Китап ауларга чыгам
Ни кызганыч, шәп кенә китаплар киштәмдә үз урынын таба
алмады. Бенуа һәм Хаггардның маҗаралы романнары,
Желязны һәм Фостерның фантастик әсәрләре, Гюгоның
тарихи драмасы һәм Мопассан новеллалары... Аларны
берәр юньлерәк нәрсәгә алыштырырга өмет итеп,
мин буккроссинг зоналарына юл тотам.