Үләннәр патшасыннан аш
Бу кадәр файдалы матдәләр башка бер үсемлектә дә юк. Анда кишергә караганда бета-каротин – ике, ә С витамины лимонга караганда өч тапкырга күбрәк. Шулай ук К витамины чыганагы да булып тора. Ул бик сирәк яшелчәләрдә генә бар. Әлеге тылсымлы үсемлекнең исеме – кычыткан, дөресрәге, май кычытканы. Табиблар сезон вакытында аны, кимендә, өч‑дүрт тапкыр ашарга киңәш итә. Шулай итеп, бу юлы файдалы, «үләннәр патшасы» булган кычытканнан аш пешерәбез.