Яңа юллар: тигез, чыдам һәм тиз
Яңа юллар картасы, мөгаен, соңгы вакытта карыйсы, өйрәнәсе килгән иң күңелле карталарның берседер. Иске юллар белән яңа үрләр яулап булмый. Төзелеп килә торган Казан–Мәскәү зур тизлекле магистрале, аның Екатеринбургка кадәрге дәвамы, бүген республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган башка киң колачлы һәм бигүк юлга карамаган яңа төзелешләр чыннан да татарстанлылар өчен офыкларны киңәйтә.
Эш монда заманча юлларның бөтенләй башка тизлек, уңайлылык тудыруында гына да түгел. Кайсы гына заманны алсак та, юлларның торышы икътисадның үсеш дәрәҗәсен билгеләвен, үсеш катализаторы
булуын, инвестицияләрне, икътисадның алгарышын тәэмин итүен күрәбез. «Татарстан» журналы үзенең октябрь санында укучыларына бүгенге көндә юл төзүчеләр тарафыннан тормышка ашырыла торган төп проектлар, алар китерәчәк файда, перспективалар турында сөйләргә булды.