Төбәк әйдәманнары: Габделвәли Яушев
XIX йөз ахыры – ХХ гасыр башында татарлар арасында гражданлык җәмгыятенең нигезләре формалаша. Гомумән, бу иҗтимагый алгарыш чорында җәмгыятьтә күзәтелгән яңарыш фидакарь затларның тырышлыгына бәйле булып чыга. Мондый шәхесләрне ике зур төркемгә бүлергә мөмкин. Бер яктан, алгарышның идеологлары һәм гыйлем таратучылары булган муллалар һәм зыялылар, икенче яктан,
европалашуны финанс ягыннан тәэмин итүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр.