөтенләй дәшмиләр, кайчагында исә сәер тавыш белән җырлыйлар... Өйдә периметр буйлап йөриләр, таяклары белән идәнгә кагып, атлауларын дәвам итәләр. Хуҗабикә, подноска куеп, конфетлар, коймак, тутырма, үзе куган көмешкә чыгара. – Сыйланыгыз-сыйланыгыз! – дип ярарга тырыша ул куркыныч кунакларына. – Менә коймак: ничек тиеш, шулай – ботка белән... Менә эчемлектән дә авыз итегез: барыбыз да сәламәт, шат, бәхетле булсын! Маскарад киеме кигән кунаклар сыйлана. Битлек астыннан йөзләре күренмәгәч, канәгатьме-юкмы икәнлекләрен һич аңлап булмый. Әмма хуҗалар: «Бөтен почмакка да басып шакыдылар, димәк, ошады бездә», – дип уйлый. Димәк, кунаклар өйдәге бөтен явыз рухны да куып чыгарды, дип сөенергә була...