«Cәфәр чыксам ерак юлга..!»*
Яшел биплан, калтыранып-калтыранып ала да, Тәмте
өстенә күтәрелеп, җәйрәп яткан кыр-болыннар,
бормалы юллар, киң Идел өстеннән һавада юл ала.
Яулыклы әбиләр идәндәге җиләк-җимеш, яшелчә
тутырылган кәрзиннәрен кысыбрак тота. Ир-атлар
сырага бәяләр турында гәпләшеп ала. Кулларында –
каен себеркесенең очы күренеп торган портфель…