Константин Карповның «аеруча мөһим» эшләре
Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, әлеге буын кешеләре алга атлаган, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, самолётлар җыйган, сугыштан соңгы хәрабәләрне, җимереклекләрне күтәргән.
«Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, сезне әлеге фидакарь буынның маҗаралар тулы тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итә.