Утыр әле яннарыма, ял булыр җаннарыма...
Башта биредә обком дачалары булган. Бу аңлашыла да – урыны бик күркәм бит – урман, күл, саф һава, шәһәргә якын... Әмма узган гасырның 50 нче елларында язучы Гомәр Бәширов, Мәскәү янындагы Переделкинода каләмдәшләре янында булып кайтканнан соң, татар әдипләре өчен дә Казан янында шундый иҗат итү урыны булдыру идеясе белән яна башлый. Һәм менә 1953 елда «Аккош күле» иҗат йорты төзү турында карар кабул ителә. Өлкә комитеты моның өчен ике гектар җир бүлә, СССР Әдәби фонды биргән 400 мең сум акчага Финляндиядән үк дүрт йорт кайтартылып җыела. Аннары йортлар тагын да ишәя. Иң беренче булып Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов әлеге ведомство дачаларын башта бер сезонга арендалый, аннары тагын бер сезонга, аннан соң янә бер елга... Тиздән арендачылар «Татар Переделкиносы»нда тамыр җибәрә. Бистә тарихында аларның һәркайсы хакында риваятьләр саклана, алар буыннан буынга тапшырылып килә. Бүгенге буын биредә музей булдыру турында хыяллана – анда бистәдәге татар язучыларының һәркайсы хакындагы уникаль тарих үз урынын табар иде. Әлегә андый музей юк, шунлыктан безгә бу кызыклы хәлләрне Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин сөйли. Ул аларның барысын да әле кичә генә булгандай яхшы хәтерли...