Каюм Насыйрига ияреп – чөгендер шурпасы
Редакциябез кухнясына чибәр дә, зыялы да туташ – Резедә Хәсәнова килде. Күпләр аны «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе аша белә. «Кичке аш» тапшыруы алып баручысы, күп тапшырулар авторы, «Шаян ТВ»ның мөхәррире, «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзасы... Кыскасы, балалар кайда, ул шунда. Начарга караганда яхшылыкның җиңеп чыгасына ышана, дөньяны якты төсләрдә генә күрә...
Ул безне башкаланың бер милли ресторанына чакырды. «Анда мич бар, ә мин әзерләгән ризык нәкъ менә шунда пешәргә тиеш», – диде.