Зарланмыйча эшләгән буын
Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, бу буын кешеләре алга атлаган,
дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан соң илне күтәргән. Бүген әлеге фидакарь буынга – бер гасыр. Уртача алганда. Кемгәдер гасырлык юбилейга кадәр ике-өч ел калган. Кемдер аны якын көннәрдә билгеләп үткән. Кемдер исә юбилеен берничә ел элек бәйрәм иткән. Кемдер әле бөтeнләй яшь – сигезенче дистәне генә ваклый...
«Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, аларның маҗаралар тулы тормыш юлы турында сезгә дә сөйләргә булды.