ГАЛӘМ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕРГӘ УЙЛАСА... БЕЗ ӘЗЕРМЕ?
Галәм өчен көрәш һәм ярыш чорлары яңа форматта кабатланамы, әллә безне бу тема белән башка мәсьәләләрдән игътибарны читкә юнәлтеп торырга чакыралармы? Моңа җавапны тиз генә табып булмас кебек, әмма 2021 елда Юлия Пересильд космоста булып кайтып, экраннарга «Вызов» чыкканнан бирле, «Бөек Билгесезлекне» хатын‐кыз күзлеге вә тойгылары аша ваемлау модага әверелеп килә, диярсең. Apple TV+ белән Netflix 2024 елда берьюлы ике галәми сериал тәкъдим итә, һәм аларның икесе дә бу темага үзенчәлекле якын килүе белән игътибарга лаек.