“Әти бирешмәде...”
Батырлык ордены кавалеры Әнвәр Мөхәммәтҗанов СВОда бер аягын югалта, шуның өстенә сукыр да кала. Ләкин иң куркыныч чакларда да төшенкелеккә бирелми ул... Бүген Әнвәр «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы, көн саен спорт белән шөгыльләнә. Ишү буенча бөтенроссия ярышларында бронза медаль яулаган. Протез аяк белән дүрт чакрым марафон йөгергән. Шөкер, күзләре яңадан күрә башлаган.