Туполевлар гаиләсе тарихы
Казан авиациясе танылган авиаконструктор Андрей Туполев исеме белән дә шактый тыгыз бәйләнгән. Һәм гаиләсе белән дә. Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм алты Дәүләт премиясе лауреаты,
инженер гаскәрләре генерал-полковнигы, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Казан авиация заводына бик еш килеп йөргән, «Казан командировкалары» икешәр-өчәр айга сузылган, кайчагында күңелсезләнмәс өчен, кызы Юляны да үзе белән ала торган булган. Шуңа күрә Туполевлар шәһәребезне аеруча ярата, бу гаиләнең Казанга мәхәббәте әле дә сүрелми.