«Кыңгыраулы мәктәп еллары…»*
– 1976 елда, армия сафларына чакырылыр алдыннан,
медицина тикшерүе узу өчен төрле белгечләргә
күренергә кирәк иде. Мәҗбүри тикшерүләр арасында,
әлбәттә, стоматология кабинеты аша да узасы бар, –
дип сөйли Әсгать Сафиуллин.–Авызымны ачуга,
стоматологның соравын ишеттем: «Кайсы мәктәптә
укыдың? Бишенче? Ә-әә-ә, аңлашылды...»