Татарстанда ел башыннан 1,6 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше, социаль объектлар төзү һәм инфраструктура үсеше турында фикер алыштылар. Доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.