ИФТАР – ИҢ КАДЕРЛЕ СЫЙ
Мөселманнар өчен Ураза ае чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң. Изге гамәлләр кылу, начар уй-ниятләрдән тыелып торудан кала, ай дәвамында кардәшең белән очрашу-аралашу өчен дә бер дигән форсат ул. Соңгы елларда күмәк ифтарлар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Моның ачык мисалы – башкалабызның һәр зур мәчетендә быел да ифтарлар узды. (Кайбер җирләрдә ланч-бокслар белән кайнар ризык тарату
оештырылган иде.) Иң зур ифтарлар, гадәттәгечә, Казанның «Ярдәм» мәчетендә булды.