Гөлнара Габдрахмановадан Яңа ел пилмәне
Мандарин исе килә, кибетләрдә ыгы-зыгы: халык гипермаркетлардан ясалма чыршы ташый, бүләк сайлый, күпләп азык-төлек сатып ала, хуҗабикәләр бәйрәм табынына куясы сый-нигъмәтләрен барлый... Шулай булган һәм булачак! Бәйрәм алдыннан гомер-гомергә шулай мәш килгәннәр. Ә иң хәтердә калганы – совет чоры, ул чакта да Яңа ел алды кәефе шундый ук көчле, тик менә сатып аласы әйберләргә
кытлык иде – дефицит товар йә әшнәләр аша табыла, йә күпчакрымлы чиратта торганнан соң гына бәхет елмая, яисә поезд белән барып Мәскәүдән кадәр алып кайтасы була. Әмма совет кытлыгы китереп чыгарган шундый киртәләргә карамастан, һәр гаиләдә Яңа ел табыны тансык сый-нигъмәттән сыгылып тора. Без аларның һәркайсын хәзер дә исемләп санап чыга алабыз: оливье, «шуба», пилмән, шпротлы бутерброд һәм совет кинематографы данлыклаган дерелдәвекле балык... Совет чоры табыны турында Яңа ел алды хатирәләрен кем белән барлау яхшырак икән? Әлбәттә инде, Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән. Аның «архивында» мондый хатирәләр байтак.