Геройлар онытылмый...
Капитан Марат Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Әлбәттә, Сүриянең Пальмира шәһәре янында барган ул яуда ниләр булганын хәзер төгәл генә берәү дә әйтә алмый. Әмма, шунысы хак – капитан Марат Әхмәтшин ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы берүзе тора.