Гадел Хәеров Лев Толстойны сыйлый
Еш кына рухи азык физик тәгамгә әйләнергә мөмкин. Иң туры мәгънәсендә. Кайвакыт нәфис әдәбиятта тәмле ризык әзерләү шундый мавыктыргыч итеп сурәтләнә ки, һичшиксез аны үзеңнең дә авыз итәсең килә башлый. Безнең очракта китап та, герой да, ризык та, урын да бер ноктада тупланган булып чыкты. Әлеге тәгам белән яшь һәм әле сакалсыз Лев Толстойны сәүдәгәр хатын Анфиса Бородулинаның Казан (хәзерге Миславский) урамындагы йортында сыйлаганнар, ул аның кызы Настасьяга илтифат күрсәтеп йөргән икән. Хәзер биредә кафе‑музей урнашкан. Шунда ук кечкенә генә кунакханә дә эшли, анда «Морзалар», «Сәүдәгәрләр», «Ханнар» номерлары гына түгел, «Язучылар» номеры да бар. Безнең язучыбыз Гадел Хәеров иртүк нәкъ шул бүлмәдән чыкты да, җиңнәрен сызганып, «Татарстан» журналын графларча сыйларга вәгъдә бирде!